Самараның «Яктылык» татар мәктәбе үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм чаралары иртәнге сәгать унда фәнни-практик конференциядән башланып китте.
Юбилей булгач, артка әйләнеп карамыйча, тарихыбызны барламыйча булмый, әлбәттә. Чөнки “Яктылык”ның 20 еллыгы — Самара татарлары тарихының зур бер өлеше. Ул өлкәбезне лаеклы рәвештә бөтен илгә таныткан иң зур казанышыбыз, чиксез горурлыгыбыз булып тора.
Татарларны кызыксынучан һәм белемгә омтылучан халык, дип бәялиләр. Менә бу конференциядә дә (бераз алга китебрәк әйтәм инде) крайны өйрәнүче Шамил Галимовның һәм Мәгариф хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү институтының поликультура кафедра мөдире Анатолий Нуждинның “Самара регионында милли мәгариф” секциясендә ясаган чыгышларында сүз шул турыда барды. Революциягә кадәр татарлар башлыча гарәп графикасында язу, Коръән уку белән генә чикләнмәгәннәр, алар татар теле грамматикасын, арифметика, география кебек фәннәрне ана телендә өйрәнгәннәр. Ә менә рус телендә укучылар бик аз булган.
Егерменче гасыр башында инде шагыйрь Габдулла Тукай, язучы Галимҗан Ибраһимов кебек киң фикер йөртүче милләтпәрвәрләр татарларның руслашуына борчылып, шигырьләр, хикәяләр иҗат итәләр. Ә Советлар чорында, татар әлифбасы башта латиницага, аннары кириллицага күчерелә торгач, халкыбыз чыннан да руслаша бара. 70нче елларда башланган глобализация һәм урбанизация халкыбызны шәһәрләргә күчеп китәргә, рус мәктәпләрендә белем алырга мәҗбүр итә. Күпләр манкортка әверелеп, үзенең кем икәнлеген онытып, тәмам руслашып бетәләр.
Ләкин торгынлык чорына бирешмәүчеләр дә күп була. Куйбышев татарлары “Ялкынлы яшьлек” ансамблен оештырган Илгиз Колючевлары, өлкә “Туган тел” оешмасын булдырган Азат Надыйровлары, Мансур Ямалетдиновлары, 27 ел буе “Бердәмлек” газетасын чыгарып килгән Рәфгать Әһлиуллиннары һәм “Яктылык” татар мәктәбен ачкан Хәридә Дашкиналары белән көчле.
Күптән инде лаеклы ялда булган Хәридә Габделҗан кызы бүген дә мәктәптә иң кадерле кунак:
- Шундый кыенлыклар белән булдырылган мәктәбебезнең 20 еллык юбилее шундый киң итеп уздырылыр дип уйламаган идем мин. Болгавыр туксанынчы елларда сигез ел буе хөкүмәт бусагаларын таптарга, төрле инстанцияләрдә милли мәктәп кирәклеген исбатлап йөрергә, ә рөхсәт һәм бина бирелгәч, йорт саен йөреп, ата-аналарны үгетләп, укучылар җыярга туры килде. Ә бүген инде биредә укырга теләүчеләрне конкурс иләге аша үткәрәләр.
Бүгенге юбилей — ул Самара татарлары бәйрәме генә түгел. Ул — бөтеншәһәр бәйрәме дә. Чөнки без өлкә хөкүмәте һәм шәһәр органнары, башка мәктәпләр белән, кулга-кул тотынышып, эшлибез, мәктәпне тәмамлаган күп укучыларыбыз югары уку йортларында укыйлар, Россиянең якты киләчәге өчен тырышалар, шул ук вакытта мәктәбебезне дә онытмыйлар. Бәйрәм булса — бәйрәмгә, ярдәм кирәк булса — ярдәмгә киләләр, инде балаларын да укырга “Яктылык” мәктәбенә китерәләр, — дип сөйләде.
Мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН, чараны ачып, телебезне, милләтебезне саклау эшендә “Яктылык”ның роле зур, дип белдерде, мәктәпнең хәзерге директоры Радик Рәфгать улы Газизовның Җәмигъ мәчете белән тыгыз элемтәдә торуын, мәктәптә ислам культурасы нигезләрен укытуны, гаиләләрдә ислам дине кануннары буенча яшәүне кулай күрүе турында сөйләде. Ахырда ул “Яктылык”та ислам дине нигезләрен укытучы Мария Шакировага һәм Фәридә Хәмидулловага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Талип хәзрәтнең кулы җиңел булып чыкты. Бәйрәмнең рәсми өлешендә өлкә Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Вадим Чумак — оешма рәисе Виктор Сойферның, губерна Думасы депутаты Татьяна Бодрова губерна Думасы рәисе Виктор Сазоновның котлауларын җиткереп, бүләкләр тапшырдылар. Укытучылар Гөлчәчәк Нуруллина, Нурзидә Фәйзуллина, Ринат Сәгъдиев, Ринат Хәбибуллин, бухгалтерлар Ольга Гондурова, Айна Әхмәтҗанова һәм тукландыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Тәнзилә Сөләйманова Губерна Думасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Самара шәһәре администрациясенең Мәгариф департаменты консультанты Евгений АСТАХОВ та татарларның мәктәп ачарга йөрүләре шаһиты булган икән. Ул Хәридә Дашкинаның һәм “Туган тел” оешмасының тырышлыгына тиешле бәя биреп, бүгенге көнгә кайтты:
- Радик Рәфгать улы, татар һәм рус телләрен, мәдәниятләрен яхшы белгән кеше буларак, башка милләт халыкларының гореф-гадәтләрен дә, моң-зарларын һәм мәнфәгатьләрен дә яхшы аңлый.
Без, Мәгариф департаменты хезмәткәрләре, татар мәктәбенең уңышларына сокланып, анда белем алган акыллы һәм тәртипле балаларны күреп, авылларда да милли мәктәпләрне саклап калуны яклап чыгабыз. “Яктылык” — бик тә уңышлы проект һәм аның тәҗрибәсен башка регионнарга да таратырга кирәк, — диде.
Рәсми өлештән соң фәнни-гамәли конференциягә килүчеләр секцияләргә бүленеп эшләделәр. “Көнүзәк проблемалар һәм татар телен укыту технологияләре”секциясе эшен аерым яктыртып үтәсе килә. “Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучысы Нурзидә ФӘЙЗУЛЛИНА фольклор чараларда, җирле язучылар һәм шагыйрьләргә багышлап уздырылган әдәби кичәләрдә, башка класстан тыш эшләрдә ана телендә сөйләшү тәҗрибәсе белән уртаклашты, ә Алия ӘБСӘЛӘМОВА татар сүзләренең дөрес кулланышы турында сөйләде.
“Милли үзаң тәрбияләүдә милли оешмаларның роле” секциясендә иң кызыклы чыгыш Камышлы районы, Иске Ярмәк урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия ШӘЙДУЛЛИНАныкы булгандыр. Ул патриотик тәрбия бирүдә татар гореф-гадәтләренә таянып эшләү турында сөйләде. Элек саф татар авылы булган Иске Ярмәктә бүген кыргыз, үзбәк, рус балалары да яши. Аларның берәүләре тәрбиягә алынган балалар булса, икенчеләре — мигрантлар. Бергә уйнап үскән бу балалар бер-берсенең милләтен, мәдәниятен табигый рәвештә кабул итеп, кыска вакыт эчендә татар телендә сөйләшә башлыйлар. Моңа мәктәп музее да, крайны өйрәнүчеләр түгәрәге дә, Уфа, Казан Болгар шәһәрләренә, Белоруссиягә экскурсияләр дә, “Лидер” хәрби-патриотик клубының эше дә, нәсел шәҗәрәләрен булдыру да ярдәм итә.
Татарстанның “Сәләт” оешмасы җитәкчесе урынбасары Тимур Сөләйманов: “Педагоглар коллективында балалар белән бергә компьютерлар илен гизәрлек яшь укытучыларыгыз бармы соң”, — дип сорагач та, Лилия Рәшит кызы югалып калмады. Ул авыл музеендагы меңләгән экспонатны компьютерда яисә махсус дискларда хәзерге цифралы форматка күчерә, виртуаль музей ясау белән шөгыльләнүче балалар һәм укытучыларның зур уртак эше турында сөйләп бирде.
Оренбург өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Руслан Зәбиров та, Самара өлкәсе татарларының “Туган тел” оешмасы директоры Фәрхәт Мәхмүтов та Иске Ярмәк мәктәбенең уникальлеген, татар мәдәнияте, фольклоры кырында милли иҗатка тартылучы балалар үсүен билгеләп үттеләр һәм башка татар мәктәпләренә дә аларның тәҗрибәсенә таянып эшләргә кирәк булуын резолюциягә кертергә тәкъдим иттеләр.
“Яктылык” мәктәбенең рус теле укытучысы Мәгъдания Әбдрәхимова җитәкчелегендәге “Дәүләт белем бирү системасына этномәдәни компонентны кертү”, директор урынбасары Фәридә Хәмидуллова алып барган “Балаларның сәләтен ачыклау һәм аны үстерүдә ярдәм итү. Интернет челтәре аша аралашу”, өлкә Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыру идарәсенең әйдәп баручы белгече, филология фәннәре кандидаты Дамир Гатин кулы астында эшләгән “Заман таләпләренә туры китереп татар теле һәм әдәбиятын укыту технологияләре һәм проблемалары” секцияләрендә дә кызыклы чыгышлар, тәҗрибә уртаклашулар төшкә кадәр дәвам итте.
Конференциянең пленар утырышында Татарстаннан килгән мөхтәрәм кунаклар да чыгыш ясады. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү идарәсе җитәкчесе Гөлназ ИСМӘГЫЙЛЕВА Россия һәм чит илләр киңлекләрендә яшәүче татар балаларын Татарстан Республикасы тарафыннан дәреслекләр белән тәэмин итү, Самара өлкәсе укучыларының Татарстанда уздырылган олимпиадаларда тирән белем күрсәтүләре, “Ана теле” сайтында Самара өлкәсеннән 204 кешенең мөстәкыйль рәвештә ана телен өйрәнүе турында сөйләде. Ахырда ул “Яктылык” укытучылары Румия Исмәгыйлевага һәм Мария Шакировага Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатларын, Рәмзия Зариповага, Сәгыйдә Нуруллинага, Айгөл Хәкимовага һәм Изидә Хуҗинага — Мактау грамоталары тапшырды.
Татарстанның тагын бер кунагы — Казан федераль университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия ФӘТХУЛЛОВАның чыгышы укытучыларның системалы эшчәнлегенә багышланган иде. Бу система буенча ана теле дәресләре укучы белән укытучы арасындагы кызыклы аралашуны хәтерләтергә тиеш, дигән нәтиҗә ясады ул.
Иң кызу фикер алышулар “Дискуссия мәйданчыгы”нда барды, әлбәттә. Самара өлкәсенең Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Вадим Чумак һәм шул ук оешманың мәдәният, яшьләр сәясәте, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе Дмитрий Камынин конференциягә нәтиҗә ясап: “Кызганычка, вакыт аз булды шул. Сөйләшер сүзләребез күп иде әле. Ләкин биредә күтәрелгән мәсьәләләр буенча фикер алышулар әле дәвам итәчәк һәм файдалы нәтиҗәләр ясалып, тәкъдимнәр тормышка ашырылачак.
“Яктылык” кебек тәҗрибә туплау мәйданчыгыбыз булу бик шәп. Без сезгә киләсе егерме еллыкта да зур уңышлар телибез!” — дип, пленар утырышка нокта куйды.
Бу көнне юбилярлар өстенә котлаулар яңгыр кебек яуды. Дамир ГАТИН “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизовка министрлыкның Мактау грамотасын тапшырды. Самараның Промышленность районы җитәкчесе Минәхмәт ХӘЛИУЛЛОВ, Мәгариф министрлыгының 1 категорияле белгече Татьяна ДИНИКАЕВА, шәһәр Думасы депутатлары Рифкать ХУҖИН һәм Вячеслав ГРИШИН, Совет районының профком рәисе Ольга ШЕРСТНЕВА һәм район администрациясе вәкиле Вера ИСКОРЕВА, башка күпсанлы кунаклар, мәктәпнең уңышларына тукталып, котлау сүзләрен әйткәннән соң мәктәптә эшләүче һәр укытучыны, һәр хезмәткәрне бүләкләделәр.
Кояшлы һәм тантаналы бу көнне Пенза татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Бакир АКҖЕГЕТОВның: “Менә җырлыйбыз да биибез. Ә мәктәпләребездә татар теле дәресләре юк дәрәҗәдә. Атнасына бер-ике сәгать укытылган ана теле һәм әдәбиятында телебезнең бөтен нечкәлекләрен үзләштереп булмый. Бөтен дәресләр дә татар телендә укытылганда гына без милләт буларак сакланып калачакбыз”, — дигән сүзләре генә өстебездән күләгә булып узды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис ШАКИРОВның Татарстан Президенты Рөстәм МИҢНЕХАНОВ исеменнән әйтелгән котлау сүзләре, бүләккә җибәрелгән “Форд” автобусының ачкычлары тапшырылуы тантананы тагын да яктырак төсләргә һәм хисләргә баетты.
“Яктылык” мәктәбе ашханәсендә узган төшке аштан соң бәйрәм Самараның “Заря” мәдәният сараенда дәвам итте. Бәйрәм чаралары өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда ОСИПОВА — губернатор Николай МЕРКУШКИНның, Самара шәһәре администрациясендә административ реформа департаментының милли-мәдәни оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Дмитрий ДОЛГАНОВ — шәһәр башлыгы Олег ФУРСОВның, шәһәр Думасы рәисе Галина АНДРИЯНОВА депутатларның иң җылы котлау сүзләрен җиткерделәр, бөтен халыкны шушы зур бәйрәм белән котлап, мәктәпкә һәм укытучыларга бүләкләр тапшырдылар.
20 ел элек, “Яктылык” мәктәбен ачкан вакытта губернатор булып эшләгән Константин Алексеевич ТИТОВның да бәйрәмгә килүе көтелмәгән, ләкин бик күңелле бүләк булды. Ул шул вакыттагы каршылыклар турында сөйләп үтте. “Нәрсә ул демократия? Ул язылган законнарның төгәл үтәлеше. Ә язылмаган эшне эшләргә тулы хокук бар. Шуңа таянып татар мәктәбен булдырдык та инде”, — дип, истәлекләре белән уртаклашты.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат ЗАКИРОВның чыгышы Самара татарларында аеруча зур горурлык хисе уятты. “Беренче татар мәктәпләре Мәскәүдә, Сарытауда, Әстерханда һәм Самарада ачылган иде. Бүген без “Яктылык” мәктәбен иң уңышлы мәктәп итеп күрсәтәбез.
Милли мәктәпләр зур авырлык белән яши. Хакимияттәгеләр, берәр сәбәп табып, аларны ябып кую юлын карап кына торалар. Ләкин без инде кичәге кыюсыз халык түгел, Казаннан дулкын булып, татар рухы бөтен дөньяга тарала, үзаңыбыз, үз-үзебезне милләт буларак саклап калу иммунитеты үсә бара.
Чынында телебезне, татарлыгыбызны мәктәпләр генә саклап кала алмый. Гореф-гадәтләр, тел, мәдәният, татарлык хисе ана сөте белән керергә тиеш”, — дип сөйләде ул һәм мәктәп директоры Радик ГАЗИЗОВның күкрәгенә: “Әле монда урын күп”, — дип, шаяра-шаяра, Бөтендөнья татар конгрессы медален беркетте, мәктәпнең беренче директоры Хәридә ДАШКИНАны да зурлап, иңнәренә Оренбург мамык шәлен япты.
Татарлар өчен бик күп яхшы эшләр эшләгән Надежда Осиповага да — Бөтендөнья татар конгрессы медале, зур төркем укытучыларга Мактау грамоталары тапшырылды.
Хореографлар Инзилә һәм Рәшит Гыйззәтуллиннар, Алия Сурина сәхнәгә куйган милли биюләрдә, музыка җитәкчесе Әлфия Гыйниятуллина төрле тавышларга салган җырларда мәктәп укучылары да, югары уку йортларында укып йөрүче элеккеге яктылыклылар да катнашты. Профессиональ дәрәҗәдә башкарылган программаның йөзек кашы — Марк Коганның муниципаль оркестрына кушылып зур хор белән җырланган “Яктылык” гимны һәм “Туган тел” җыры булгандыр. Оркестр белән хорны бергә кушу кыен булуын профессиональ музыкантлар гына белә. Ә монда балалар хоры һәм беркайчан да татар көйләрен уйнамаган оркестр бер сәхнәдә очраштылар. Аларга бик күп тырышырга, көн һәм төннәрен репетицияләрдә үткәрергә кирәк булса да, номер бик шәп булып чыкты. “Яктылык” гимны яңгырагач ук, халык урыннарыннан торып басты һәм кушылып җырлады….

«Яктылык» мәктәбенең башлангыч сыйныфы укытучысы Рәмзия Зариповага Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасын тапшырганда.
…Мәктәп директоры Радик Газизов үзенең бер чыгышында “Мәктәп — ул тылсымлы дөнья. Без шул дөньяда яшибез, эшлибез һәм шуның белән бәхетлебез”, — дип әйткән иде. Моңа өстәп: “Яктылык” — ата-аналар, балалар һәм укытучылар арасындагы бәйләнешләр аша бөтен шәһәр татарларын берләштерүче дөнья ул”, — дип тә өстәр идем.
Юбилейларың күп булсын, “Яктылык”!
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.
КОНТЕКСТ:
«Яктылык» мәктәбе үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
* * *
Школа «Яктылык» отметила свое 20-летие / Самарада «Яктылык» мәктәбенең юбилее узды
Просмотров: 1449
В ходе работы приняли резолюцию, в которой выразили свои рекомендации по изучению татарского языка и татарской литературы в образовательных учреждениях (школах, детских садах):
— проводить дальнейшую работу по увеличению количества образовательных школ и дошкольных учреждений с обучением на родном (татарском языке);
— просить Министерство образования и науки ввести практику проведения олимпиад и конкурсов по татарскому языку в рамках областной программы, а не за счет спонсорства общественных организаций;
— для подготовки будущих учителей родного языка практиковать индивидуальную профориентационную подготовительную работу в стенах общеобразовательных школ;
— рекомендовать администрациям образовательных управлений создать комиссии с целью контроля за государственной языковой политикой в области изучения родного (татарского) языка;
— расширить трансляции передач и публикации на родном языке в средствах массовой информации;
— национальным общественным организациям, редакциям национальных газет вести активную просветительскую работу по сохранению и изучению родного (татарского) языка.