Кызыктырмый мине һич тә
Шәһәре, калалары.
Авылымда рәхәт миңа,
Без — авыл балалары.
Җанга якын киң болыннар,
Урманнар, аланнары.
Беркайда юк бу гүзәллек,
Без — авыл балалары.
Синдә тудык, синдә үстек,
Эчтек татлы суларың.
Сиңа тарта һәрчак күңел,
Без — синең балаларың.
Шаулап торган иген кыры,
Тылсымлы бакчалары.
Ачы әреме дә татлы,
Без — авыл балалары.
Якын безгә кошлар моңы,
Сандугач сайраулары.
Эш сөючән, нык чыныккан
Без — авыл балалары.
Язмыш кайларда йөртсә дә,
Безне, авыл баласын,
Һәрчак кайтырсың сагынып
Авылыңның һавасын.
Тартса да сезне чит җирләр,
Шәһәре, калалары.
Гөрләтеп яшик авылда,
Без — авыл балалары!
Гөлсинур ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1213