30 октябрь — Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне
Көз айлары уңышка бай булгандай, бәйрәмнәргә дә бай. Үткән атнада гына юлчылар көнен билгеләп үткән идек, инде менә шул юллардан йөрүче автомобиль йөртүчеләрне котлыйбыз.
Шушы көнне күршедә үскән Фаилне котламыйча узып буламени? Аны бөтен авылдашлары да тыйнак, тәртипле егет, бик яхшы шофер дип бәялиләр.
Фаил Наилә һәм Тәлгать Гыйльфановларның күп балалы гаиләсендә бишенчесе булып дөньяга килде. Наилә апай белән Тәлгать абый да (мәрхүмнәр инде) бик яхшы күршеләр иде: ярдәмчел, ачык күңелле. Наилә апай хат ташучы булып эшләде, ә Тәлгать абый — механизатор. Техниканы ярату сәләте улына аңардан күчкәндер инде. Наилә апай бик моңлы итеп җырлый да иде. Гел сагышлы, моңлы иде җырлары: ”…Минем генә йөрәк, кавышуны теләп, юрга аттай сиңа ашкына…” — дип суза иде ул.
Фаил балачактан эшкә батыр, спорт сөючән егет булып үсте. Шуңа да армия хезмәтендә аңа авыр булмады. Ерак Көнчыгышта ил алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң, егет эшкә Себер якларына китеп барган иде. Ләкин озак эшли алмады ул анда, туган җир, кече ватан тартуы ныграк булган күрәсең. Ул Камышлы администрациясенең мәдәният бүлегенә автобус йөртүче булып эшкә урнашты. Башка кешеләрнең язмышын үз өстеңә алып, юлда йөрү җиңел булмаса да, яратты ул үзенең эшен. Аннан аны хакимият органнарына күчерделәр. Җитәкче кешенең шоферы булу бик зур түземлек, сабырлык һәм җаваплылык таләп итә торган хезмәт. Мәрхүм Ядкарь Фәррах улы Минатдинов, Марат Рәхимулла улы Яруллин, Гомәр Зөфәр улы Вәлитов, Фәрит Әхмәдулла улы Зәйнуллин кебек җитәкчеләр аның эше белән бик канәгать иделәр.
Район администрациясендә кыскартулар башлангач, булдыклы егетне мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдар Рәхмәтуллин үз канаты астына ала. Мәгариф бүлегендә дә, районның торак-коммуналь хуҗалыгының авылларга йөри торган автобусында эшләгәндә дә Фаил юл йөрүчеләрдән дә, җитәкчеләрдән дә бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетеп эшләде.
2012 елда районның “Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте” бүлегенә бик уңайлы яңа автобус кайтарылгач, ул шушы автобусны йөртә башлады.
Бу вакыт эчендә күпме юллар үтелгән! Район авыллары буйлап йөрү генә аз, Казан, Уфа, Болгар, Самара якларына да кайчакта бик еш барырга туры килә. Бу сәяхәтләрнең күбесе ял көннәренә туры килсә дә: “Эшемне яратам һәм үземне башка эштә күз алдына да китерә алмыйм. Мин юл йөрүдән мәңге бизмәм кебек”, — дип Фаил берсүзсез юлга чыга.
- Фаил үз эшенең остасы. Юл кагыйдәләрен яхшы белүе, сабырлыгы, игътибарлылыгы белән алдыра ул. Ял көннәре белән дә санлашмый, автобусы да һәрвакыт чиста, — дип сөйли аның турында район администрациясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Илсөяр Шәйхетдинова.
Фаил ышанычлы ир һәм үрнәк ата да. Тормыш иптәше Зилә белән бер кыз, бер малай тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Юлия әти-әнисенә онык та бүләк иткән инде. Оныклары Эвелина әби-бабайга “балдан татлы” җимеш булса, кияүләре Руслан үз уллары кебек якын. Ә уллары Фидаил, Курил утравында армия хезмәтен үтәп кайтканнан соң, әтисе кебек үк Себер якларына эшкә барып урнашты. Бәлки парын тапкач ул да туган авылы Камышлыга кайтып яшәр әле.
Фаилне һәм бөтен автомобиль йөртүчеләрне профессиональ бәйрәме белән котлап, сәламәтлек, гаиләләренә иминлек телибез. Ходай Тәгалә аларны яраткан эшләреннән һәм юлларыннан аермасын.
Әй, рульне, шофер, тот
туры,
Көчәйсен, әйдә, шат хезмәт
җыры.
Тот рульне, тот туры,
Юлларыңа бәхет яугыры!
Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.
Автор фотосурәте.
Камышлы авылы.
Просмотров: 1249