18 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Самарның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараенда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Беренче мәхәббәт» дип аталган спектакль-комедия куячак.
Беренче мәхәббәт — ул һәркемгә дә таныш, сихри, серле хис. Үз гомерендә һәр кеше татлы-газаплы тәүге сөю утларында яна.
Спектакль каһарманнары да әлеге ләззәтле сөюдән читтә калмый. Бер-берсен өзелеп сөйгән егет белән кыз кавышырга ниятлиләр. Шул уңайдан әти-әниләрен очраштырырга уйлыйлар. Ләкин шулчак көтелмәгән хәл килеп чыга: кызның әнисе егетнең әтисенең беренче мәхәббәте икән ләбаса! Нәтиҗәдә вакыйгалар куера, кискен борылыш ала. Бу хәлләргә кисәк пәйда булган серле зат — мәхәббәт илчесе генә тыныч карый. Чөнки ул язмыштан узмыш юклыгын, һәркемгә дә мәхәббәт күкләрдә язылганын яхшы белә…
Спектакльгә рәхим итегез, дуслар!
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш администраторы Зөлфия Фәрьгат кызы БАШАРОВА.
Просмотров: 1568