Безгәме җырчы җитми?!

7c1a3722c9b11bbeff8280881051e0ec_500_0_0Дөрес булса, татар эстрадасында җырчылар 800 кешедән артып китә икән. Әле шунда ыргылучылары, юл ярырга тырышучылары тагын күпме! Казанда вокал серләренә КФУда, Казан мәдәният һәм сәнгать институтында, консерваториядә, училищеларда төшендерәләр. Уйлап баксаң, бу уку йортлары җыр­чылар армиясе әзерләп чыгара кебек.

Җырчылар барыбер җитми һәм югары, урта белем бирүче уку йортларына нәкъ менә шушы һөнәргә игътибар итәргә киңәш ителә. Татарстан Министрлар Ка­бинетының иң кирәкле бел­геч­лекләре исемлеге белән танышкач, шундый фикергә килә­сең. 2018 – 2024 елларда иң ки­рәкле һөнәр ияләре исемле­генә җыр­чы­лардан кала, фотографлар, зәр­кән­челәр, визажистлар, дирижерлар, дизайнерлар кер­гән. Музей бел­геч­ләре, сән­гать өлкәсе тарихчылары, психолог, педагогларга да кытлык бар. Белгеч­лекләр арасында заманчалары, яңалык булырдайлары да җитәрлек. Робот техникасы белгечлеге, мәсәлән. Очкыч сынаучылар да җитми икән.

Шулаен шулай, әмма гуманитар өлкәдә кирәкле һөнәр иялә­ренең хезмәт хаклары әллә ни югары түгел бит. Әйтик, музей белгеч­ләренең хезмәт хаклары 7 мең сумнан башлана. Сәнгать тарихын язучылар да әллә ни зур хезмәт хакы ала дип уйлап булмый. Исемлеккә кергән бел­геч­лекләрнең абруе да күтәрел­сә, мәсьәлә икенче юнәлеш алыр иде.

Эшкә урнашу мәсьәләсе дә четерекле. Исемлектәге актер һөнәре буенча эшкә урнашу кис­кен тора дип фаразларга җир­лек бар. Талантлылары Казаннан читкә китә, калганнары урамда кала. Кай­берләре мәк­тәпләрдә театр тү­гәрәк­ләре ачып карый, күбесе икенче белгечлекләр үзләштерүгә керешә. Моны “Әкият” курчак театры режиссеры, педагог Илдус Зиннуров та яшерми: “Бик азлар гына, укып бетергәч, актерлык эшендә кала, ир-егетләр бер-ике курс укыгач та икенче һөнәр үзләштерергә керешә”, – ди ул.

КФУның Филология һәм мә­дәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җа­ма­летдинов, исемлектәге һө­нәрләр түгел, беренче чиратта чит тел белгечлекләрен үзләш­терүгә сорау зур, ди.

– Икенче урында – дизайн белгечлеге. Без төрле өлкәдәге, шул исәптән җитештерү өлкә­сендә һөнәри белем бирүче ос­та­ларны да әзерлибез. Алар 2-3 курстан ук эшли башлыйлар. Бу белгечлек ияләре эшкә урнашу буенча кыенлык күрми, – диде Рәдиф әфәнде.

Исемлек интернетта шау-шу куптарырга өлгерде инде. Композитор Оскар Усманов шәхси битендә җырчыларга кытлык бар дигән мәгълүмат урнаштыру белән комментарийлар ява башлады. Берәүләрнең ачуын алар­ның болай да күплеге чыгарса, икенчеләре исемлек белән килеште. Җырчылар аз, башкаручылар гына күп, дип язды алар. Чын җырчыларга Илһам Шакиров, Флера Сө­ләйманова, Әлфия Авзалова, Филүс Каһировларны керт­сә­ләр, башкаларын “кыздыручылар” дип атадылар. Ә бит исемлектә сүз эстрада җыр­чы­лары турында тү­гел, җыр укытучылары турында иде…

“Ватаным Татарстан” (№ 50, 07.04.2017).

Просмотров: 872

Комментирование запрещено