Кем уйлаган ачы сүзләр
Бозар диеп араларны?
Еллар үтсә дә юалмый
Җандагы яраларны.
Нахак сүз ачысының
Эреми күңелдә бозы.
Кан тамыры аша үтеп
Йөрәккә керде угы.
Гайбәтче сүзенә ышанып,
Гаиләбез таркалды.
Күңел тынычлыгын бозып
Җанга җәрәхәт салды.
Аз түгел тормыш көткәндә,
Бу хәлгә юлыгучылар.
Гайбәтне уйлап җиткерми
Араны бозучылар.
Нахак сүзләр әйтешеп,
Бер дә юкка рәнҗетмик.
Үкенербез, тик соң булыр,
Гөнаһ кылудан туктыйк!
Гомер бирелгән сынау өчен,
Иң зур гөнаһ — нахак сүз.
Үзеңә әйләнеп кайтмасын,
Телеңне тый, зинһар түз!
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 1049