Моңланмый баяннар, тальяннар.
Агылмый авылым өстендә
Гашыйклар җырлаган көй-моңнар.
Бар иде бит шундый чаклар да,
Халкым алып моңлы тальянын,
Җыелышып елга буена,
Карый иде бозлар акканын.
Печән өсте җитсә, бар халык
Шаулап-гөрләп кырга таралып,
Эштән арып ялга туктаганда
Гармун уйный иде моңланып.
Чибәр кызлар кушылып гармунга,
Матур-матур көйләр сузалар.
Уен-көлке, җыр һәм бию белән
Авыр эшләр җиңел узалар.
Кайда соң сез, кайда шул чаклар,
Боз өстендә янган учаклар.
Аулак өйләр, кичке уеннар,
Кайда соң сез, кайда шул чаклар?
Нигә болай дөнья үзгәрде,
Халкым хәзер нигә җырламый?
Шундый матур, рәхәт заманада
Үтми аның көне зарланмый.
Зарланулардан соң ни файда?
Яшәмибез ачлык заманда.
Өстәлебез тулы сый-хөрмәт,
Тик күңелләр безнең җәрәхәт.
Тормыш матур, аяз күгебез,
Җырлап күңелләрне күтәрик.
Җырлы халык мәңге яши, диләр,
Җырлар җырлап гомер үткәрик.
Гөлсинур Шәйхеразый кызы ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.
Яңа Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 1599
Дерес мең кабат! Зарланмыйк!
Җырлап күңел ачыйк!