Автоматын кысып кулга,
Япь-яшь солдат тора сакта.
Мәңгелеккә янган утны
Саклый батыр баскан постта.
Дөрләп янган кызыл утка
Ватан сугышы, Әфганстан,
Чечнә юлы батырлары
Йөрәк утын биреп калган.
Һәрвакытта шунда ана,
Күзләрендә көтү, ярсу.
Чал чәчендә, йөрәгендә
Туңып калган бозлы кар-су.
Һәрбер постта баскан солдат –
Ана өчен — аның улы…
Сугышлардан кайтмый калган
Баласыныңүлмәс сыны.
«Бердәнберем, кайда соң син?»-
Диеп, сыкрый ана күңеле.
– Үлмәдең син, сизәм, улым,
Йөрәгеңнең мин тибүен.
Чыгарсың күк кызыл уттан
Сакта торган солдат кебек.
Өйдә ята медальләрең
Кайтуыңны синең көтеп».
Кайтып китә табалмыйча
Югалтуын мескен ана.
Бер сорау бар күзләрендә
Постта баскан солдатына.
«Сакла, улым, мин югында
Тынычлыгын син баламның.
Сакла илнең тынычлыгын,
Сузмасын, дип дошман кулын».
Ульян өлкәсе, Иске Кулатка районы, Иске Мостяк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә яшәүче Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Просмотров: 1067