Денис кызы Фәния нык төпле белем бирә!

1Бу язмам күп еллар буена Денис авылы урта мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укытучы Фәния ханым Сөнгатуллина турында.

Мәктәптә бик тырышып укыган кызның үзен дә укытучы итеп эшкә алалар. «Тырышкан табар — ташка кадак кагар», - диләр бит халыкта. Бу нәкъ язмам герое турында инде! Фәния ханым ике сменада укытса да, читтән тырып югары белем ала. Тормыш аны район үзәгенә алып китсә дә, ул туган авылын, укыган мәктәбен ташламый. Көн саен йөреп укытырга җиңел булмаса да, түзә, тырышып эшли, укучыларын зур уңышларга ирештерә.

Мәсәлән, Хәбирова Алия Рамил кызы мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады. Абзалова Алия Әсгать кызы һәм Фәләхов Дамир Рамил улы — 96 балл җыючылар, Гыйләҗева Әдилә Әсгать кызы — 100 балл иясе. Бу бит — бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, димәк, чын белем билгесе!

Быел Фәния ханым Сөнгатуллина Самар өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Без — укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары — Фәния ханымның шатлыгын уртаклашабыз, анарга һәм гаиләсенә исәнлек-саулык, ак бәхетләр, озын тыныч тормыш теләп калабыз.

 

 Рөстәм НУРТДИНОВ, Денис авылы мәктәбенең физкультура укытучысы.

Шенталы районы.

samtatnews.ru


Просмотров: 1662

Один комментарий

  1. Фания Так держать !