Көзге чаралар / Картаерга ашыкмагыз әле…

127wnkcvkjsШушы көннәрдә Яңа Ярмәктә яшәүче балалар белән көзге табигатьне күзәтергә сәяхәткә чыктык, авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган кичә һәм «Көз сылуы» бәйрәме үткәрдек.

Аеруча матур һәм мул булды быелгы көз. Кояшлы, җылы көннәрнең берсендә авыл балалары белән табигатьне күзәтергә сәяхәткә чыктык. Яң­гыр­лар­дан соң үсеп чык­кан төр­ле-төр­ле гөм­бә­ләр, ми­не күр­мә­сә­ләр ярар иде, ди­гән­дәй, яф­рак ас­ты­на кач­кан­нар. Яңа гы­на явып үт­кән яң­гыр­дан соң там­чы­лар бө­тен җир­гә саф­лык өс­тәп, са­ран гы­на як­тырт­кан ко­яш ну­рын­да җе­мел­ди­ләр… Агач­лар да, төр­ле­дән-төр­ле күл­мәк­лә­рен ки­гән­нәр дә, бәй­рәм­гә әзер­лән­гән ши­кел­ле, те­зе­ле­шеп то­ра­лар. Ара­да иң ма­ту­ры – ак, төз кәү­сә­ле сап-са­ры яф­рак­лы ка­ен кы­зы. Аның янә­шә­сен­дә – ка­ра­су кыз­гылт яф­рак­лы го­рур имән еге­те. Ту­лы­шып пеш­кән кып -кы­зыл тәл­гәш­ле ми­ләш, ба­лан ку­ак­ла­ры ку­нак кыз­ла­рын хә­тер­лә­тә­ләр… Ямь-яшел на­рат­лар­га, чыр­шы­лар­га гы­на көз ка­гыл­ма­ган. Алар бер­ни бул­ма­ган­дай, та­гын да куп­шы­ла­нып, гамь­сез ге­нә уты­ра­лар. Көзге табигатьнең матурлыгыннан күңелгә рәхәт…

Балалар бу көнне рәхәтләнеп уйнадылар, төрле төсле матур яфраклар җыйдылар.

127wnkcvkjs- Безнең кадерле әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз! Сез — бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган хөрмәтле кешеләребез.

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз,
Сәлам сезгә безнең буыннан.
Бар дөньяны бүләк итәр идек,
Әгәр килсә безнең кулыбыздан.
Үтә гомер аккан сулар кебек,
Ә күңел һич туймый яшьлектән.
Йөзләрегез инде картайса да,
Ник күңелләр болай яшь икән? — дип башлап җибәрдек Өлкәннәр көненә багышланган кичәбезне.

Авыл клубында узган бәйрәмебез бик тә күңелле үтте. Иң элек Мөдәрис абый белән Гадилә апа Хуҗиевларны юбилейлары белән тәбрикләдек. Гаилә башлыгына 80 яшь тулса, аның хәләл җефетенә — 75. Авыл үзешчәннәре, мәктәп укучылары шушы юбилярларыбызга һәм, гомумән, өлкәннәргә багышлап бик күп матур җырлар башкардылар, шигырьләр укыдылар. Олылар моңлы халык көйләрен бигрәк тә яратып тыңладылар. Соңыннан бәйрәмебез сый-хөрмәт тулы өстәл тирәли дәвам итте. Биредә догалар да укылды.

Бәйрәм табынына авылдашларыбыз бик күп күчтәнәчләр дә алып килгән иделәр, Аллаһының мең рәхмәте яусын үзләренә. Гомер буе бер авылда яшәп, бергә эшләгән өлкәннәрне очраштыру, аларга мәрхәмәтлелек күрсәтү традициясе киләчәктә дә югалмасын иде.

Апалар-абыйлар, әбиләр-бабайлар һәм укучы балалар барсы да тәмле чәйләр эчеп, бәйрәмнән ләззәт алып, рәхмәтләрен җиткереп таралыштылар. Барсына да хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, дөньяларыбызның тыныч булуын теләп, киләсе очрашуларга кадәр хушлаштык.

wbzvdqtnvom2 октябрьдә клубта «Көз сылуы» бәйрәменә җыелдык. Елның сихри фасылында көн белән төн тигезләшкән мәлдә үткәрелгән әлеге чарабызда мәктәп укучылары бик актив катнашты.

oe2gzwiont0Розалия ГАФУРОВА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

Камышлы районы.

samtatnews.ru

* * *

1 октябрьдә Яңа Ярмәк авылы клубында да авыл үзешчәннәре концерт куй­дылар.

Чарага ак яулыклы әбиләр, апалар, түбәтәй кигән бабайлар килгән иде. Клуб мөдире Рузалия Гафурова кунакларны Өлкәннәр көне белән котлап, үзенең иң яхшы теләкләрен җиткерде.

- Кадерле әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз! Картаер­га ашыкмагыз, сез яшь буынга бик кирәк. Без сезнең ки­ңәш­ләрегезгә, догаларыгызга мохтаҗ, — диде ул. Аның бу сүзләренә кушылып Гөлсинур Гафурова “Картаямыни соң йөрәк” дигән җыр башкарды.  

Чарада Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар да, Бөек Җиңүне якынайту өчен үз-үзләрен аямыйча колхозда эшләгән, төннәр буе фронтка җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләгән әниләр, әбиләр дә искә алынды. Соңгыларына багышлап Алисә Хаматшина “Әниемә” җырын җырлаганда, күпләрнең күзләре яшьләнде.

Күптән түгел генә юбилейларын билгеләп үткән Хуҗиевлар гаиләсе дә игътибарсыз калмады. Гадилә апага – 75, ә Мөдәррис абыйга 80 яшь тулып узды. Аларны сәхнәгә чакырып котладылар (рәсемдә), ә Кәүсәр Фәйзуллина юбилярларга “Пар канатлар” җырын бүләк итте.

gfcjemxnooyКонцерт җыр-биюләр белән дәвам итте. Соңыннан мул өстәлләр артына утырып, милли ризыклардан авыз иттеләр, догалар укыдылар. Әбиләр-бабайлар, апалар чарадан бик канәгать булып өйләренә таралаштылар.

 

Рузалия ГАФУРОВА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1407

Комментирование запрещено