Быел Иске Ярмәк авылының мәчете каршындагы аш-су бинасында алты Корбан мәҗлесе уза. Әлеге чараларга ирләр, хатын-кызлар, мәктәп укучылары, укытучылар, авыл администрациясе һәм төрле оешмаларның хезмәткәрләре, хәтта балалар бакчасы нәниләренә кадәр төркем-төркем булып чакырылалар. Гадәткә кергән шушы табыннар — кешеләрне җыеп сыйлау гына түгел, ул көчле тәрбия рәвеше дә, билгеле.
Үткән ял көннәрендә 93 ир-ат һәм 101 хатын-кыз өчен Корбан мәҗлесләре узды инде. Мин ике көн рәттән шушы чараларда катнаштым, биредә үземне оҗмахта булгандай хис иттем, бик күп еллар күрешмәгән авылдашларымны да очраттым. Апа-абыйлар да бер-берсе белән күрешеп, рәхәтләнеп аралаштылар. Табыннарга башка авыллардан килүче кунаклар да байтак иде.
Мәчеткә быел 13 сарык чалып китергәннәр, 30 килограмм корбан ите тапшырганнар. Шулай ук ярмәклеләр мәҗлесләргә азык-төлекләр дә — катык, сөт, йомырка, ипи, токмач, җимешләр, камыр ашлары - алып килгәннәр. Шунысы шатлыклы, быел Фәнис һәм Резедә Кәлимуллиннар Иске Ярмәк авылына нигез салучы Ярмөхәммәт бабай рухына кырбан чалдырганнар. Камышлыдан да ике сарык чалып, нәзер корбаннары һәм карбызлар китерүчеләр булган. Бирегә тапшырылган корбан ите ел буена мәҗлесләр үткәрергә дә җитәчәк икән.
Өстәлдә нинди генә ризык юк иде! Рәхмәт яусын иганәчеләргә һәм табыннарны әзерләүче уңган пешекче апаларыбызга. Өлкәбездә 35 татар авылы булса да, мондый масштаблы чаралар Иске Ярмәктә генә уздырыладыр шул!
Мәҗлесләр югары дәрәҗәдә, күтәренке рухта үтте. Сый-нигъмәт тулы өстәлләр тирәсендә Аллаһының аятьләре укылып, күп изге теләкләр теләнде, Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим тарафыннан авыл тарихы, мәчет эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләнде. Аның сүзләренә караганда, шушы көннәрдә дин әһелләре Иске Ярмәктән читтәрәк урнашкан зиярәтләргә дә (Сидяково авылы янына, Урта имәнлеккә, Юкәле тауга) барып, догалар укып кайтачаклар, һәр елны юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарда “Ясин” сүрәсен укыячаклар.
Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.
Автор фотосурәтләре һәм видеоязмалары.
Иске Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 1749