Балаларның теле кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең
сорау,
Барысына да җавап бирәсез -
Сез иң галим кеше икәнсез.
Һәр кешенең бу дөньяда Беренче укытучысы була. Ул сине тәүге тапкыр белем сукмагына бастыручы да, мәктәп ишеген атлап кергәндә елмаеп, ягымлы итеп каршы алучы да, хәреф, саннар белән таныштыручы да, матур итеп язарга һәм укырга өйрәтүче дә.
Сине укыткан һәр укытучы үзенчә якын, кадерле. Шулар арасында иң кадерлесе, иң якыны Беренчеседер ул.
Тәпи йөреп киткәч тә мәктәп бусагасын атлап керә Сәгыйдә. Әнисенең бертуган апасы Әфидә апа Каюмова Бозбаш авылы башлангыч мәктәбендә мөдир-укытучы булып эшли бит. Кызчык соңгы парта артына утыра да, апасының дәрес бирүен тыңлый. Кайвакыт шунда йоклап та китә. Ә үзе мәктәптә укый башлагач, беренчеләрдән булып мәктәпкә килә, дәресләр тәмамлангач апасы белән бергә мәктәпне бикләп, иң соңгы булып кайтып китә. Кечкенәдән акбур исен ярата ул, кыңгырау тавышына, укытучысы Әфидә Мәрдегалим кызының дәрес бирүенә гашыйк була. Мәктәптә яхшы укый, барлык чараларда әйдәп йөри, хәзергечә әйтсәк, лидер була.
Камышлы урта мәктәбен гел яхшы билгеләргә генә тәмамлаган Сәгыйдәне “Укырга кая барырга?” дигән сорау борчымый. Ул туп-туры Самарага юл тота һәм педагогия училищесына укырга керә. Ике ел вакыт сизелми дә үтеп китә. Яшь белгечне Камышлы авылының интернат- мәктәбенә тәгаенлыйлар. Тәрбияче, пионервожатый булып та эшли ул, башлангыч сыйныфларда җыр дәресләре дә укыта, үзе дә читтән торып югары уку йортында белем ала.
Энергиясе ташып торган сөйкемле мөгаллимәне балалар да, мәктәп җитәкчеләре дә ярата, хөрмәт итә. СССРның халык мәгарифе отличнигы булган Әфидә апасы лаеклы ялга киткәннән соң, Сәгыйдә Минсәхи кызын аның урынына эшкә билгелиләр.
Менә ул тагын туган өедәй якын мәктәптә. Туган авыл, әти-әни янында бөтен күңелен, вакытын балаларга, мәктәбенә багышлый Сәгыйдә. Рәхәтләнеп эшлә генә! Ләкин кыз бала гел әти-әни кочагында гына утыра алмый шул, вакыты җиткәч, канатланып очып китә. Җәйге ялга әби-бабасына кайткан хәрби офицер Бозбаш сылуына бер күрүдә гашыйк була. Кыз да егетне якын итә. Никахлашып, гөрләтеп туй үткәргән яшьләр егетнең хезмәт урынына китеп баралар.Төркмәнстан чигендә, Керки шәһәрендә хезмәт итә ул вакытта Олег Нуруллин. Мөгаллимәгә монда да эш табыла. Ә 1993 елда Олег Фәһим улын Самарага күчерәләр. Сәгыйдә дә шул елда диплом ала, кызлары Диана туа.
Яшь гаилә өлкә үзәгендә матур гына яшәп китә. Сәгыйдә бар күңелен, назын ире белән кызына бирә. Гаиләнең бәхетен тагын да тулыландырып, түгәрәкләп 1996 елда уллары Рафаэль дөньяга килә. Ләкин ничек кенә бәхетле булмасын, Сәгыйдә мәктәпне, эшен өзелеп сагына һәм 1998 елда “Яктылык” мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә урнаша. “Бу яктан да бәхет кояшы елмайды миңа. Бик әйбәт коллективка килеп эләктем. Үземне “Яктылык”тан башка күз алдына да китерә алмыйм. Эшемне, укучыларымны, хезмәттәшләремне яратам. Балаларны чын күңелдән яраткан кеше генә үзен укытучы дип атарга хаклыдыр. Укытучы киң күңелле, игътибарлы булырга, күп укырга, күп белергә, укучыларының талантын вакытында күреп алырга тиеш. Һәр бала үзенчә талантлы, аны тик ачарга һәм дөрес юл күрсәтергә генә кирәк”, — ди мөгаллимә.
Коллективта да тырыш, белемле мөгаллимәне үз итәләр. Балалар да, әти-әниләр дә хөрмәт белән карый аңа һәм, әлбәттә инде, җитәкчеләр дә тиз күреп ала яшь мөгаллимәне, хөрмәт итә. Шушы 18 ел эчендә ул директор урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелгән, ә соңгы елларда башлангыч сыйныфларның методисты да булган инде.
Сәгыйдә Минсәхиевнаның хезмәт уңышлары турында хисапсыз күп Мактаунамәләре, Рәхмәт хатлары сөйли. Аларны күреп исем китте! Санап китсәң, гәҗит бите җитмәс иде. Ул өлкә, ил күләмендә үткәрелгән күп кенә конкурслар җиңүчесе. Аның укучылары да гел алдынгылардан.
Күптән түгел Сәгыйдә Нуруллинага тагын “Россия Федерациясенең Мактаулы мәгариф хезмәткәре” исеме дә бирелгән. Шушы дәрәҗәле исемне алуы белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы көннәрдә дә сәламәтлектә булып, югары үрләр, дәрәҗәле исемнәр яулавын теләп калабыз.
Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.
Просмотров: 1572