Иске Усманга Нәүрүз килде

Үзешчән артистлар - Мәгърифә Гыйльфанова һәм Хәнифә Кәримова.

Үзешчән артистлар — Мәгърифә Гыйльфанова һәм Хәнифә Кәримова.

“Их! Кичә генә әле
                          февраль иде,
Бүген давыл кырга кар
                                   ташый;
Март аеның нечкә билле
                                       җиле,
Сузылып ятып җиргә, кар
                                  ашый”…

Март аеның язгы, кояшлы, матур бер көнендә  Камышлы районының Иске Усман авылында социаль реабилитацияләү бүлегендә үткәреләчәк  Нәүрүз бәйрәменә барырга дип иртән-иртүк юлга кузгалгач, хәтеремә татар халкының яраткан шагыйре Һади Такташ язып калдырган шушы шигъри юллар килде. Дөрестән дә, бигрәк матур көн бит бүген!

Бәйрәмгә башлыча өлкән яшьтәге әби-апалар җыелган иде. Исәнләшеп, хәл-әхвәл со­рашкач, безгә әле тагын күрше Балыклы авылыннан да кунаклар киләчәге турында әйттеләр. Шул кунакларны көткән арада мин оешма җитәкчесе Гүзәлия Сәгыйть кызы Шәйдуллина белән сөйлә­шеп алырга өлгердем. Менә ниләр сөйләде ул:

- Авылыбызда өлкән яшь­тәге әби-бабайларга өйлә­ренә барып хезмәт күрсәтү бүлеге — 1998, ә социаль реаби­литацияләү бүлеге 2009 елда ачылды. Коллективта бүген барлыгы унтугыз кеше эшли. Шуларның унысы Иске Усман, Неклюдово, Хмелёвка, Никиткино, Дурасово, Чаговка авылларында яшәүче сиксән ике өлкән яшьтәге кешегә хезмәт күрсәтә.

Алия Гыйлаҗева, Лилия Ну­ретдинова — социаль хезмәт белгечләре, Зөлфия Хисаметдинова мәдәни чараларны оештыручы булып эшли. Ә менә Айсылу Садриева бирегә ял итәргә килүчеләргә тәмле ризыклар пешерә. Тагын ике каравылчыбыз бар. Фәнис Сәя­ров — безнең “ГАЗель” авто­ма­шинабызның алыштыргысыз йөртүчесе.

Социаль реабилитацияләү бүлегенә көн саен барлыгы ундүрт кеше йөри. Элек биредә шәфкать туташы да булып,  өлкәннәргә дәвалау курслары үткәрелә иде. Тик хәзер ул кыс­картылып, бу эш тукталып калды. Шулай булса да, биредә ял итүчеләр кул эшләре белән шөгыльләнәләр, җыелышып тәмле чәйләр эчкәндә, ялгыз­лыкларын да онытып җибәрәләр. Тик соңгы вакытларда озакламый бу оешмабызны үзгәртәчәкләр дигән хәбәрләр дә ишетелгәли башлады, диләр. Ә кайберәүләр ул бөтенләй ябылачак, дип тә куркыта. Белмибез, бу хәбәрләр дөрес булырмы-юкмы? Әгәр шулайга калса, авы­лыбызда күпме кеше эшсез калачак, өлкәннәребез исә аралашу бәхетеннән мәхрүм булачак. Үзебезнең автомашинабыз булгач, без җәйләрен аларны табигатькә ял итәргә дә алып чыгабыз, җиләк-җимеш, төрле дару үләннәре җыярга да йөртәбез. Күршедә генә урнашкан элеккеге алпават Аксаковның утарында да, Байтуганда Әлифба китабын язган якташыбыз Сәләй Вагыйзов музеенда да булып, андагы тарихи ядкарьләр белән танышып кайткан идек.

Гүзәлия ханым белән сөй­ләшүебезне тәмамлаган гына идек, иңбашларына чәчәкле-чуклы шәлләрен япкан, матур милли киемнәргә киенгән, кулларына бүләк-күчтәнәчләрен күтәргән бер төркем өлкән яшь­тәге хатын-кызларыбыз җыр­лый-җырлый, шаулашып-гөрләшеп килеп керде. Бу шул без көткән Балыклы авылы кунаклары икән. Араларында ак сакаллы Кыш бабай да бар иде. Соңыннан аның Әминә Ангалышева икәнлеге беленде. Килеп керүгә Кыш бабабыз “Әссәламәгаләйкүм”, дип сәлам бирде һәм “Нинди бәйрәм бу?” дип сорарга да оныт­мады. Ул үзенең беркая да китәргә ашыкмавын, урынын язга да бирергә җыенмавын әйткән генә иде, нәкъ шул чакта бүлмәгә “Соңга калмадыммы?” дигәндәй, ашыга-ашыга чибәр Нәүрүзбикә (Иске Усманнан Гүзәлия Шәйдуллина) килеп кермәсенме! Алар үзара сөйләшеп тә уртак фикергә килә алмагач, көч сынашып алырга булдылар. Такмаклар, та­бышмаклар әйтеш­теләр, хәт­та бил алышып та маташты­лар! Бераздан Кыш бабай күк йөзендә матур елмаеп, бар җи­һанга җылы сирпегән кояш нурларыннан хәлсезләнепме, үзенең җиңелгәнен сизми дә калды, ләкин үпкәләмәде, барыбызга да тыныч, бәрәкәтле, матур тормыш теләп, үз урынына шат күңелле Нәүрүзбикәне калдыруын әйтеп, җылы итеп хушлашты да китеп үк барды. Кунакларның барысы да аңа хәерле юл теләп, елмаеп, озатып калды.

Үзешчән артистлар - Мәгърифә Гыйльфанова һәм Хәнифә Кәримова.

Үзешчән артистлар — Мәгърифә Гыйльфанова һәм Хәнифә Кәримова.

Шуны гына көткәндәй Нәү­рүз­бикәбез уртага чыгып басты да бәйрәмне башлап җибәрде. Шунда төрле уеннар, шигырь сөйләүләр, дәртле җыр-биюләр башланып китте.  Рәхәтләнеп күңел ача торгач, көн үтеп киткәне сизелми дә калды.

Бәйрәмнең икенче өлеше тәмле ризыклардан сыгылып торган аш-су өстәле янында сөйләшә-сөйләшә, кайнар чәй белән сыйланып, дәвам итте.

Авылда төрле авыр эш­ләрдә эшләгән әби-апалар бүген бик аз пенсия алалар. Ә бердәнбер юанычлары булган, шушы үзәкне дә ябып куйсалар, аларга барып төртелергә башка урын табылырмы икән? Тик алар бу турыда әлегә артык кайгыртмыйча, матур киләчәккә өмет итеп, бүгенге бәйрәм тантанасыннан алган матур тәэсирләр белән уртаклаша-уртаклаша кайтыр юлга кузгалдылар.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

 «Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Иске Усман авылында — «Нәүрүз» бәйрәме (ФОТОСУРӘТЛӘР)

Просмотров: 1144

Один комментарий

  1. Июнь-июльдән Самараская областьта мондый социаль реабилитацияләү бүлеклэре бетэ, картлар эйлэрендэ генэ утыра торган була, бу организациялэрдэ эшлэуче хатыннар эшсез кала. Чемпионатка акча житми потому что. Экономить итэргэ, дигэн министр…