Сатуга электрон намазлык чыкты

22535192Хәзер намазларны уку күпкә җайлырак. Бишкәк шәһәрендә сатуга электрон намазлык чыкты. Уникаль намазлык датчиклар белән җиһазландырылган. Алар намаз укыганда рәкәгатьләрнең санында буташмаска, намаз вакытында бөтен хәрәкәтләрне дөрес үтәргә ярдәм итәчәк.

Электрон намазлыкка намаз эчендә укыла торган сурәләр һәм догалар тыңларга мөмкинлек бирүче аудиоплеер урнаштырылган. Аларны бик рәхәтләнеп тыңлап була, бары тик артыннан кабатлап кына барырга кирәк.

Электрон намазлыкларны өлкән яшьтәге кешеләр яратып куллана. Аларны еш кына бүләккә сатып алалар. Намазлыкны төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дә көйләп, җайлап була, дип хәбәр итә muslim.kz.

tatar-islam.com

Просмотров: 1105

Комментирование запрещено