
ТЕМИРБУЛАТОВЛАР гаиләсе – алда беренче рәттә (уңнан сулга) ирле-хатынлы Лия һәм Җәүдәт Темирбулатовлар, икенче рәттә төпчек уллары Әнвәр, киленнәре Наилә, оныклары Камил һәм Әлфия.
Шушы көннәрдә якташыбыз Лия ханым Темирбулатовага 80 яшь тула. Ул үзенең тормышы, яшәеше турында истәлекләрен безгә язып җибәргән. Лия ханымны гомер бәйрәме белән котлап, язманы “Бердәмлек” газетасы укучыларына тәкъдим итәргә булдык.
Дәһшәтле һәм шомлы 1937 елның язгы ташу сулары агып киткән апрельнең кояшлы матур бер көнендә (әнием шулай сөйли иде) мин Казан шәһәрендә туганмын. Әйтергә кирәк, минем балачагым илебезнең бик тә катлаулы, бик тә авыр чорына туры килгән. Боларның барсын да сөйләп тә, аңлатып та бетерерлек түгел. Бер гөнаһсыз кешеләрне кулга алулар, төрмәгә утыртулар, сөргенгә сөрүләр, атып үтерүләр…
Шуңа да карамастан, тормыш дәвам итте. Мин 1954 елда Казанның Татарстан урамында урнашкан татар урта мәктәбен тәмамлап, университетка укырга кердем. Күңелнең чылтырап аккан чишмәдәй саф, гомернең “яшел яфрак ярган” иң гүзәл чакларына туры килде бу еллар. 1959 елда, ниһаять, кулыма инженер-климатолог белгечлеге буенча диплом алганнан соң, юллама буенча мине күрше Куйбышев шәһәрендәге (хәзерге Самара) Идел буе Гидрометео хезмәте предприятиесенә синоптик итеп эшкә җибәрделәр.
Миңа ул вакытта бары 22 яшь кенә иде әле. Кулымда — диплом һәм кечкенә генә чемодан… Шәһәргә килеп төшкәч, Ново-Садовая урамында кечкенә генә йортта яшәүче әниемнең авылдашларын (Ульян өлкәсенең Николаевка районындагы Зур Чирекле авылыннан) Таһирә һәм Миннируй апа Гаффароваларны эзләп киттем.
Бу ике тол хатын, ике килендәшнең (икесенең дә ирләре сугышта һәлак булган) тормышлары турында, аларның кешелеклеге, тырышлыгы, эшчәнлеге, уңганлыгы турында поэмалар язарга булыр иде. Алар мине кочаклап алып, үз кызлары кебек, гаиләләренә кабул иттеләр. Шушы тату, пөхтә һәм чиста йортның мичендә пешкән ипи, аш исләре хәзер дә борынымны котыклап тора кебек.
Бу ике изге хатынның, аларның балаларының миңа күрсәткән изгелекләрен һич тә оныта алмыйм. Рәхмәт аларга. Шунысы үкенечле, Миннируй апа бик иртә үлеп китте. Ә Таһирә апа дини яктан бик тә белемле кеше иде. Ул Коръән сүрәләрен укып, аларны багышлап, мәҗлесләргә ямь өсти, бөтен тирә-юньгә иман нуры сибә иде. Икесенең дә урыннары оҗмахта булсын.
Мине әле төзелеп тә бетмәгән Курумоч аэропортына синоптик итеп эшкә тәгаенләделәр, 3-4 айдан соң Курумочта фатир да бирделәр.
Куйбышевта үземнең булачак ирем — Җәүдәт Темирбулатовны очратырга насыйп булды. Без 1960 елның 28 июлендә язылыштык. Шулай итеп, мин атаклы Темирбулатовлар гаиләсенә килен булып төштем.
Кайнатам Кыяметдин Темирбулатов бик тә уңган, бөтен эшне дә булдыра торган, гайрәтле, мохтаҗларга ярдәмчел, искиткеч юмарт шәфкать иясе, бик тә дини кеше иде. Барысы да аңа ихтирам белән, олылап карый, кыен чакларда киңәшкә килә иде.
Кайнанам Әминә дә чын мөселман хатыннарына хас яклары белән үрнәк булырлык уңган, өлгер, тыйнак, иренә буйсынып, аны хөрмәт итеп яшәүче хатын-кызларның берсе иде. Алар кайнатам белән бергәләп үзләре кебек эшчән, тәртипле җиде бала үстереп, олы тормыш юлына бастырганнар.
Җәүдәтем зур гаиләдә төпчек бала булганга күрә, аңа әтисе белән әнисенең бөтен мәхәббәте, җан җылысы, иң яхшы сыйфатлары күчкәндер, дип уйлыйм.
Шуңа күрә, хәзергә хәтле бу зур нәселнең бөтен туганнары да иремне Җәүдәт абый дип зурлап, яратып, гел хәлен белеп, кирәк вакытта ярдәм итеп яшиләр.
Бу уңайдан яраткан “Бердәмлек” газетабыз аша Темирбулатовлар ыруыннан булган туганнарыбызга рәхмәтләребезне белдерәбез.
Ирем Җәүдәт Темирбулатов төзелеш институтын тәмамлап, озак еллар төзү оешмаларында, 20 елдан артык заводта эшләп, хезмәт ветераны исеменә лаек булды, күп Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
1964 елда мине авиация штабына эшкә күчерделәр һәм мин анда инженер-синоптик булып 1994 елга, пенсиягә киткәнчегә, кадәр эшләдем.

ТЕМИРБУЛАТОВЛАР гаиләсе – алда беренче рәттә (уңнан сулга) ирле-хатынлы Лия һәм Җәүдәт Темирбулатовлар, икенче рәттә төпчек уллары Әнвәр, киленнәре Наилә, оныклары Камил һәм Әлфия.
1961 елда зур улыбыз — Искәндәребез туды. Ул Вольск шәһәрендә хәрби училищеда белем алганнан соң, төрле хәрби гарнизоннарда хезмәт итте. Бүгенге көндә гаиләсе белән Санкт-Петербургта яши, 3 баласы бар. 1965 елда туган икенче улыбыз Әнвәр дә шул ук Вольск шәһәрендәге хәрби училищены тәмамлады. Диплом эшен язганда, Наилә исемле кыз белән таныша һәм алар арасында мәхәббәт хисләре кабына. Наиләбезне без дә яраттык. Улым диплом алып кайткач, никах укыттык, туй ясадык. Бу 1986 елның сентябрендә булды. Наиләбез өебезгә килен булып төшкәч, безгә онытылмаслык сүзләр әйтте: “Әни, мин Әнвәрне яратып кияүгә чыктым, мин сезгә дә ярарга тырышырмын”, — диде ул. Менә инде балаларыбызның кушылуына да 30 ел үтеп киткән, ә киленем биргән вәгъдәсендә тора.
Алма алмагачтан ерак төшми диләр бит, Наиләбезнең әтисе Шамил Әюпов кебек акыллы, булдыклы, шәфкатьле кешеләр дөньяда булсалар да, бик аздыр. Күрсәткән изгелекләре өчен мин аңа бик тә рәхмәтлемен. Тәртипле, тыйнак, акыллы, сабыр кыз үстергән өчен кодагыема — Разия Әюповага да, рәхмәтем зур. Ул аеруча матур, акыллы кеше. Аның йөрәк җылысы бөтенебезгә дә җитә дип әйтсәм, һич тә ялгышмамын. Ул бөтен туганнарын кочаклап каршы ала, барысына да кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Шуның өчен дә аның янына сыенырга тырышабыз. Разия кодагыебыз минем әнием Әминә Мансурова белән бер авылдан — Зур Чирекледән. Бу авыл миңа да бик якын, чөнки әниемнең иң матур, иң бәхетле еллары шушында узган.
Әнием — муллалар ыруыннан. Аның әтисе, минем бабам Җәләлетдин хәзрәт атаклы дин әһелләренең берсе булган. Ә хаҗга җәяү барып, кайтканда үлеп калган бабамның әтисен без барыбыз да Хаҗ бабай дип кенә искә алып, дога кылабыз.
Әнием үзе дә 15 яшеннән дин гыйлемен өйрәнгән абыстай булган. Авылда да, Куйбышев шәһәрендә дә аның бик күп шәкертләре бар иде. Әнием гомеренең соңгы сигез елын Куйбышевта безнең гаиләдә яшәде. Шул елларда аның шәкертләре, туганнары әнине бер мәҗлестән дә калдырмыйлар иде.
Мин “Бердәмлек” аша әниемнең бөтен шәкертләренең балаларына (үзләре вафатлар инде), авылдашларының балаларына (Галия апа Темирбулатовага, Нугайбековларга, Ульбәковларга, Бадаевларга, Әмировларга) әниемә кылган изгелекләре өчен зур рәхмәтләремне белдерәм.
Бөек Тукаебыз үзенең бер шигырендә язганча:
“Еллар үтеп, бара торгач
картайсам да,
Хәлдән тайсам да, —
Күңелем минем япь-яшь
калыр, һич картаймас;
Җаным көчле булып калыр,
хәлдән таймас…”
Мин бүген үземне бәхетле кеше дип саныйм, чөнки картайганда сине аңласалар, хөрмәт итсәләр, яратсалар, тыңласалар, сүзләреңә колак салсалар, бу дөньяда кешегә тагын ни кирәк?
Шушы көннәрдә миңа инде 80 яшь тула. Ә хәләл җефетем Җәүдәтнең бу олуг юбилеен майда үткәрәчәкбез. Аның белән бергә яшәвебезгә дә инде 57 ел үтеп киткән. Димәк, әгәр Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләр бирсә, без тагын өч елдан үзебезнең 60 еллык юбилеебызны — бриллиант туебызны да үткәрербез әле.
Просмотров: 1088