Самара крае тарихында татар тормышына кагылышлы дистәләгән биналар бар. 2013 — 2015 елларда өлкә татар милли-мәдәни автономиясе шәһәрдәге шундый берничә урынга истәлек такталары элде.
- Бу фикерне өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс әфәнде Шәкүров әйткән иткән иде. Һәм без аны, “Самара крае тарихында татар исемнәре һәм вакыйгалар” проекты кысаларында, тормышка ашыра башладык. Такталарның иң беренчесе 2013 елның октябрендә йөз ел элек төзелгән Җәмигъ мәчете истәлегенә Молодогвардейский урамындагы Спорт сарае бинасына куелган иде. Читать полностью