На доске объявлений «Авито» появилось сообщение о продаже автографа известного татарского артиста Салавата Фатхутдинова. Продавец под ником Gulj выставил цену всего в 50 рублей.
«Автограф Салавата Закиевича Фатхетдинова (тат. Fəthetdinov Salavat Zəki uğlı, Фәтхетдинов Салават Зәки улы) — певец, народный артист Татарстана, заслуженный артист России, заслуженный артист Республики Башкортостан, мастер спорта международного класса по автоспорту», пишет в тексте объявления продавец.
* * *
Салават Фәтхетдинов автографын «Авито»га сатуга куелган. Салават Зәкиевич үзенең карьерасында иң югары ноктага килеп җитте — хәзер аның автографларын сата башлаганнар. Дөрес, кыйммәткә түгел, нибары 50 сумга. Шундый игъланны «Идел» журналы казып чыгарган, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы.
Автографны сатучы Gulj исемле әллә хатын-кыз, әллә ир Салават Фәтхетдиновның мактаулы исемнәрен барлап биргән. Игъланда болай диелә: «Автограф Салавата Закиевича Фатхетдинова (тат. Fəthetdinov Salavat Zəki uğlı, Фәтхетдинов Салават Зәки улы) — певец, народный артист Татарстана, заслуженный артист России, заслуженный артист Республики Башкортостан, мастер спорта международного класса по автоспорту».
Шунысын да әйтергә кирәк: автограф сигарет кабында түгел, бөгәрләнгән кечкенә кәгазь кисәгендә дә түгел, — вымпелда. Бу вымпел автографсыз хәлдә 50 сумнан артык торамы яки арзанракмы — монысы безгә нәмәгълүм.
Игълан 13 октябрьдән бирле эленеп тора, аны хәзергә 380 кеше караган. Әмма товар сатылмый да сатылмый, дип, товарның ихтыяҗлылыгы мәсьәләсенә игътибар итә Чаллы газетасы.
Просмотров: 1229