16 октябрьдә Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне булып үтте
“Юл газабы — гүр газабы” дигән әйтем бар халыкта. Әйе, элек аркасына биштәр асып авыл гына түгел, ерак шәһәр араларын да җәяү йөргән ата-бабаларыбызның шулай уфтанырлыгы булгандыр. Чакырымнарны саный-саный ничәмә пар чабата туздырган алар…
Ә бүген исә тигез асфальт юллардан машинада җилдергән кешегә ни! Аңа югарыдагы әйтемнең мәгънәсе дә аңлашылып бетмидер. Ул инде башкача җырлый:
Бизмәгәндәй яшәү бәхетеннән,
Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин…
Хәбәрче кешегә эш буенча юлда күп йөрергә туры килә. Җитмешенче елларда салынган Уфа юлы соңгы елларда танымаслык булып үзгәрде. Юллар такыр, киң, разметкасы да дөрес һәм уңай итеп эшләнгән. Ниһаять, Камышлы районы аша үткән федераль М-5 трассасы да заманча төс алды. Сергиевскиның “СКИФ” юл төзү предприятиясе аны тәртипкә китерү өчен байтак эш башкарган. “Катлаулы икътисади шартларга карамастан, безнең юл-төзелеш предприятиясе алдынгы технологияләрне гамәлгә ашыруын дәвам итә. Үзебез салган юлларга карап күңел күтәрелә. Участок егетләре бик тырышып эшләделәр”, — ди участок мастеры Нурислам Аразбаев.
Юлларны салу бер гамәл. Юл төзүчеләр эшне бетерәләр дә, китеп баралар. Ә аларны төзекләндереп, чистартып тору да кирәк бит әле. Камышлы районында бу эш Ильяс Инсафов җитәкчелегендәге Юл эксплуатацияләү идарәсенә тапшырылган.
- Без юллар, күперләр салмыйбыз. Бурычыбыз — җәен вак-төяк ремонт ясау, юл кырыйларын чүп-чардан арындыру, үләннәрне чабу, ә кышкы бураннарда юлларны кардан арындырып тору, бозлавык белән көрәшү. Шулай ук юл билгеләре кую, аларны яңарту, буяп тору да безнең вазифага керә.
Иртәнге сәгать алтыда безнең хезмәткәрләр үзебезнең участоктагы юлларны карап чыккан, кирәкмәгән әйберләрдән арындырган була инде. Чөнки сәгать җидедә кечкенә авыллардан Яңа Усман, Камышлы, Иске Ярмәк урта мәктәпләренә укучы балаларны ташучы автобуслар юлга кузгала. Безнең хезмәткәрләр “Юл йөрүчеләргә куркыныч түгел, уңайлы булсын!” — девизы буенча бөтен эшне дә җиренә җиткереп башкаралар һәм моның өчен район халкы аларга бик рәхмәтле”, — дип сөйли Ильяс Фәләхетдин улы. Әйдә, “юлдагылар-юлда булсыннар”. Аларны яңгыр яуганда үтә алмаслык баткак, ә кышын тау кадәр сырынтылар көтми бит. Яхшы машинада тап-такыр юлдан элдертүе шатлык кына. Сәфәр кылучы бу уңайлыкларны кем булдыруын истә тотып, рәхмәтле булсын иде. Шул чагында машина тәрәзәсеннән очып чыккан туңдырма кәгазьләре һәм пластик пакетлар һәм шешәләр башка юлчыларга сирәгрәк очрар, ә юл хезмәткәрләренә эш азрак булыр иде.
Бәйрәмегез белән сезне, юл төзүчеләр һәм аны карап, чисталыкта тотучылар!
Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.
Автор фоторәсемнәре.
Просмотров: 1390