Похвистнево районы Гали авылында ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, дини йолаларны хөрмәт итәләр. Анда милләтебезнең киләчәген кайгыртучы, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүче, милли һәм дини бәйрәмнәр үткәрүдә ярдәм итүче шәхесләр, эшкуарлар байтак яши.
Әле октябрь башында гына Олылар көне зурлап үткәрелгән иде, инде шушы көннәрдә “Ак калфак” оешмасы әгъзалары авыл халкын Укытучылар көненә багышланган Корбан мәҗлесенә чакырдылар.
Бу күркәм чараны Похвистнево районы мөхтәсибе, имам Илнур хәзрәт Гайнетдинов гыйбрәтле вәгазьләре белән башлады, Коръән хафиз Әбделвахит моңлы итеп Коръән сүрәләре укыды, ә мәдрәсә ректоры, имам-хәзрәт Наил Курмаев укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
- Кешегә дөньяви дә, дини гыйлем дә кирәк. Үзем мәдрәсәдә белем алган чакта җирле мәктәптә 10нчы сыйныфны тәмамладым. Укытучыларыма чын күңелдән рәхмәт, — дип остазларына иң изге теләкләрен теләде ул.
Дога кылгач, хатын-кызлар кайнар аш өләшә башладылар. Мәдрәсәгә авыл халкы хәер-сәдака итеп биргән корбан итеннән аны тәмле итеп Гөлшат Гыймаева пешергән. Өстәлдәге сый-хөрмәтләр Рамил Мостафин акчасына алынган. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Илһамия Кәримова токмач кисеп алып килгән, аның урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова, оешма әгъзасы Флюра Йосыпова, аның кызы Гөлшат һәм башка актив хатын-кызлар салатлар ясаганнар, милли тәм-томнар пешергәннәр.
Ашап-эчеп алгач, бу табынны үткәрүдә өлеш керткән барлык авылдашларга багышлап дога кылдык.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1292