Күптән түгел Самарада Галиәсгар Камал исемендәге татар Дәүләт академия театры гастрольләре узды. Самаралыларга тәкъдим ителгән өч спектакльнең беренчесе режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең “Хуҗа Насретдин” комедиясе иде. Хәер, тамашаны комедия дип атарга да кыен. Сирия драматургы Саадалла Ваннусның “Фил, галиҗәнәпләре!” әсәреннән өзекләр кулланып эшләнгән пьеса уйланырга мәҗбүр итте.
Вакыйга урта гасыр чорында бара. Тимерчеләр бистәсендә яшәүче халык хакимият башында торучы Җиһангир ханның (спектакльдә бу рольне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин башкарды) филенә зарлана. Хайван берсенең бакчасына зыян иткән, икенчесенең ирен таптап үтергән… Тик халык, Җиһангирның ачуыннан куркып, бу турыда кычкырып сөйләргә батырчылык итми. Юлаучы (Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов): “Фил турындагы зарыбызны Җиһангир хәзрәтләренең колагына ирештереп, аның калебенә вә маңгай күзләре ачылсын өчен, бу әйтәчәк сүзләребезне тәһарәт алып, саф әдәби телдә төгәл әйтергә тиешбез”, — дип, ханга баргач, нәрсә сөйләргә кирәклеген өйрәтә.
Шушы ук бистәдә Хуҗа Насретдин (Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша) яши. Җирле байлар аны дивана, юләр дип санаса да, спектакль барышында ул тамашачылар алдында бистәнең иң зирәк, тапкыр, кыю кешесе буларак таныла. Хуҗа Насретдинның бердән-бер кызы Сәлвигә (Алинә Мөдәррисова) бай — 80 яшьлек Бики (Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов), яучы итеп күрше хатыны Сәхиләне (Татарстанның халык артисткасы, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Зөлфирә Зарипова) җибәрә. Кызның әнисе Гөлбану (Татарстанның атказанган артисткасы Миләүшә Шәйхетдинова) моңа бик куанып риза булса да, Хуҗа кызын картка бирергә ашыкмый. Киресенчә, Бикине һәм башкода Кылый Тарханны (Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизов), никах укырга килгән ахунны (Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев) көлкегә калдыра. Чакырылмаган кунаклар коймасыз йортка капка куйган хуҗадан: “Дивана”, — дип көләләр, ә ул: “Мин иң хөрмәтле кешеләрне генә аннан кертәм”, — дигәч, бер-берсен этә-төртә капкадан үтәләр. Яучыларның кызын соратырга килүен белгәч тә, Хуҗа аларны кечкенә урындыкларга утыртып, “Бабай шулпасы пешереп ашатам”, — дип, өстәлгә казан белән су чыгарып, мыскыл итә. Моңа гарьләнгән байлар ярлыны харап итәргә булалар һәм Җиһангирга Хуҗа турында “карак” дигән сүз җиткерәләр.
Насретдинның зирәклеге турында күп ишеткән хан үзе дә ирне сынап карарга була һәм аны сараена чакырта. Тик берсеннән-берсе мәкерле сорауларга Хуҗа җаваплар тиз таба. Җиһангирның: “Миңа ничә сум бәя бирәсең?” — дигәненә ул: “700 мең сум”, — дип җавап бирә.
- 700 мең сум?! Бу бит өстемдәге киемнәрнең бәясе генә! - дип кычкыра хан.
- Мин дә өстеңдәге киемнәреңә бәя бирәм бит, үзең бер тиен дә тормыйсың, — дип әйтә хуҗа.
Ханга Насретдин шулкадәр ошый ки, хәтта ул аны бер көнгә тәхеткә утыртырга риза була. Дөреслек өчен көрәшергә килгән авылдашларын Хуҗа Насретдин инде хан буларак каршы ала. Тик мәйданда гайрәтле, батыр булып күренгән ир-хатыннар хан сараенда бөгеләләр, җиргә йөзтүбән капланып, башларын күтәрергә дә куркалар. “Филегез тиздән безне ашап бетерә!” — дип әйтер урнына: “Без филегезне бик яратабыз! …Бөтен авыл-шәһәрләр филләр белән тулсын!” — дип кабатлыйлар. Килгән халыкны күреп: “Ниһаять, баш күтәрергә җөрьәт иткәннәр!” — дигәндәй куанган Хуҗа, бу сүзләрне ишетеп, күңелсезлеккә бирелә: “Шушы сүзләрне әйтергә килдегезме бирегә?” — дип кат-кат сорый. Халыкның куркуын, бу юлы да дәшми калуын аңлагач, өмете өзелә.
Тормыш никадәр авыр, катлаулы булса да, анда мәхәббәткә урын бар. Гашыйкларга байлык та, җәмгыятьтә урын да кирәк түгел. Спектакльдә бу тема да яктыртылган. Сәлви белән Хаммат (Артур Шәйдуллин) бер-берсе өчен үлеп торалар. Җиһангирның гаскәре сарайга алып китү өчен кызлар җыюын ишетүгә, егет кыз киемнәрен кия һәм үзе аның урынына әсирлеккә төшә. Ә соңрак, әтисе ярдәме белән, Сәлви аны коткара.
Самаралылар ике сәгать ярым барган спектакльне бик яратып, көлеп, алкышларга күмеп карадылар. Куелыш та көчле, актерлар составы да искиткеч иде. Алар үз рольләрен шундый ышандырырлык итеп башкардылар ки, хәтта тамаша залында утырганыңны да онытасың. Әйтерсең бу могҗизалар чынбарлыкта булып тора, ә син аның бер өлеше. Фәнис Җиһанша зирәк һәм кыю Хуҗа Насретдин образын, җиңелмәс характерын һәрьяклап ачып бирә алды. Татарстанның халык артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевнең дә ахун ролен никадәр төгәл, оста итеп уйнавына тамашачылар сокланып туя алмады. Ә тамашадан соң: “Спектакль бүгенге тормышыбызны яктырта”, — дигән фикер яңгырады.
Нәкый Исәнбәтнең Сталин идарә иткән чорда язылып, ил җитәкчесенең диктатурасын фаш иткән “Хуҗа Насретдин” пьесасы, чынлап та, бүген дә актуаль. Тормышыбызга зарланабыз, түрәләрне ачуланабыз, юлаучылар — халыкны баш күтәрергә өндәүчеләр, митинглар җыеп, кычкырышалар. Тик кайсыбыз түрәләр каршына барып, хокукларыбызны якларга батырчылык итәр икән?!
Халыкның ышанычларын бүген дә “фил” таптый, ә ул, мескен, түзә.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1011