Рөстәм Миңнеханов — Ашхабадта/ Рустам Минниханов прибыл в Ашхабад

clipboard65Татарстан Президентының Төрекмәнстанга ике көнлек сәфәре минутларына кадәр исәпкә алып планлаштырылган.

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш буенча кыска вакытлы сәфәр белән Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадка килеп җитте.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Сапармурат Төрекмәнбаши исемендәге аэропортта аны РФның шушы илдәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Александр Блохин һәм Төрекмәнстанның Спорт буенча дәүләт комитеты рәисе Тойли Камеков каршы алган.

Татарстан лидерының Төрекмәнстанга ике көнлек сәфәре минутларына кадәр исәпкә алып планлаштырылган. Кичә Рөстәм Миңнеханов Милли-мәдәни үзәкнең Мукамнар сараенда Татарстан көннәре башлану тантанасында катнашкан, анда Татарстан сәнгать осталары концерты булган.

11 октябрь иртәсендә Татарстан һәм Төрекмәнстан Президентлары – Рөстәм Миңнеханов белән Гурбангулы Бердымөхәммәдов очраша. “Огузхан” сарайлар комплексында булачак очрашуда Татарстан белән Төрекмәнстан хөкүмәтләренең сәүдә-икътисад, фән-техника, мәдәният-гуманитар өлкәләр, башка юнәлешләрдә хезмәттәшлеген арттыру мәсьәләләрендә сөйләшүләр алып барылыр дип көтелә. Аннары ТР Президенты Сәүдә-икътисад палатасында илнең икътисади казанышлары күргәзмәсен ачуда катнаша. Ул Төрекмәнстанның бәйсезлегенә 25 ел тулуга багышлап оештырылган.

Россиянең Ашхабадтагы илчелелегенең яңа бинасында Татарстан Президенты җитәкчелегендәге республика делегациясе РФның Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе белән очраша.

Көннең икенче яртысында Ашхабадның “Йылдыз” кунакханәсе биләмәләрендә Төрекмәнстан-Татарстан форумы эшли башлый. Рәсми өлештән тыш, Төрекмәнстанның эшлекле даирәләре белән очрашулар уздыру күздә тотыла. Биредә сөйләшүләрнең төп темасы алга таба хезмәттәшлекне үстерү тирәсендә барачак.

«Татар-информ».

* * *

Двухдневная программа рабочего визита Президента РТ в Туркменистан расписана буквально по минутам.

Вчера Президент Татарстана Рустам Минниханов прибыл с краткосрочным рабочим визитом в столицу Туркменистана Ашхабад.

Как сообщает пресс-служба Президента РТ, в аэропорту имени Сапармурата Туркменбаши его встречали Чрезвычайный и Полномочный Посол РФ в этой стране Александр Блохин и председатель Государственного комитета Туркменистана по спорту Тойли Камеков.

Программа двухдневного визита лидера республики расписана буквально по минутам. Вчера он принял участие в открытии Дней Татарстана. Они начались концертом мастеров искусств РТ во Дворце мукамов (музыки) Национально-культурного центра.

На утро 11 октября запланирована встреча Рустама Минниханова с Президентом Туркменистана Гурбангулы Бердымухамедовым. Она состоится в дворцовом комплексе «Огузхан» и будет посвящена вопросам расширения сотрудничества между правительствами Татарстана и Туркменистана в торгово-экономической, научно-технической, культурно-гуманитарной и иных областях.

Чуть позже в здании Торгово-экономической палаты Президент РТ примет участие в открытии посвященной 25-летию независимости Туркменистана выставки экономических достижений страны.

В новом здании посольства России в Ашхабаде делегация Татарстана во главе с Президентом республики встретится с Чрезвычайным и Полномочным Послом РФ в Туркменистане.

Во второй половине дня на территории ашхабадской гостиницы «Йылдыз» начнет свою работу Туркменистано-Татарстанский форум. Кроме официальной части запланирован ряд встреч с представителями деловых кругов Туркменистана. Ключевой темой станет развитие дальнейшего сотрудничества.

«Татар-информ».

Просмотров: 1116

Комментирование запрещено