Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршында инде менә 2008 елдан бирле “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы эшләп килә. Әлеге берлекнең барлыкка килүе юкка түгел. Ул татар авылларын саклау һәм берләштерү максатыннан оешкан иде.
Оешма алдында торган төп бурычларның берсе – татар авылларын берләштерү генә түгел, ә аларның иҗтимагый һәм икътисадый хәлен өйрәнү, анда эшләүче эшмәкәрләр арасында ныклы элемтәə булдыру. Илнең төрле төбәкләрендә яшәп, авыл җирендә үз бизнесын булдырган, авылын үстерү өчен җан атып йөргән эшкуарларыбызга бер-берсе белән аралашу үзләре өчен дә кирәк. Бүген Россиядә 4 меңнән артык татар авылы бар. Күбесе Татарстан, Башкортстан, Ульян, Чувашия, Мари Иле, Киров, Пермь, Чиләбе, Ырынбур якларында урнашкан.
Төрле төбәкләрдә яшәүче эшмәкәрләр ел саен Казанда корылтай уздыра. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашып, аларның эш-гамәлләре белән кызыксына. Быел март аенда узган җыенга Россиянең 36 төбәгеннән 660лап татар эшмәкәре килгән иде. Тәҗрибә уртаклашырга килергә теләк белдерүчеләр күп, әмма аларның барысын да чакырып бетереп булмый. Шуңа күрә алар үзара аралашсын өчен, махсус сайт эшли (адресы: татар-авылы.рф).
“Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасының беренче рәисе итеп Пенза өлкәсендәге Әләзән авылы эшкуары Кыязыйм Дебердиев сайланган иде. Аннан соң әлеге берлеккә Чувашия Республикасының Озын Куак авылыннан Рәшит Сәнҗәпов җитәкчелек итте. Быел исә яңа рәис сайланды. Ул – Башкортстанның Туймазы районындагы Төмәнәк авылы егете Фәнир Галимов. Аның белән шәхси эше, татар авылының киләчәге турында сөйләштек.
– Фәнир абый, Сезгә тагын бер җаваплы эш йөкләнде. Татар авылларын бер йодрыкка туплап торырга кирәк булачак бит үзегезгә.
– Сүз дә юк, бик җаваплы эш. Авылларның барысын да йөреп тә бетереп булмас. Кайберләре белән элемтәләр дә ныгыта алмабыз, шулай да барысын да акрынлап булса да өйрәнергә уйлыйбыз. Кем белә, читтә урнашкан авылларыбыз моңа кадәр татар авылы булып йөртелсә дә, аларның милли составы да үзгәреп киткәндер. Беткән авыллар да бардыр. Шулай да авылын үстерергә һәм аны башкаларга үрнәк итеп күрсәтергә теләүче җирлекләргә без, һичшиксез, барып җитәргә тырышырбыз.
– Бүген татар авылын ни борчый?
– Һәркем үз авылы өчен тырышырга тиеш. Бары бергә эшләгәндә генә нәрсәгәдер ирешергә була. Авыл җирендә яшәүче, эшләүче һәр кешенең дәртен уятырга кирәк. Шәһәр җиренә баргач, кызыгып кайтырлык булмасын. Мин сездән дә яхшырак шартларда яшим, газ, су кергән, бакчама чыгып яшелчәмне алып керәм, абзар тулы мал-туарым, үзем җитештергән чиста ризык ашыйм, дип шөкер итсен. Авылда барлык шартлар да бар икән, яшьләр дә калачак. Минем туган авылымда яшь гаиләләрнең күп булуы – шуның ачык мисалы. Түрәләр дә әйткән вәгъдәләрен үтәсен иде. Авылда тырыш халык яши. Алар сәясәтчеләр әйткән кризис турында уйлап та карамый, үзенекен җитештерүен белә. Эшлим дигән кешегә эш бар хәзер. Без бердәм булырга тиеш. Менә шул вакытта авыллар сакланып калачак. Онытмыйк: татарның каймагы авылдан чыга.
– Күпләр Сезне автор-башкаручы буларак белә. Җырларыгызны Фән Вәлиәхмәтов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов кебек танылган җырчылар башкара. Сезнең эшмәкәрлек белән шөгыльләнүегез күпләр өчен, бәлки, яңалык та булгандыр. Ничек тотындыгыз бу кәсепкә?
– Барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты. Энергетика өлкәсенә кереп китүем дә, фермерлык эшчәнлеген башлап җибәрүем дә, иҗтимагый эш белән шөгыльләнә башлау да уйламаганда булды. Эштән бәхет бар минем.
– Шулай да…
– Бик тә җырчы буласым килгән иде. Тик әти-әни каршы төште. Татарстанда калам, җырчы булам, дип армиядән кайткан идем, өйдәгеләр төпле белем алырга, авылда калырга кушты. Юл техникумына укырга кердем, өйләнеп, өй салып, гадәти тормыш белән яшәдем. Үзем һәм авылдашларым өчен генә җырлар яздым, җырладым. “Башэлектросеть” оешмасында механик булып эшләдем, 15 еллап гомерем узды. Шулай бер вакыт танылган җырчы Фән Вәлиәхмәтовның машинасы ватылып, юлда калган, стартер эзләп, безгә килеп чыкты. Сөйләшеп киттек. Үземнең җырлар язуымны әйттем. Шуннан дуслык башланды. Үзе белән гастрольләргә чакырды. Җитәкчем урыс кешесе иде. Синең талантыңны башкалар да күрергә тиеш, дип концертларга чыгарып җибәрде. Аннан кайткач, үз эшемә чума идем. Татарлык, милли рух шул чакта уяна башлады. Ә аңарчы миндә милләткә хезмәт итү дигән нәрсә юк иде. Фән белән йөрү, дуслашу миңа күп нәрсә бирде.
– Ничек эшмәкәр булып киттегез?
– Без бөтен Башкортстан буенча электр баганасы утыртып, чыбык сузып йөри идек. Болгавыр заман килде. Гөрләп эшләп торган оешмалар тарала башлады. Бөтен нәрсәне саталар, тараталар… Безнеке дә шундый язмышка дучар булды. Хезмәттәшләрем, болай булмый бит, әйдә, бу эшкә алынып кара әле, диделәр. Шуннан кредит алып, оешманы саклап кала алдык. Менә 15 еллап матур гына эшләп киләбез. Аллага шөкер, күтәрелеп киттек, хәзер бөтен Россия буйлап йөрибез.
– Ә фермерлык эшенә? Ни дисәң дә, бөтенләй башка тармак.
– 2007 еллар булды микән, төгәл хәтерләмим дә инде, туган авылымда колхоз бөлгенлеккә чыга башлады. Колхоз рәисе ашлама алырга акча сорап торды. Туган авыл бит, җирне буш калдырып булмый, бирдем. Көз көне бурычны бирәм дигән иде, уңышы чыкмады. Кайтара алмады. Икенче елның язы җитте. Тагын ашлама алырга акча сорый. Ярдәм ит, зинһар, ди. Сүзен аяк астына ташламадым, кабат бирдем. Әҗәтен кайтара алмагач, колхозны ал инде, дип тәкъдим ясады. Район җитәкчесе дә шул хакта сүз катты. Нишләргә? Шактый вакыт баш ватып йөрдем. Зоотехник булып эшләп, лаеклы ялга чыккан өченче буын туган абыем Рәшит бар иде. Әйдә, Фәнир, үзем ярдәм итәм, көчем җиткәнчә колхозны алып барам, авылны ташламыйк, диде. Ике сыер фермасын алырга булдык. Калганына көч җитмәс дип курыктык. Курку димәктән, ул вакытта бер кайгылы вакыйга да булды әле. 19 июль көнне кичке дүрттә колхоз җыелышы булырга тиеш иде. Сәгать өчләр тирәсендә шалтыратып: “Әни үлде”, – диделәр. Йөреп торган әни, бу эшеңә алынма, улым, дип каршы булгандай, кисәк кенә бакыйлыкка китте. Бер уйлагач, алындым инде, кирегә юл булмас, дип уйладым. Беренче елларда бик авыр булды. Баштарак авыл халкы да аңламады. Төрлесе булды. Акча юк, маллар тире дә сөяк кенә… 70ләп сыер. Аларны асрап карадык, әмма табыш ала алмадык. Урыс токымлы атларыбыз бар иде. Шуннан уйлаштык та, атлар белән генә эшләргә булдык. Баштарак бер тиен акча кермәде, киресенчә, үземнән чыкты. Хәзер Аллага шөкер.
– Сер булмаса, әйтегез әле, ничек табышка эшли башладыгыз?
– Соңгы ике елда табыш күренә башлады, эшләүче егетләрнең кәефе дә күтәрелде. Авыл хуҗалыгы өлкәсен хәзер энекәшнең улы алып бара. Атлар гына калгач, кымыз ясый башладык. Сыйфатка өстенлек бирсәң, дәрәҗәң арта бит ул. Кымызны чират торып алалар. Җәй айларында егетләр җиткерә алмый интекте. Бүген 180ләп атыбыз бар. Киләчәктә казылык та эшләмәкче булабыз, технологиясен өйрәнеп киләбез. Нәселле атлар үрчетеп сатабыз. Быел 60лап колын алдык. Ике ел рәттән атларны Казахстаннан килеп алып киттеләр, сорау зур. Начар дигәннәрен сугымга җибәрәбез.
– Фәнир абый, күп кенә фермерлар, җир бирмиләр, дип зарлана. Сездә хәлләр ничек?
– Безнең “Йолдыз” фермер хуҗалыгының 1 мең гектарга якын җире бар. Ашлыгын да, печәнен дә үзебез үстерәбез. Җир эшкәртергә бөтен техникабыз да бар. Кайвакыт чапкычны гына читтән алырга туры килгәли. Ашлыкның җитәрлеген хуҗалыкка калдырабыз да калганын, бу инде 70 процент чамасы, егетләрнең үзләренә бирәм. Биредә 10-12ләп кеше эшли. Алар бөтен хуҗалыкны алып бара. Барысы да – үзебезнең авыл кешеләре. Акчасын түли башлагач, авыл халкында эшкә мөнәсәбәт үзгәрде. Нинди эш кушсаң да, ярдәм кулы сузалар. Җәен кырда эшләсәләр, кышын “Бабай утары”нда.
– Анысы ни була?
– Туган авылым Төмәнәктә этноавыл төзеп ятам. Берничә гасырны берләштергән туристик үзәк булачак ул. XVIII гасырны чагылдырган мәйданда читәннән өй төзетәм, ул салам түбәле булачак. XIX гасырны саман кирпечтән, кабык түбәле итәчәкбез. XX гасырда такта түбәле бура йортлар булган, шундыйны салып куячакбыз. XXI гасырны чагылдырган өлештә кунакханә төзеп ятабыз. Ул 52 кешегә исәпләнгән. Моннан тыш бу тирәдә умарталык та булачак. Музей да эшләмәкче булабыз. Җил, су тегермәне куярга уйлап торам, тимерче алачыгын булдыру да хыялымда бар. Буа буып куйдык. Кышын шунда шугалак ясамакчы булабыз, тимераяклар алдык. Узган ел тау шууны оештырып җибәрдек. Тюбингта шуып төшәләр дә аннан арканлы юлдан күтәреләләр. Шулкадәр күп йөриләр, төнге 12гә кадәр халык өзелми. Кайвакыт 2-3 сәгать чират торучылар бар. Дөрес, бу кайберәүләрдә ризасызлык та тудыра. Әлеге проблеманы да хәл итәргә уйлыйбыз. Быел чаңгы шууны да оештырмакчы булабыз, чаңгылар алдык. Авыл җирендә рәхәтләнеп ял итсеннәр өчен, менә шулай бар мөмкинлекләрне тудырырга тырышабыз. Моннан тыш анда пони, ишәк, ике ат та бар. Бала-чага бик күп килә. Кечерәк кенә кафе ачкан идек, халык сыймый башлагач, зурайтырга мәҗбүр булдык. Балаларның туган көннәрен биредә уздыручылар барлыкка килде.
– Димәк, Сезнең аркада авылыгыз гөрләп тора.
– Авылыбыз бик матур, бер эшсез кеше юк. 450 тирәсе хуҗалык бар. 1200ләп кеше яши. Киләсе елга авылга нигез салынуга 325 ел булачак. Бездә теплица тотучылар бик күп. Һәр кеше ындырында кыяр-помидор үстерә, бик бай яшиләр. Безнең авылда эшмәкәрләр дә бик күп. Хәйриячелек белән дә шөгыльләнәләр. Мин – шуларның берсе генә. Әле тагын шунысын да әйтим: авылда тимер-бетон ясаучы цех ачарга җыенабыз. Анда электр баганалары ясамакчы булабыз. Киләсе елга Төмәнәктә Ык буе авыллары Сабан туен уздырырга ниятлибез. Конгресс җитәкчесе Ринат Закиров белән бу хакта сөйләштек. Максатыбыз – Татарстан белән Башкортстан дуслыгын күрсәтү. Киләчәктә бу бәйрәмне тагын да зурайтып, ике республиканың башка районнарын да колачларга уйлыйбыз. Сабантуй 22 июльдә булачак, хәзердән үк кунакка чакырам.
“Ватаным Татарстан” (№ 155, 21.10.2016).
Просмотров: 1234