Самара өлкәсеннән корылтайда биш кеше катнашты.
Татарстан башкаласы Казанда I татар төбәкләре тарихын өйрәнүчеләр корылтае үткәрелде. Россиянең 33 регионыннан ике йөзләп делегат “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятен оештыру һәм аның рәисен сайлау максатыннан җыелганнар иде.
Самара өлкәсеннән корылтайда биш кеше — өлкәнең татар авыллары һәм шәһәр мәчетләре турында унбишләп китап һәм китапчык язган Шамил Галимов, Камышлы районы Иске Ярмәк авылы тарихы белән кызыксынып, архивлардан, китапханәләрдән мәгълүматлар туплау, авылның нәсел шәҗәрәләрен төзү белән шөгыльләнүче имам Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим, аның авылдашы – Самараның Җәмигъ мәчете каршында чыгып килүче “Сәлам” газетасы хәбәрчесе, Иске Ярмәк авылы тарихы турында китап язучы Фәрит Шириязданов, Похвистнево районы, Мәчәләй авылының Бөек Ватан сугышында, кайнар нокталарда хезмәт иткән сугышчылары һәм тылда эшләгән хатын-кызлары турында “Память огненных лет”, шулай ук “Свет истины”, “Земля Нурлатская” китаплары авторы Идеал Галәүтдинов һәм Казан университетының тарих факультетын тәмамлаган өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең башкарма директоры Фәрхәт Мәхмүтов катнашты.
Корылтайга килүчеләр Түгәрәк өстәл артында сөйләшү башланыр алдыннан тарихи китаплар язучы авторларның китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Делегатлар хозурына тәкъдим ителгән 1000 китап арасында Камышлы районының Иске Ярмәк һәм Чулпан, Похвистнево районының Мәчәләй һәм Гали, Елховка районының Кызылсу, Мулла, Тупли авыллары, Самара мәчетләре һәм милли оешмалары турында язылган егермеләп китап бар иде.
Idel.Реалии сайты хәбәрчесе Илнар Гарифуллин Фәрит Ширияздановтан Самара якларында яшәүче татарларның тормышы белән кызыксынды, бу тарихи китапларның ничек язылуы турында сорашты.
- Безне, беренче чиратта, телебезне һәм мәдәниятебезне саклау проблемасы борчый, — дип җавап бирде якташыбыз. — Төрле милләт кешеләре арасында яшәвебезгә карамастан, без үз телебезне саклап кала алуыбыз белән горурланабыз. Кызганычка, соңгы вакытларда бөтен регионнарда да татар авыллары мәктәпләрендә татар теле дәресләрен бетерү тенденциясе күзәтелә. Безнең өлкәдә, Аллага шөкер, күп мәктәпләрдә татар теле атнасына 2-3 дәрес укытылып килә әле.
Шулай ук тарихыбызны саклау өчен дә күп эшләр эшләнә. Мәсәлән, мин “Иске Ярмәк авылы тарихы” дип аталган китап язуымны тәмамладым. Ул хәзер басмага әзерләнә инде.
Татарстанның ТНВ каналына интервью биргәндә Шамил Галимов та җирле тарихка багышлап үзе язган китаплары, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры буларак, милләтебез өчен башкарган эшләре турында сөйләде. “Самарада татар эзләре булган урыннарга истәлек такталары элү, шул биналар янына экскурсияләр оештыру, дин, тарих, тел темаларына фәнни-гамәли конференцияләр уздыру кебек чараларны атап үтмичә булмый, — дип белдерде ул. — Бигрәк тә шунысы мөһим: бу эшләрне тормышка ашыруда Татарстан хөкүмәтенең, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының ярдәме зур һәм киләчәктә дә шулай булыр дигән өмет бар”.
Шулай ук Габдулла Мөхәммәткәрим дә, Идеал Галәүтдинов та татар журналистлары белән аралаштылар.
Корылтайның беренче көнендә Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының “Дөнья тарихында Алтын Урда” китабы тәкъдим ителде.
- Татар тарихын, Алтын Урда тарихын, ниһаять, үзебез яза башладык. Мондый китап Казанда беренче тапкыр чыга. Моңача Алтын Урда тарихы рус, Россия тарихы аша гына бәян ителде. Бу китап — дөнья тарихына керүебезнең бер юлы. Әле тора-бара бу бөек мәмләкәтнең этник һәм мәдәни мирасы өчен тарткалаш булачак. Әзер булыйк, — дип сөйләде Түгәрәк өстәл утырышында тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.
- Безнең тарихны урларга тырышу очраклары күп. Мин бу хакта җирле газеталарда да язгалап торам. Күптән түгел Матвеев дигән берәү, безнең яктагы атамаларны тикшереп, монысы — башкортныкы, монысы — казахныкы, монысы — фарсыныкы, дип язып чыкты. Әйтерсең, бу туфракта бабаларыбыз борынгы гасырлардан бирле яшәми?! — дип ачынып сөйләде Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәреннән килгән Ильяс Хуҗин. Ул туган як тарихы турында язучы авторларны китапны бастырып чыгарганчы башта аны галимнәргә күрсәтергә өндәде. Бу җәһәттән тарихчы Нурулла Гариф Казандагы академия институтларында рецензия бирү үзәге булдырырга тәкъдим итте.
Генерал Мәхмүт Гәрәев исә яшь буында милли үзаң, туган җиребез, ватаныбыз белән горурлану хисе тәрбияләү кирәклеге турында сөйләде. Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмованың чыгышы да, һәрвакыттагыча, ялкынлы булды.
- Татар төбәкчеләре җәмгыятен оештыруга чирек гасыр элек тотынасы булган. Бу эш — милли, тарихи үзаң тәрбияләүнең иң нәтиҗәле юлы. Аллаһыга шөкер, соң булса да башладык. Мин Татар конгрессы оештырган чараларның кайсында гына катнашмадым. Әмма бу корылтай, төбәкчеләр корылтае — минем өчен иң сөенечлесе. Чөнки монда җыелган кешеләр, минем кебек үк — милләтнең җанатарлары. Алар, әҗерен көтмичә, милләт тарихын язучылар, — дип ярып салды ул.
Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков төбәк тарихчылары эшенә юнәлеш тә бирде:
- Милли тарихтан башка төбәк тарихы да бар. Татар тарихы җиде томлы булса да, анда күп нәрсә язылып бетмәде, бу мөмкин дә түгел. Шуңа күрә һәр төбәк тарихын белергә, аның белән милли тарихны баетырга, өстәмәләр кертергә була. Архив, китапханәләрдә сакланмаган күп мәгълүмат халык хәтерендә бар. Мин, этнограф буларак, үз гомеремдә 550гә якын татар авылында булдым, күп картлар белән сөйләштем. Чынлыкта, халык бик күп нәрсәне белә. Кызганыч, без аны үз вакытында җыйнап-туплап бетерә алмадык, әмма мәгълүмат буыннан-буынга күчә.
Бүген дөньяда 4300ләп татар авылы бар. Юкка чыкканнары да бик күп. Аларның да тарихын язарга кирәк. Төбәкне өйрәнүчеләрнең җирле оешмалары татарлар күпләп урнашкан һәр районда һәм эре шәһәрдә дә булырга тиеш. Шәһәр, андагы бистәләр халкы тарихы да төбәкчелекнең аерылгысыз бер өлеше. Мәскәүне генә алыйк. Күпләр биредәге татар тарихы ХIX гасырдан башлана, ди. Ә үткәнгә күз салсак, Алтын Урда, аннан соңгы дәверләрдә дә биредә милләттәшләребезнең саны ишле булган. Авыллар, бистә-калалар тарихын язып чыксак, татарның Россиядәге урыны бик ачык күренәчәк…
Язучы һәм шагыйрь Марат Закирның: “Хәзер бит кем иренми — шул авыл тарихын язарга алына. Чын галимнәр иләге аша үтсен иде аларның язмалары,” — дигән сүзләрен дәвам итеп Дамир Исхаков:
- Әлбәттә, бу җәһәттән бер бүлек булырга тиеш. Басылып чыгасы китапны Татарстан китап нәшрияты бәяләмәсез алмый. Авыллар тарихын ничек язу өчен методик кулланма эшләнде. Чыганаклар табу — һәвәскәр тарихчыларны борчыган мәсьәлә. Аларның читтәге архивларга барырга, аннан документларның күчерелмәләрен алырга мөмкинлеге юк. Шунлыктан, бу эшне дә үзәкләштермичә башкарып булмый… — дип бу теманы җөпләде.
Татарстан авыллары тарихын язучы Йосыф Хуҗин мәктәпләр кыскартылу сәбәпле музейларның да бетерелүенә хафа белдергәч, аның сүзләрен Дамир Исхаков күтәреп алды:
- Һичшиксез, мәктәп музейларында саклана торган тарихи ядкарьләрнең хисабы булырга, алар сакланырга тиеш. Тарихи чыганакларны теләсә кая ташлап йөрергә ярамый, бу бит — безнең газиз мирасыбыз! — дип юкка чыгып баручы чыганакларыбызны сакларга өндәде…
Ике көнлек эш нәтиҗәсе булып, оешманың исеме һәм җитәкче органнары — Совет, аның рәисе һәм урынбасарлары сайланды. Шулай итеп, Бөтентатар төбәк өйрәнүчеләр оешмасының рәисе итеп Сарытау шәһәре эшкуары һәм танылган меценат Камил Аблязов, урынбасарлары итеп Казан тарихчылары Дамир Исхаков, Альберт Борханов һәм Уфа этнологы Илдар Габдрәфыйков сайланды. Шулай ук Советка кайбер регионнардан вәкилләр билгеләнде. Анда Самара өлкәсеннән Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим кертелде.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
КОНТЕКСТ:
«Казань нам ничего не привозит» / «Татарлар тарихын барламаса, җирсез калырга да мөмкин» (ВИДЕО)
* * *
«За пределами Татарстана есть татарская история, есть татары, но нет нации…» / Съезд татарских краеведов в Казани: саратовский олигарх, заговор Бильдербергского клуба и тень Уфы
* * *
Камиль Аблязов: «Татарстан уделяет гипертрофированное внимание булгарским памятникам» / Камил Әбләзов: Безнең тарихны Кытай тарихчылары күбрәк өйрәнә
Просмотров: 1143