Киек казлар кайтканда

Римма Ратникова (уңда) Айсылу Әбдиевага медаль тапшыра.

Римма Ратникова (уңда) Айсылу Әбдиевага медаль тапшыра.

Казанда узган V Татар хатын-кызлары форумында гореф-гадәтләребез һәм татар гаиләсе аша туган телебезне саклау темалары күтәрелде

Җыенда Татарстан дәүләт советы рәисе урынбасары Рим­ма Ратникова, Бөтендөнья та­тар конгрессы Башкарма ко­митеты рәисе Ринат Закиров, «Казан Кирмәне» музей-тыю­лыгы мөдире Зилә Вәлиева катнаштылар. Россиянең бө­тен төбәкләреннән, чит ил­ләр­дән килгән 400ләп де­легат арасында Самараның “Ак калфак” оешмасы рәисе Разия ханым Әюпова, директоры Гөлфия Кәримова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Айсылу Әб­диева, “Алтын инә” милли ки­ем тегү ательесы хуҗасы Гөл­нара Насыйрова, оешма әгъзасы Алия Канюкаева, Га­ли авылының “Ак калфак” оеш­масы җитәкчесе Илһамия Кәри­мова, аның урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова, оеш­ма әгъзасы Гөлшат Низа­мова һәм “Бердәмлек” газе­тасы хә­бәр­чесе Эльмира Шәвә­лие­ва да бар иде.

Ике көнгә исәпләнгән җыен­ның беренче кө­нендә кунак­ларны автобусларга утыртып, Татарстанның төрле район­нарына җибәрделәр. Са­ма­ралыларның бер өлеше — Биектауга, икенчесе Яшел Үзән (Зеленодольск) районына юнәл­де. Әйтергә кирәк, Татарстаннан читтә яшәүче хатын-кызларны биредә бик тә кызыклы һәм гыйбрәтле очрашулар көтә иде. Татарстанның cоциаль мәсьә­ләләр буенча министр урынбасары Гөлшат Сафина җитәкчелегендә Яшел Үзән ягына баручыларның беренче тукталышы Исаково авылы янындагы этнография музее булды. Аның хуҗалары Миңнедамир һәм Рамилә Камалтдиновлар 10 ел буе музейны үз теләкләре һәм үз куллары белән төзиләр. Матур гына өе, келәте, мал сарае, җил тегермәне, балчык чүлмәкләрен яндырып чыныктыру миче, туку станогы, такта ярдыру һәм күпер ясау җайланмалары булган йортны хәлле крестьян хуҗалыгы дип атарга була. Бу шулай да.

Хуҗалар би­редә “Уйнагыз, гармуннар” фес­тивальләре, милли туйлар үткәреп, экс­курсиягә килү­челәргә билетлар сатып, матур гына яшәп яталар. Шуларны карап йөргәндә артыбыздан ияргән сарык белән бәти безне автобуска кадәр озатып куйдылар, ә юлга кузгалгач, бик эшлекле кыяфәт белән йорт капкасына кереп югалдылар. Күп хатын-кызлар үз авылларына, яшьлекләренә кайткандай булып, хисләнеп: “Тал бөресе”н сузып җибәргәннәр иде, һавада җылы яклардан кайтып килүче киек казларны күреп, җырны алыштырдылар:

Киек казлар китә

                       каңгылдашып,

Ямансулап кала күңелләр,

Казлар кайтыр, ләкин кире

                               кайтмас,

Без кичергән матур бу көннәр”, — дип, татар иленнән читтә яшәүчеләр үзләрен дә шушы казлар белән чагыштырып, моңсуланып алдылар.

 

Римма Ратникова (уңда) Айсылу Әбдиевага медаль тапшыра.

Римма Ратникова (уңда) Айсылу Әбдиевага медаль тапшыра.

Кадрия Идрисова (уңнан-сулга), Ринат Закиров, Разия Әюпова һәм Кәримә Әлиуллина.

Кадрия Идрисова (уңнан-сулга), Ринат Закиров, Разия Әюпова һәм Кәримә Әлиуллина.

Ә юлыбыз дәвам итә. Менә мәгърифәтче, галим булып танылган Каюм Насыйриның туган авылы Югары Шырданга килеп җиттек. Күренекле милләттәшебезне туган якларында онытмыйлар. Авыл халкы аның исеме биреләчәк 1902 елда төзелгән иске мәчетне торгызу белән шөгыльләнә. Моңа аларны шушында туып үскән, зур дә­рәҗәләргә ирешеп, галимнең мирасын барлау белән шө­гыльләнә башлаган Асия Го­бәйдуллина рухландырган. Авылда бары ике тарихи һәйкәл — Каюм коесы (Насыйровлар гаиләсе коесы) һәм Каюм Насыйри акчасына салынган шушы мәчет бинасы сакланган. Аның язмышы илебездәге күп дин йортларының язмышын кабатлап, 1934 елга кадәр генә мәчет булып хезмәт иткән. Манарасын сүткәч, 1972 елга кадәр биредә башлангыч мәктәп эшли. Аннан аны күчереп салып, китапханә, медпункт, канцелярия урнаштыралар. 2013 елда бу бинаны сак­лап калу йөзеннән кабат мәчет итеп торгызу тәкъдиме кертелә. Хәзерге вакытта ул инде 85 процентка әзер.

Каюм Насыйриның авылдашлары кунакларны җирле куе катык һәм өчпочмаклар белән сыйлап, автобуска кадәр озатып, хушлаштылар. Ләкин Каюм Насыйри темасы шуның белән тәмамланмады. 700 кеше яшәүче шактый зур Олы Ачасыр авылында да безне Каюм Насыйри музее көтә иде. Мәгърифәтченең туган авылы тарала башлагач, 7 километр ераклыктагы Олы Ачасырда архитектура-этнография комплексы булдырылып, Каюм Насыйриның шәхси әйберләре дә шунда күчерелә. XIX гасыр ахыры — ХХ гасыр башында яшәгән урта хәлле крестьян тормыш-көнкүрешен су­рәт­­ләгән бу йортта Каюм Насыйриның үз куллары белән ясаган диван, секретер, сәке һәм күпсанлы китаплары саклана. Сүз уңаеннан, күптән түгел Татарстанда Каюм Насыйриның татар халык ашлары турындагы китабы кабат басылып чыккан. Димәк, йөз ел элек яшәгән мәгърифәтченең рецептлары бүген дә көн кадагында.

Юлчыларның уңай тәэсир­ләре Яшел Үзән шәһәренең “Чишмә” һәм “Киләчәк” дип аталган татар балалары бакчасында тагын да тулыланды. Биредә бер өлешебез балалар көче белән милләтләр дуслыгы темасына әзерләнгән кичә, икенчеләребез «бишек туе» йоласын карадылар. Бу матур шәһәрнең 3 сан­лы гимназиясендә дә го­реф-гадәтләребезне, җыр-бию­ләре­безне, телебезне саклау өчен бик күп эшләнә икән. Бер гим­назиядә генә әллә ничә музей бар — “Күренекле кешеләр музее”нда Яшел Үзән районыннан чыккан галимнәр, артист­лар, язучылар турында мәгълүматлар тупланган. Икен­че бер бүлмә диварлары бу мәктәпнең элеккеге директорлары, яхшы укытучылары һәм укучыларының рәсемнәре белән бизәлгән.

Гимназия буенча сәяхәт актлар залында тәмамланды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәи­се­нең беренче урынбасары Данис Шакиров бу якларның күренекле хатын-кызларын — җирле “Ак калфак” оешмасы рәисе Тәзкирә Шәйхуллинаны, Зеленодольск шәһәрен беренче мәртәбә Яшел Үзән дип атаган зыялы хатын Луиза Кашапованы, татар балалары бакчалары мөдирләрен һәм мәктәп директорларын Рәхмәт хатлары белән бүләкләгәннән соң, гимназия укучылары бик матур концерт куйдылар. Ахырда кунаклар ашханәдә милли ашлар белән сыйланганда җырлашып та алдылар, танышып та беттеләр. Автобусыбыз Казанга килеп җиткәндә күп тәрәзәләрдә утлар сүнгән иде инде…

Асия Гобәйдуллина.

Асия Гобәйдуллина.

Илһамия Кәримова.

Илһамия Кәримова.

Гөлфия Кәримова (сулдан уңга), Гөлнара Насыйрова һәм Алия Канюкаева.

Гөлфия Кәримова (сулдан уңга), Гөлнара Насыйрова һәм Алия Канюкаева.

Корылтайның икенче көне Тинчурин исемендәге театр бинасында уздырылган пленар утырыштан башланып китте. «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова урыннардагы җитәкчеләргә кыюрак булырга, өлкә, шәһәр, район җитәкчеләре, эшмәкәрләр белән элемтәләр урнаштырырга, бу эшне башкара алмаган очракта, рәислек итүне җитәкче булып эшләү тәҗрибәсе булган башка кешегә тапшырырга кирәк, дип чыгыш ясады.

Бөтендөнья татар конгрес­сы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исә татар гаи­ләләрендә балалар күп булырга тиеш, дип белдерде. Пермь крае Барда районы гимназиясе директоры Нурия Исмәгыйлева чыгышыннан соң ул: “Башкарылган эшләрегез күркәм, әмма Бардада балалар аз туа. Статистика кимү ягында. Балалар булмаса, без эшләгән эшләр барысы да бушка. Һәр гаиләдә бишәр бала үстерү максатын куярга тиешбез”, — дип әйтте.

Бу сүзләрдән соң трибунага чыккан Похвистнево районы Гали авылының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Илһамия Кәримова үз авылында демография хәлләренең бик яхшы булуын билгеләп үтте. Шулай ук үткән көзне зур итеп уздырылган «Каз өмәсе», өлкә «Ак калфак» оешмасының башка эшләре турында сөйләде.

Төмән өлкәсенең «Социаль эшмәкәрләр» җәмгыяте директоры Әлфия Кәбирова «Әбием» дип аталган проект белән таныштырды. «Балалары эш эзләп башка регионнарга киткән, ирләре вафат булган әбиләр үзләрен кая куярга белмичә йөриләр иде. Безнең оешма аларны берләштерде, эшләүчеләрнең балаларын мәк­тәптән алып кайтырга, кич­кә кадәр алар белән утырырга алынгач, дәртләнеп киттеләр», — дип сөй­ләде.

Шундый чыгышлар күп булды булуын. Ләкин бәйрәмнәр һәм фестивальләр, җыр-бию кичәләре, мастер-класслар үт­кәрү белән мавыгып китеп, телне саклауның иң үтемле чарасы булган милли мәгариф темасы күтәрелмәде. Бәлки Татарстанда бу проблема тормыйдыр да. Әнә бит татар бакчаларын, татар гимназияләрен күреп йөрдек. Ә регионнарга нишләргә? Авыллар бетә, алар белән бергә милли мәктәпләр дә ябыла, халык шәһәрләргә күченә, татар балалары рус мохитында яши, рус, инглиз теле грамматикаларын, әдәбиятын су кебек эчә, ә үз телен белми. Әлбәттә, галим Искәндәр Гыйлаҗев сөйләгәнчә, балаларны татар теленә гаиләдә дә өйрәтеп буладыр. Ләкин ул балалар инде югары зәвыклы шагыйрьләр, язучылар, татар теле белгечләре булып җитешә алмаячак.

Зур мөнбәрдән бала тудыру кирәклеге турында әйтелгән икән, татарлар, әлбәттә, тырышыр, балалар да туар. Ә менә алар мәктәпкә барганчы татар телендә укыту мәсьәләсе хәл ителерме? Әллә безнең балалар, теге киек казлар кебек, үз телебездә уку өчен Татарстанга барып йөрергә тиеш булырлармы?

Телне саклаудан кала башка проблемаларыбыз да байтак. Яшьләребез руслаша, кыз-егетләребезгә элек хас булган сафлык хисе җуела бара, никахлашып яшәү кичектерелә, ә хатын балага узгач, зур проб­лемалар башлана. Мисал артыннан ерак барырга да түгел, җыен кунакларының һәрберсенә таратылган “Сөем­бикә” журналының 4нче саны безгә юл күрсәтеп тора сыман. Анда Мәдинә Афзалованың “Туасы җаннар хакына”, “Чүп­лектәге… бәбиләр” дип атал­ган ике мәкаләсе яры­лып ята. Автор бөтен гаилә­ләр­нең дә «образцово-пока­зательный», булып бетә алмавы, кайберләренә ярдәм дә кирәк булуы турында яза. Мәдинә ханым авырга калган яшь кызларның ата-анасы белән сөйләшү, килештереп булмаган очракта, бала табучыга һәм нарасыена яшәү урыны булдыру, акча, кием-салым, шул ук памперслар белән ярдәм итү, эшкә өйрәтү тәҗрибәсе белән уртаклашкан. “Ак калфак” оешмаларының энергиясен дә шундый хәйрия эшләренә юнәлтсәк, эшебез нәтиҗәлерәк булмасмы икән? Ә татар оешмалары ярдәме белән яшь ананың тормышы түгәрәкләнгәч, ул үзе дә бишек җырларын көйли башлаячак…

Матур-матур калфаклар кигән хатын-кызлар җыенында яулык мәсьәләсе турында да сүз катучы булмады. Татарстанның «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмирә Әдиятуллина «Азатлык» радиосы хәбәрчесенә: «Сүз татар теле, чәй эчү, май язу, орчык туе оештыру, шәл бәйләү турында барды. Әхлак, әдәп турында бер сүз булмады. Чын татарча, мөселманча әссәламүгаләйкүм дип сә­лам бирүчене дә күрмәдем сәхнәдән. Әхлак аша гына татар телен дә, гореф-гадәтләрне дә сак­лап була. Моны исәпкә алучы гына юк. Мордовиядәге татар мөслимәләре кыйналганда безнең оешма кайда гына язмады, кайда гына чыгыш ясамады. Бу бит нәкъ татар хатын-кызларын җәберләү булды, аларның хокукларын кысу иде. Бу кабатланмасын өчен, көч тупларга кирәк, хокукый яктан әзер булырга тиешбез. Бу җыеннар да мөслимәләр яклы булып мөрәҗәгатьләр кабул итәргә тиеш иде», — дип сөйләгән.

Пленар утырыш ахырында лаеклы хатын-кыз­лары­бызны бүләкләү тантанасы уздырылды. Иң зур бүләк — Татарстанның атказанган мә­­дәният хезмәткәре исеме, Самараның «Ялкынлы яшьлек» ан­самбленең алыштыргысыз җырчысы, «Ак калфак» өлкә оеш­масының мәдәният бүлеге мөдире Айсылу Әбдиевага бирелде. Без синең белән горурланабыз, Айсылу!

Шулай ук Россия һәм чит илләрдә яшәүче һәм «Ак калфак» оешмаларында бик күп файдалы эшләр башкарып килүче күпсанлы хатын-кызларга Татарстан хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Муса Җәлилнең 110 еллыгына чыгарылган ме­дальләр тапшырылды.

Пленар утырышны тә­мам­лап, Ринат Зиннур улы да: «Бишек җырларын өйрәнү, алъяпкыч-калфаклар тегү, чи­гү һәм бәйләү, бишек туйла­ры, килен төшерү йолалары кебек эшләр телебезне, гореф-гадәтләребезне сак­лау чаралары гына, — дип белдерде. — Быел Бөтендөнья татар кон­грессының 25 еллыгын бил­геләп үтәбез. Шул уңайдан 25 майда Парижның Марс кырында Бөтендөнья Сабан туе үткәрәчәкбез», — дип, барыбызны да шунда чакырды.

Көннең икенче яртысында хатын-кызлар Казан Ратушасында «Калфак туе» дип аталган бик матур чарада катнаштылар. Ял концерты да бишек җырларыннан башланып китте. Казанның «Мирас» балалар ансамбле Самара өлкәсе Иске Ярмәк авылының борынгы чигү өлгеләре буенча эшләнгән милли күлмәкләрдән чыгып, вакка бии башлагач, Самара делегациясе зур горурлык хисе кичерде. Бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татарлар «Ярмәк вагы»н күрәләр, беләләр икән, Самарада егерме ел буе «Яктылык» татар мәктәбе эшли икән, шәһәр уртасындагы парк­та өлкә Сабан туйлары оештырып торабыз икән, Җәмигъ мәчетеннән азан тавышы ише­телә икән, димәк безнең өлкәдә милли эшләр тиешле дәрәҗәдә оештырылган, дип әйтергә була. Ләкин, Ринат Зиннур улы әйтмешли, иҗтимагый оешмалар эше «тавык та чүп­ләп бетерә алмаслык». Аларның барысын да башкарып чыгу өчен яшьләр гайрәте, бай эшкуарларның хәйрия акчалары кирәк. Әнә, өлкә «Дуслык» татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевның җайлы һәм тизйөрешле «То­йота»сына утырып, Казаннарны әйләнеп кайттык бит әле. Аңа һәм аның кебек милли җанлы башка эшкуарларыбызга Аллаһының рәхмәте яусын иде.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

 «Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

«Вот Закиров сказал, что нужно больше рожать… А от кого рожать-то? Мужчин нет» / «Ак калфак» җыены: Орчык, калфак, Сабан туйлары, ә хокукларны кем яклар? (ВИДЕО)

Просмотров: 1472

Один комментарий

  1. Рахмят,Эльмира ханым ,как всегда за прекрасную статью ,поздравления в мой адрес и поддержку!