Камышлы районының Балыклы авылы халкы 30 сентябрьдә үк Олылар көненә багышланган бәйрәм тамашасын карады.
Чара авыл Мәдәният йортында узды. Бәйрәм программасын Балыклы мәктәбе филиалы укучылары ачып җибәрделәр. Аннан сүз авыл имамы Ринат хәзрәт Хәлимовка бирелде. Җылы теләкләрдән соң концерт башланды. Алып баручылар Дарина Йосыпова һәм Ләйсән Усманова матур шигырь юллары белән җыр-биюләрне, шаян күренешләрне бәйләп бардылар.
Җирле идарә башлыгы Рәсил Йосыпов, мәктәп филиалы мөдире Тәүхидә Абсаттарова, социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Резеда Шәрәфетдинова һәм авылыбызның хөрмәтле аксакалы Хәйбулла ага Нигъмәтуллин тәбрикләүләрен, йөрәк түреннән чыккан теләкләрен авылдашларга, өлкәннәргә җиткерделәр. Бәйрәм кунагы Рәшидә апа Вафина тальян гармунында уйнап тамашачыларны моңландырды да, “Балыклы вагы”на биетте дә. Апа-абыйлар рәхәтләнеп ял итеп, авылыбыз һәвәскәрләре катнашындагы ике сәгатьлек концерттан ләззәтләнеп, рухи байлык алып, өйләренә таралыштылар.
Линар АБСАТТАРОВ,
Балыклы авылы Мәдәният йорты җитәкчесе.
Камышлы районы.
Просмотров: 1318