
Табынны әзерләүче социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре җитәкчеләре Фәһимә ЗАРИПОВА (уртада утыручы) белән.
Похвистнево районының Гали авылында да Өлкәннәр көнен ел саен зурлап, истә калырлык итеп оештыралар.
Менә быел да олы яшьтәге авылдашларыбызны мәдрәсә бинасына кунакка чакырдылар.
Чара авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаевның тәбрикләү сүзләре белән башланып китте. Ул 40 ел халык сәламәтлеге сагында торган Зәйтүнә Кәлимуллинага һәм социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Фәһимә Зариповага “Куйбышев — запас башкала” медальләрен тапшырды, “Безнең йорт” бәйгесе җиңүчеләре Халисә Сәгъдиева, Суфия Баһаутдинова, Җәмилә Гарифуллина һәм Флюра Йосыпованы Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Районнан килгән мәртәбәле кунаклар да олыларны өлкәннәр көне белән тәбрикләделәр.

Табынны әзерләүче социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре җитәкчеләре Фәһимә ЗАРИПОВА (уртада утыручы) белән.
110 кешелек табын Гали авылы эшмәкәре Наил Баһаутдиновның матди ярдәме белән оештырылган иде. Чара ахырында әбиләр, апалар Наилгә һәм аның гаиләсенә, җирлек башлыгы Идрис Хәмит улына, табынны әзерләүче социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләренә рәхмәтләр укып, дога кылдылар.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1328