Алты кызга – бер кияү

197 еллык тарихы булган Камышлы халык театры үзенең 97нче театр сезонын ачып җибәрде. Режиссер Гүзәлия Шакирова бу юлы Туфан Миңнуллинның «Алты кызга – бер кияү» исемле моңсу комедиясен сәхнәләштергән. Кайбер авыл халкы бу сәхнә әсәрен карау бәхетенә иреште дә инде. Ә менә Камышлы халкы, театр сөюче дуслар, бу комедияне 27 март кичендә карап хозурланды.

Камышлы халкы үз театрының сәхнә әсәрләрен сагынып көтеп ала, яратып карый. Бу кичне дә көтеп алдык без.

Дөресен әйтәм, беренче күренешне караганда «Гүзәлия нигә бу моңсу комедияне сайлады икән”, дигән уй да туды миндә. Икенче мизгелдә мин уйларымның дөрес булмаганын аңлаган идем инде. Һәр геройның, образның «тиресенә» кереп чумдым мин һәм тамашаның ахырында, хәтта еладым да.

Язмамда комедиянең эчтәлеген язып тормыйм. Ә менә артистларга килгәндә, алар һәрберсе үз ролен югары профессиональ дәрәҗәдә, бик оста итеп уйнадылар. Менә алар: Наил Хәкимов, Алия Кәримова, Лилия Фәртдинова, Ильмира Ахметшина, Зөлия Баһаутдинова, Светлана Хәлимова һәм Римма Галимуллина.

Бер сүз белән әйткәндә, комедия уйландыра, ә артистларның уены сокландыра. Рольләр дә шулкадәрдөрес итеп бирелгән. Бу инде режиссерның осталыгына, профессиональ икәнлегенә ишарә.

Моңсу комедия тәрбияви һәм тамашачылар күңелендә зур тәэсир калдырды, дияр идем.

Артистларыбыз бар яктан килгән, җитлеккән сәхнә әсәре күрсәттеләр. Талантлы һәвәскәр артистлардан тупланган труппа уйный безнең театрда бүгенгесе көнне. Сәхнә «җене» кагылганнар уйный. Алар талант ияләре булмаса, вакытлары белән санашмыйча репетецияләргә йөреп, сәхнәдә уйнап та йөрмәсләр иде.

Тамашачы ул көнне артистларыбызны алкышларга күмде, чәчәкләр бүләк итте.

12Район хакимиятенең Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Резедә Төхбәтшина да артистларга, режиссерга рәхмәт әйтеп, изге теләкләрен җиткерде, чәчәкләр тапшырды.

Хөрмәтле Гүзәлия ханым, театр артистлары! Сезнең иҗатыгыз халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә, йолаларына мәхәббәт уята, халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә. Киләчәктә дә шушы изге юлыгыздан тайпылмый, матурдан-матур, эчтәлекле, гыйбрәт алырдай сәхнәәсәрләре тудырып, сәхнәләштереп, халкыбызга хезмәт итүегезне һәм шул эш-ләрне башкарып чыгар өчен сезгә ныклы сәламәтлек теләп, иҗат ялкыныгызсүнмәсен,диясе килә.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Автор фоторәсемнәре.

“Камышлы хәбәрләре”.

Просмотров: 1207

Комментирование запрещено