Акчага кызыгып бала табарга ярыймы?!

iЭлеккеге заманда гаиләләр ишле булган, йортта кимендә 5-6 бала үскән. Хатын-кызларга  сабыйларын басуда урак урганда, печән, салам эскертләгән вакытта да тудырырга туры килгән. Ә хөкүмәт ул елларда ана һәм бала турында бер­нинди кайгыртучанлык та күр­сәтмәгән, дияргә дә ярыйдыр.

Ә хәзер икенче, өченче бала тапкан аналарга ана капиталы сертификатлары (453 мең 26 сум) тапшырыла. Соңгы елларда шуңа кызыгып  бәби алып кайтучылар саны шактый артты. Ярый ла бу бала мәхәббәт һәм назда үссә. Юк бит, эчкече, сабый кадерен белеп җиткермәгән аналарны да очратырга мөмкин.

Торак сатып алырга, йорт төзергә, торак өчен алынган кредитны кап­ларга һәм гаиләнең башка ихтыяҗларына юнәлдерелгән капиталның 25 мең сумын акчалата алу мөмкинлеге дә бар. Ә кайберәүләр, законны бозып, кулларына бирелгән сертификатны тулысынча акчага әйләндерәләр.

Бер танышым, беренче иреннән тапкан балалары үсеп, шәһәргә китеп баргач, икенче иреннән тагын ике бала тапты. Нияте: бала табып тормышын материаль яктан яхшырту иде аның. Күптән түгел бу ханым белән очрашып, сөйләшеп алдык.

Киләсе елга улы Азат (исеме үзгәртелде) мәктәпкә укырга бара икән, “Мәктәп формасы, уку әсбаплары сатып алыр өчен кайдан акча алырга инде?” – дип уфтана танышым. Хөкүмәт тарафыннан бирелә торган ана капиталын алып туздыруы, ә айлык пособияләрнең туктатылуы, иренең эшсез калуы турында да борчылып сөйләде ул.

Бер балага бер мәртәбә бирелә торган ана капиталына кызыгып бала тудырырга кирәкме икән соң? Бу турыда башка аналар белән сөйләшеп, аларның уй-фикерләрен сораштым.

Ләйсән Марат кызы Сафина, Камышлы районы, Камышлы авылы:

- Ана капиталы  гаиләгә, аеруча яшьләргә, бик яхшы ярдәм. Әмма акчага гына кызыгып бала тудыру дөрес түгел, дип саныйм. Улыңа-кызыңа яхшы тәрбия, сыйфатлы югары белем бирү, олы тормышка аяк бастыру да ата-анадан тора бит. Менә улыбыз Камильгә бер яшь тә өч ай булды. Тагын бер бәби алып кайту начар булмас иде. Ләкин бу ана капиталы алу өчен түгел, Камилебезгә туган кирәк.

Альбина Вафа кызы Баһаутдинова, Самара шәһәре:

- Ана капиталы алыр өчен бала табучыларны бер яктан аңлыйм мин. Яшь гаиләләр, аеруча авылдан шәһәргә килеп төпләнүчеләр өчен фатир алырга зур ярдәм ул. Ирем Фәнис икенче бала табуымны соралды. Шуның өчен дүрт яшьлек улыбыз Марсельга иптәшкә кызыбыз Диананы алып кайттык. Алар бергә уйнап, туган икәнлекләрен аңлап үсәләр. Ана капиталын үзләштерү өчен генә балалар тудырдык дип әйтмәс идем.

Светлана Владимир кызы Симакова, Татар Әбдекие авылы, Шенталы районы:

- Без — күпбалалы гаилә. Улларыбызның яшь арасы да шактый: иң олысы Роберт армиядә хезмәт итеп кайтты инде.  Айрат тугызынчы сыйныфта укый, ә төпчегебез  Айдарга нибарысы сигез ай гына. Өчесе дә көтеп алынган мәхәббәт җимешләребез.

 Акча ягына килгәндә, исән булсак, без аны эшләп тә алабыз. Дөрес, ана капиталын алу да ярап куйды. Өр-яңа йорт сатып алдык, хәзер анда рәхәтләнеп яшибез.

“Һәр заманның үз чире”, — дигәннәр борынгылар. Ми­немчә, илебездә туучылар санын арттыру өчен ана капиталы бирү, өченче бала табучыларны җир кишәрлеге белән тәэмин итү генә җитәрлек түгел. Киләчәктә яшьләрне эш белән тәэмин итү кирәк. Бигрәк тә авыл җирендә яшәп, туган җирендә икмәк үстерергә, терлек үрчетергә теләүчеләргә әйбәт шартлар тудырылса, төрле кызыксындыру чаралары булдырылса тагын да яхшы булыр иде. Ул гаиләләр таркалуга чик куяр, ә гөнаһсыз сабыйлар сөю җимешләре, теләп алынган Аллаһ бүләге булып, дөньяга аваз салырлар иде.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы,

Шенталы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1394

Комментирование запрещено