Әлеге сүзләр тумышы белән Самар өлкәсенең Камышлы авылыннан булган, бүгенге көндә Ханты-Манси автономияле округында Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад вәкиле йөген тартучы Булат Бәдретдинов турында.
Булат урта мәктәп тәмамлап, армия сафларында хезмәт итә. Бәхет эзләп, 1986 елда Себер якларына чыгып китә. Биредә читтән торып, югары уку йортында инженер-экономист һөнәрен үзләштерә. Сабадан килгән Раилә исемле чибәр кыз белән танышып, гаилә кора. Нефтеюганск каласында төпләнеп, бер ир, бер кыз бала (Радик белән Регинаны) тәрбияләп үстерәләр.
Әлеге дәрәҗәле вазыйфага алынганчы машина йөртүче дә, төзүче дә булган ул. Шул ук вакытта иҗтимагый эшкә дә актив җигелгән. Милләт диеп җан атып йөргән Булат Бәдретдиновка 2010 елда Татарстанның тулы вәкаләтле илчесе булу вазыйфасын йөклиләр. Ханты-Манси округы белән Татарстан Республикасын бәйләүче буыннарның берсе ул бүген.
Ханты-Манси округының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исемгә дә лаек була Булат әфәнде. Милләтебезнең тормышына игътибарлы якташыбыз ХМАО-Югра җирлегендә дини һәм милли оешмаларның эшен юлга салуда да өлешен кертә, хәйрия фондын оештыра. Булат кебек фидакарьләр көче белән күп кенә шәһәрләрдә татар-милли-мәдәни үзәкләре барлыкка килә. Нефтеюганск каласында татар китапханәсе һәм татар телен өйрәнү өчен сыйныф ачыла. Сабантуй бәйрәмнәре оештырыла башлый. Вәкил тырышлыгы һәм катнашы белән Аллаһы Тәгалә йорты – мәчет калкып чыга. Мөселман зираты булдыруда да аның өлеше зур.
Күпләр җәйге яллардан шәхсән үз хаҗәтләре өчен кирәкле әйберләр алып кайтса, Булат әфәнде Казан шәһәреннән үз машинасына татар сыйныфы өчен дәреслекләр, методик кулланмалар төяп алып кайта.
Әнисенең исән булуы белән дә бәхетле Булат әфәнде. Кәзимә апа Дәүләтколда яши. Быел авылның 95 еллык юбилеен каршы алуга багышланган Сабантуйда Камышлы районы һәвәскәрләреннән тыш Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева һәм Илнар Сәйфиев та чыгышлар ясаган иделәр. Казаннан җырчыларны якташыбыз Булат Бәдретдинов чакырган булган.
Сәмига НУРУЛЛИНА әзерләде.
Камышлы районы.
Просмотров: 5191
Исянме,дустым Казимя.Бер картаймыйсын инде,молодец!!! Так держать!!
Булат сез монда бик матур