Ул аш-суны күңел биреп пешерә

Халидә ханым Мусатова.

Халидә ханым Мусатова.

20 октябрь – Халыкара пешекчеләр көне

Кайбер укучы балалар мәктәп ашханәсендә пеше­релгән ризыкларны яратып бетерми, әти-әниләренә: “Ан­да тәмсез пешерәләр”, — дип өйдән бутерброд алып килергә тырышалар. Ә менә Самараның 90 санлы мәк­тәбендә укучы 850 баланың барысы да ашханәдә туклана. Иртән-иртүк коридорда тәмле ис таралуга башлангыч сый­ныф укучылары: “Бүген нәрсә белән сыйларлар икән”, — дип ашханә янындагы диварга эленгән меню янына җыела.

- Аш тәме ризык­ сыйфатыннан да, пешекченең югары разрядыннан да түгел. Эшкә күңел биреп эшләмәсәң, бер нәрсә дә килеп чыкмый. Без монда үз балаларыбызга пешергән кебек пешерергә тырышабыз, — дип кухня серләре белән уртак­лаша мәктәп ашханәсенең пешекчеләр бригадиры Халидә ханым Мусатова.

Аның бу мәктәптә пешек­челәр бригадиры булып эшли башлавына быел 32 ел тулган инде. Юныс һәм Һәҗәр Салькиннарның төпчек кызлары Халидә кечкенәдән эшчән, акыллы бала булып үсә. 10 сыйныфны тәмамалагач, Куйбышевның (бүгенге Самара) 10 санлы һөнәр училищесында пешекче һөнәрен үзләштерә.

- Миңа бу һөнәрне сайларга әтием киңәш итте. Ә үзем балалар бакчасында тәрбияче булып эшләргә хыяллана идем. Әмма ул: “Кызым, әниең кебек тәмле пешерәсең, кулың килеп тора, пешекчелеккә бар”, — диде. Әтием сүзенә колак салдым һәм моңа бер дә үкенмим, — дип сөйли Халидә апа.

Бүген аның кул астында алты кеше: икешәр пешекче, савыт юучы һәм официант эшлиләр. Иртән мәктәпкә иң беренче булып алар килә. Бәрәңге әрчисе, аш куясы бар. Озын тәнәфестә ашарга кергән укучыларны, укытучыларны ашатып, савыт-сабаны юып өлгер генә. Әле буфет та бар бит. Анда шушы тырыш апалар пешергән төрледән-төрле күмәч, сумса, балалар яраткан пицца саталар.

- “Татар кухнясы” көннәре дә оештыргалыйбыз. Өчпоч­мак, вак бәлеш, итле катлама кебек милли ризыкларыбызны укучылар да, укытучылар да бик яратып ашыйлар, — дип сөйли милләттәшебез.

Мәктәп директоры Лидия Точилина да аның сүзләре белән килешә. Җитәкче пешекченең эшчәнлегенә югары бәя бирә.

- Халидә Юныс кызы складтагы, ашханәдәге чисталык өчен дә җаваплы һәм ул үзенең вазифаларын җиренә җиткереп үти. Шуңа да, ашханәне нинди генә идарә органнары тикшермәсен, бер генә җитди искәрмә ясалганы булмады. Пешекчеләребез ризыкны рационның балансын сак­лап, төрләндереп пешерергә тырышалар. Ассортимент балаларны да, әти-әниләрне дә канәгатьләндерә, — дип сөйли ул.

Укучы балалар да Халидә апаларын яраталар. “Ул һәр­вакыт елмаеп, безне якты йөз белән каршы ала. Аш бүлеп биргәндә: “Ашыгыз тәмле булсын!”, — дияргә дә онытмый. Ашханәгә бик теләп йөрибез”, — диешәләр.

Халидә ханым Мусатова.

Халидә ханым Мусатова.

Көне буе эштә тиен кебек бөтерелсә дә Халидә ханым кызы Гүзәл белән оныгы Лилиягә дә вакыт таба. Ул аларны милли ризыклар пешерергә өйрәтә, бергәләп татар концертларына йөриләр, милли бәйрәмнәрне үткәрәләр. Ә ял көннәрендә Халидә апа Самараның Җәмигъ мәчетенә йөреп дини белем ала.

- Әти-әниебез безне кечкенәдән гаделлеккә, та­ту­лыкка, сабырлыкка өйрәт­теләр, әхлаки тәрбия бир­деләр. Кызганычка, алар инде күптән бакыйлыкка күчте, — дип күз яшьләрен сөртә ул. — Газиз кешеләрем рухына миннән башка кем дога кылыр дип, дин юлына бастым, кызым белән оныгыма да догалар өйрәтәм.

Укытучы, табиб һөнәрләрен гел зурлап, «изге» дип атыйбыз. Ә мин бу санга пешекче һөнәрен дә кертер идем. Аны Халидә ападай кешеләр — үз эшенең кадерен, олылыгын тоеп эшләүчеләр изге итә.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

 

 

Просмотров: 1347

Комментирование запрещено