Балаларны корбан ите белән сыйладылар

iОктябрьнең алтынга төренгән көзге иртәсе. Самарның Җәмигъ мәсҗиде йорты оҗмах бакчасына ошап, аллы-гөлле киенгән, яулыклар бәйләгән кызлар, кәләпүшле малайлар белән тулы иде. Күз явын алырлык куренеш. Бу бәләкәчләребезгә милли киемнәребез килешә генә түгел, аларның йөзләрен яктыртып, ачып җибәргән, мөлаемлык өстәгән. Үзләре менә иттереп ана телебездә аралашып, чын дусларча күңелле сөйләшәләр.

Бу бәйрәмне мөселман балалары өчен Самар мөселманнарының Диния нәзарәте оештырды. Ә «Яктылык» мәктәбе коллективы һәм укучылары бу хәерле эштә булышып, күп көчләрен куйдыпар. Биредә «Яктылык», Тольятти шәһәре, Иске Ярмәк авылы мәктәпләреннән балалар үзләренең укытучылары һәм әти-әниләре белән килгәннәр иде.

Танышып-сөйләшеп киткәч, монда әле алты яшьтән да кечерәк нәни милләттәшләребез барлыгы беленде. Аларның ата-аналары бәйрәм турында ишеткәч, балаларын, динебез Исламны, гореф-гадәтләребезне белеп үссеннәр дип, Аллаһы йортына алып килгәннәр.

%d0%b4%d0%b5%d1%82%d0%b8 Мәсҗид йортында нарасыйларны Курчак театрыннан зур «Әтәч» каршы алып, аларның күңелен ачып, кулларына шарлар тоттырды. Бәйрәмчә бизәлгән мәсҗид ашханәсендә тантана дәвам итте.

Шыгрым тулы балалар, ата-аналар. Барысының да йөзләрендә — елмаю, шатлык, дуслык хисләре.

Чараны өлкәбез мөфтие Талип хәзрәт Яруллин ачып җибәрде. Ул барысын да изге Корбан ае белән тәбрикләде. Мөфти малайлар-кызларга Аллаһы Тәгалә, Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи үә сәләм, Корбан ае, Һижри буенча Яңа ел турында сөйләде. «Фәрештәләр — кемнәр алар?» дигән темага әңгәмә дә корылды. Нарасыйларның бик күп дөрес җавал кайтарулары олыларның күңелләренә шатлык өстәде.

Ап-ак күлмәкләр кигән, ак яулыклар бәйләгән «Яктылык» мәктәбенең укыту­чылары һәм укучылары «фәрештәләр» ролен дә, башка рольләрне дә оста башкардылар. Бәйрәмне дә алар алып бардылар.

Бөтен мәктәп коллективына зур рәхмәт әйтәсе килә. Ул үткәргән викторинада малайлар-кызлар төпле белем күрсәттеләр. «Эшне нинди сүзләр белән башларга кирәк?», «Нәрсә ул — намаз?»,   «Тәһарәт  ала беләсезме?», «Бәхет — нәрсә ул?» — балалар өчен катлаулы саналган шушы сорауларга алар дөрес, акыллы җаваллар кайтардылар.

Балаларга кунакка Курчак театры килеп, үзенең «Куыш» дигән спектаклен күрсәтте. Ул татар телендә куелып, көчле алкышларга күмелде.

Дуслык, ярдәмчеллек турында нәфис фильм да күрсәтелде. Кызыклы, тирән эчтәлекле уеннар да оештырылган иде. Мәсәлән, «Кем җиңәр — безме, шайтанмы?» дип исемләнгән аркан тартышу. Дөнйаны су баскач, көймәгә дога белгән генә балаларны утырталар, йәгез, кайсыгыз нин­ди догалар белә?» дигән биремгә дәррәү кул күтәрделәр.

Уйнап туйгач, тамакны ялгап алырга да шәп булды. Сый-хөрмәт белән тулы өстәлләр эзерләнгән иде.

Мөфти Талип хәзрәт Яруллин Корьән сүрәләрен яңгыраткач, балалардан да укытты. Нарасыйларның моңлы тавышлары күзләрне яшьләндерде.

Корбан итеннән пешерелгән аш, тәмледән-тәмле ризыклар да балаларга хуш килде. Аларга шулай ук, гарәп телен өйрәнер өчен, «Тере әлифба» китаплары бүләк ителде.

Дога укып, «Амин» әйткәч, ата-аналар бәйрәмне оештыручыларга, табынны әзерләүчеләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр. Афәрин, бәйрәмебез матур, бай эчтәлекле, күңелле булды.

Мәсҗид йорты менә шулай балалар белән гөрләп торганда, динебезгә дә, телебезгә дә, илебезгә дә куркыныч янамас. Бу нарасыйлар тиздән намазчылар сафын ишәйтерләр, Аллаһы теләсә.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1529

Комментирование запрещено