Кырым сәхнәсендә — “Ярмәк вагы”

%d0%bd%d0%b0%d0%b8%d0%bb%d1%8c-%d0%b0%d0%b1%d1%8b%d0%b9Россия күләмендә оеш­тырыла торган “Түгәрәк уен” татар фольклоры фес­ти­­вале быел Кырым Рес­пуб­ликасының Бахчаса­рай районында узды. Ис­ке Ярмәк авылының “Ак ка­ен” халык фольклор ансамбле дә бу чарадан читтә кала алмады.

Быелгы фестиваль диңгез ярында үтүе белән генә түгел, программасы белән дә аерылып торды. Элек коллективлар үз йолаларын, җырларын, уеннарын күрсәтеп, көч сынашкан булса, быел аның  бәйге өлеше булмады. Фестиваль туганнар җыены, зур бәйрәм рәвешендә узды.

Кырымлылар безне бик җылы кабул иттеләр. Килеп җитүгә үк Бахчасарай шәһәренең “Бригантина” балалар лагерында урнаштырдылар, фестивальнең программасы белән таныштырдылар.

“Түгәрәк уен” фестивалендә беренче катнашуыбыз гына түгел, шуңа да башка төбәк­ләрдән килгән коллектив­ларның күбесе белән таныш без. Алар белән якын туганнардай күрештек, фестивальга нинди яңа номерлар алып килүләре белән кызыксындык.

Ә менә кабул итүче як – кырым татарлары “Түгәрәк уен”да икенче тапкыр гына катнашалар, алар безне нәрсә белән гаҗәпләндерер икән дип, барыбыз да хуҗаларның чыгышларын көттек. Кырымда яшәүче милләттәшләребез, чынлап та, сынатмады. Фести­вальнең  тантаналы ачылышында алар бик матур  “Туй йоласы” күренешен тәкъдим иттеләр. Без аны бик кызыксынып карадык, үзебезнең йолалар белән чагыштырдык. Идел буе татарларында элек кызны кияүгә биргәндә әти-әнисе аның ризалыгын сорап тормаган, балаларын хәллерәк кешегә тормышка биреп, аны бәхетле итәргә тырышкан. Ә менә Кырым татарларында кыз үз язмышын үзе хәл иткән. Кәләшнең кулларына хна белән матур  бизәкләр төшерү йоласы да безгә ят күренеш.

Кырым артистлары кызның туган йорты белән саубуллашу кичен аеруча матур бизәкләр белән тасвирладылар. Кәләш булачак иренең туганнарына әзерләгән “докузлама», ягъни көмеш җепләр белән үзе чиккән тугыз бүләкне иптәш кызларына күрсәтте, ә алар җырлары белән әти-әнисе яныннан китәсе килмәгән кызның кәефен күтәрергә тырыштылар. Бу искиткеч күренештән калган хисләрдән айнып та өлгермәдек, алып баручылар барыбызны да “Кичке уен”га чакырды.

Монда инде Россиянең төрле төбәкләреннән кил­гән үзешчән коллективлар үз­лә­ренең осталыкларын күр­сәтте. Мәйдан кичке сә­гать унбергә кадәр “ду” килде! Гармунчылар күңелләрне өз­дерер­дәй моңлы көйләр сузды, аларга җырчылар кушылдылар. Әле анда, әле монда: “Шома баса!” дигән тавышлар ишетелә. Бу инде биючеләрне дәртләндерүчеләр.

Икенче көнне үзешчән коллективлар төркемнәргә бү­ленеп, Кырымның берничә районына концерт куярга киттек. Без, “Ак каен” ансамбле, Удмуртиянең “Асылъяр” балалар фольклор коллективы һәм  Кировтан килгән “Кояш” ансамбле Плодовое авылында концерт куйдык. 

Татар артистларын кырымлылар кайнар алкышларга кү­меп каршы алды. Ә соңын­нан: “Безгә ешрак килегез”, — дип кул болгап озатып калдылар.

Ә 24 сентябрьдә Симфе­ропольдәге Кырым Респуб­ликасының  музыкаль театрында  “Түгәрәк уен” татар фольк­лоры фестиваленең гала-кон­церты үтте. Анда безнең “Ак каен” ансамбле “Кичке уен” кү­ренешен тәкъдим итте һәм атак­лы “Ярмәк вагы”н биеде.

“Түгәрәк уен” фестивале баш­ка төбәкләрдә яшәүче мил­ләт­тәшләребез, аларның мә­дәнияте белән якыннан таны­шырга, үзебезнең як фольк­ло­рын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Наил ГАЛИМУЛЛИН,

Мәдәният йорты җитәкчесе.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Җырдан җир яшәрмәсә дә, күңел яшәрер

Просмотров: 1433

Комментирование запрещено