Кире кайтмас инде үткәннәр

i2Һәр ел саен язлар кабатлана,
Язлар белән бергә назлары.
Үткән гомер ләкин кабатланмый,
Кабатланмый гомер язлары.

Үткән көннәр аккан сулар кебек,
Һич туктамый аның агышы.
Гомерләрнең бик тиз агышыннан
Арта гына йөрәк сагышы.

Язларның да көзе булган кебек,
Гомерләрнең була көзләре.
Узган гомер кире кайтмаса да,
Үткәннәрнең кала эзләре.

Әйдә, үтсен гомер, чәч агарсын,
Тик йөрәккә кырау төшмәсен.
Безнең үткән юлдан бар кешеләр
Пар былбыллар күреп, көнләшсен.

Илһамланып туар таңнардан,
Дәртләр алып килер язлардан,
Яшик әле яшьнәп, яшәреп,
Ләззәтләнеп сөю-назлардан!

Гөлсинур ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 853

Комментирование запрещено