Камил Сәмигуллин: «Дога татар телендә булырга тиеш», «Дини гыйлемнәре булмаса да, өлкән буын имамнарын алыштырырга кирәкми»

8920Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Дога, әлбәттә, татар телендә булырга тиеш, ләкин Коръән татарча да, русча да була алмый. Шуңа күрә ул гарәп телендә укылырга тиеш», — дип белдерде. Бу хакта ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруына биргән интервьюсында хәбәр итте.

«Яңа гына дингә килгән кешегә, гарәп телен белмәсә, бер атна, берничә көн намазны татарча укырга ярый, рөхсәт ителә, дигән кайбер галимнәрнең фикерләре бар. Ләкин кеше, дингә килгәч үк, бер атна эчендә Фатиханы өйрәнә ала», — дигән фикердә тора Камил Сәмигуллин.

«Татар-информ».

* * *

Татарстанның Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, бүгенге көндә өлкән буын имамнарын алыштырыга кирәкми. Дипломнары булмаса да, имамнар беренче чиратта тормышны белергә, кешеләр белән аралашу осталыгына ия булырга тиеш, дигән фикердә тора ул. Бу хакта ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруына биргән интервьюсында белдерде.

Камил хәзрәт сүзләренчә, өлкән буын имамнарының дипломнары булмау сәбәпле, кайберәүләр аларны белемсезлектә гаепли. «Олы яшьтәге имамнарыбыз йолаларыбызны һәм намазга, җеназага килгәндә, аларны башкару тәртибен белеп торалар. Аларны наданнар дип әйтә алмыйбыз», — дип белдерде хәзрәт. Татарстан мөфтие соңгы ике елда имамнарның квалификациясен күтәрү буенча махсус курслар эшләвен әйтте. Әлеге укуларда, Татарстанның төрле районнарыннан килеп, барлык имамнар да диярлек белемнәрен арттырып китә, диде ул.

«Татар-информ».

 

Просмотров: 1214

Комментирование запрещено