Тынычлык! Хезмәт! Май!

1 май 5Кыш буе сагынып көт­кән җылы, йомшак, җиләс май ае тантана итә. Күпләр 1 Май бәйрәмен бакча эшләре, шашлык кыздырып, дуслар һәм туганнар арасында ял итү белән бәйләсә, икенчеләре совет чорындагы кебек “Тынычлык! Хезмәт! Май!” транспарантлары ас­тында мәйданнарга чыгарга ниятли. Быелгы 1 Май бәйрәмендә  өлкәбездә нинди чаралар көтелә соң?

Үткән гасырның туксанынчы елларында онытыла башлаган традицияне кире кайтарып, “Самара өлкәсенең проф­союзлар Федерациясе” хезмәт халкын демонстрациягә алып чыгачак. Алар, байраклар, чәчәкләр, шарлар күтәреп, Молодогвардейская урамы буйлап Куйбышев мәйданы аша Полевая урамына кадәр барачаклар.

Өлкә профсоюзлар Федерациясе җи­тәкчесе Павел Ожередов сүзләренә караганда, демонстрациядә эре пред­прия­тиеләрдә эшләүче 30 меңләп кеше катнашачак. Ирекле катнашучылар була калса, алар да колонналарда баручыларга кушылып китә ала, дип хәбәр итә өлкә хөкүмәте.

Куйбышев мәйданында 10 мең кешегә исәпләнгән утыргычлар куелган инде. Демонстрациядә баручыларга кушылырга мөмкинлекләре булмаганнар бу матур күренешне утырып та карый алалар. Ләкин мәйданга Галактионовская һәм Красноармейская урамнары чатында куелган конт­роль пункты аша гына керергә мөмкин икәнен онытмагыз.

Демонстрациядә меңләгән артистлар, җыр-биюләре белән иң яхшы сәнгать кол­лективлары катнашачак. Алардан соң мото- һәм автотехника узуы көтелә. Шәһәр кешеләре һәм кунаклар ретро-автомобильләр, велосипедчылар һәм байкерлар чыгышын карап хозурлана алалар.

Тольяттида да яңалык. Бәйрәм көнне анда “Змей Горыныч” дип аталган гаҗәеп тамаша көтелә. “Батырлар бистәсе” рус милли-мәдәни үзәгендә шөгыльләнүче баһадирлар үзләре ясаган “Змей Горыныч” ладьясын суга төшерәчәкләр. Шушы уңайдан Уса култыгында көймәләрдә ишеп йөзү регатасы, батырлар көрәше, “Рок — Ватан өчен” рок-фестивале, җәядән ату, балта ыргыту кебек рус халык уеннары оештырыла.

Өлкәнең башка шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә дә төрле тамашалар гөрләп торачак. Бәйрәмгә рәхим итегез!.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1258

Комментирование запрещено