Җиңү паркында милли китап бәйрәме

%d1%81%d0%b5%d0%b7%d0%be%d0%bd%d1%8b1Новокуйбышевскиның Җи­ңү паркында тугызынчы мәртәбә «Милли сезоннар» китапханәләр фестивале үт­кәрелде. Быел ул беренче мәртәбә “Шәһәр парклары” оеш­масы белән берлектә узганлыктан, тагын да матур бизәкләр белән баетылды.

Бу фестивальнең төп темасы милли мәдәният, туган тел булса, төп герое — китап. Ул, үзенә күрә, өлкә китапханәчеләренең казанышлары күргәзмәсе дә булып хезмәт итә.

Фестиваль Җиңү паркында агачлар утыртудан башланып китте. Өлкәбездә яшәүче һәр милләт үз рәтенә агачлар утыртып, рәт башын билгеләп куйды.

Шул ук вакытта рус, белорус, чуваш, мордва, еврей, татар, башкорт, азәрбайҗан, казах һәм башка милләт халыкларының мәйданчыкларында милли аш күргәзмәләре, интерактив уеннар, халык иҗаты күргәзмәләре ачылып китте. 
Һәр милләт бәйрәмгә яхшылап әзерләнеп, мул итеп милли ризыклар пешереп килгән. Кунаклар итле пылау, бавырсак, бишбармак, кыстыбыйдан авыз иттеләр, тәмле чәйләр эчтеләр. Камышлы район китапханәсе хезмәткәрләре Гөлфия Хәкимова һәм Сиренә Әһлиуллина җентекләп сайлап алынган китаплардан күргәзмә оештырганнар иде. Анда татар телендәге матур әдәбият, аш-су серләре, “Сөембикә” журналының яңа басмалары белән дә танышырга мөмкин иде.

Парк сәхнәсендә көнозын һәвәскәр артистлар, китапханә хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт барды. Анда ялкынлы “Лезгинка”ны, салмак “Башкорт кызлары” биюен, дәртле белорус такмак­ларын моңлы татар җырлары алыштырып торды. Камышлы районы китапханәчеләре дә югалып калмады. Бигрәк тә Яңа Ярмәк авылы китапханәчесе Алеся Хаматшина “Әниемә” дип аталган җыры белән куандырды. Ә Гөлфия белән Сиренә теләгән кешегә татар милли киемнәре кидереп, Камышлы бавырсаклары, урамалары һәм кыстыбыйлары белән сыйладылар. Кунаклар татар ашларын мактап-мактап ашадылар.

Бу көнне Новокуйбышевск Җиңү паркының төрле почмакларында төрле телләрдә сөйләштеләр, җырлаштылар, кунакка йөрештеләр, зур плакатка һәркем үз телендә сәламләү язып, кул куйды, сувенирлар сатып алды. Ә өеннән үзенең милли киемен киеп килгән кешеләргә бүләкләр дә тапшырылды.

Римма ГАЛИМУЛЛИНА, Зөлфия ЯРУЛЛИНА.

Камышлы авылы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1199

Комментирование запрещено