Исегезгә төшереп үтәбез, Яңа Ярмәктә Бүләнтәй очы үзешчәннәре “Табигать кочагында” дип аталган тамаша күрсәтте. Кичәдә укылган шигъри юллар Гөлсинур ханым Гафурованың китапларыннан алындылар. Ул чарада яңа “Бүләнтәй очым” дип аталган шигырен дә укып үтте әле. Аны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.
Бүләнтәем, синдә уйнап үстек,
Чирәмеңдә ятып аунадык.
Күбәләкләр кудык болыныңда,
Кошлар җырын шунда тыңладык.
Йомшак җилләр үпте битебездән,
Әнкәй кебек назлап сыйпады.
Җиләккә бай матур аланнарың
Уңышлары белән сыйлады.
Эх, ямьле дә иде ул вакытлар -
Балачакның гамьсез еллары.
Кызу җәйдә сусаганны басты
Бүләнтәйнең чишмә сулары.
Матур җәйдә, минем Бүләнтәем,
Авыл халкы сиңа ашкынып,
Печән чапты киң колачын җәеп,
Йөрәгенең кушып ялкынын.
Язлар җитсә Бүләнтәйне иңләп
Гөрләп акты ташу сулары.
Шул сулардай акты сизелмичә
Чәчәк кебек яшьлек елларым.
Ярларыңда үскән өянкеләр
Көтеп ала күчмә кошларын.
Ходай кушса синең белән әле
Тагын бик күп кышлар кышлармын.
Бүләнтәем, син һич үзгәрмисең,
Ямьләнәсең генә язларда.
Ояларын эзләп кайткан кошлар
Сайрашалар иртә таңнарда.
Бүләнтәем, минем Бүләнтәем,
Очырдың син безне үстереп.
Кайткаларбыз сине сагынып шулай,
Озак тормый сине көттереп.
Гөлсинур ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Апрель, 2017 ел.
Просмотров: 1288
Ряхмят,Гельсинур,класташым!!!