Самар Җәмигъ мәчете мөәзине Илнур хәзрәт САБИРОВ: «Аллаһыга сезнең ач торуыгыз кирәкми»

406071koranҖанлы һәм җансыз тереклекне юктан бар иткән, галәмнәрнең тәрбиячесе булган, безне, бәндәләрне, Иман нуры белән балкыткан Раббыбыз Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләгә чиксез хәмде-санә, мактауларыбыз вә галәмгә рәхмәт өчен җибәрелмеш нурлы Ислам динен алып килгән Рәсүлебез Мөхәммәд Мостафа с.г.в.гә йөрәгебезнең түрләреннән чыккан салават-шәрифләребез булса иде. 

Мөэминнәрнең түземсезлек белән көткән айлары Рамазан ае да җитәчәк. Без бу айны кунагыбызны каршылагандай каршылыйбызБерәр кунагыбызны каршылыйсы булса, аңа алдан әзерләнәбез бит - йортыбызда тәртип урнаштырабыз, җыештырабыз. Шуның шикелле Рамазан аена да алдан әзерләнсәк иде.

Мөселманнар һәр яктан үрнәк булырга тиеш. Күңелебездә булган төрле бозык уйлардан арыныйк. Изге гамәлләр кылыйк. Шайтан көн саен кешенең йөрәгенә агулы уклар җибәрә. Шуларга каршы торыр өчен без, мөселманнар, үзебезнең Иманыбызны куәтләү өстендә эшләргә тиеш. Күбрәк Коръән укыйк. Безнең ярдәмебездә мохтаҗ булганнарга ярдәм итик һәм һәрвакытта түбәнчел булыйк. 

Ураза гыйбадәте 624 нче елда, Шәгъбан аеның 10 нчы көнендә, фарыз кылынган. Рамазан аен калган 11 айның солтаны дисәк тә, ялгыш булмас, чөнки шушы айда Коръән иңгән һәм дә Хәзрәти Мөхәммәд галәйһис-сәлам шушы айда Пәйгамбәр булган. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: Рамазан ае бик шәриф ай, ул айда Аллаһыдан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде.

Сезләрдән Рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын!

Аллаһы сезгә җиңеллекне тели, авырлыкны теләми һәм Рамазан уразасын тутырып тотуыгызны, Аллаһы сезне туры юлга күндергәне өчен Аны зурлавыгызны тели, шаять Аллаһыга шөкер итәрсез! (“Бәкарә” — 185). 

Шушы мөбарәк Рамазан аена Кадер кичәсе яшерелгән. Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабында әйтә: 

Тәхкыйк, Без Коръәнне Кадер кичендә иңдердек.

Сиңа Кадер киченең шәрәфәтен вә аның хикмәтен нәрсә белдерде?

Кадер киченең сәвабы мең айдан да хәерлерәк, мең ай кылган гыйбадәттән артыграктыр”. (“Кадер” 1 — 4).

Ураза Исламга хәтле килгән өммәтләрдә дә булган. Алар да ураза тотканнар. Моңа дәлил булыпБәкара сурәсенең 183 нче аяте тора: 

Әй, сез, мөэминнәр!

Сездән алдагы халыкларга ураза фарыз ителгән шикелле, сезгә дә, тәкъваллыкка ирешү өчен, ураза фарыз ителде”. (“Бәкара” — 183).

Бу сүзнең телдәге мәгънәсе – нәрсәдән дә булса тыелу. Ә Шәригатьтәге мәгънәсе – таң беленгәннән алып? кояш батканга кадәр ризыктан, эчемлектән, җенси якынлыктан тыелып тору.

Ураза тоткан кеше көне буе гыйбадәт хәлендәдер. Ураза тоту ач вә сусыз калу түгел.

Пәйгамбәребез:

Ялгыз ашказаныгызга гына ураза тоттырмагыз. Барча әгъзаларыгызга ураза тоттырыгыз”, - ди.

Димәк, ураза тоткан кеше, үзен аш белән судан тыйган кебек,

ямьсез сүзләрдән,

ялганнан,

гайбәттән,

яла ягудан,

сүз йөртүдән дә тыелырга тиеш. 

Кардәшем шуны бел: әшәке сүзләрне шаярып та сөйләмә.

Мөхәммәд с.г.в.нең сүзләрен хәтереңдә тот: 

Әгәр сезнең берәрегез ураза тотса, ул сүгенмәскә һәм кычкырмаска тиеш. Ураза тотучыны тиргиләр яки һөҗүм итәләр икән, ул:

Мин уразада! Мин уразада!” – дип әйтергә тиеш”.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. әйтте: 

Рамазан ае килгәч, күк капуслары ачыла һәм җәһәннәм капкасы ябыла, ә җеннәр, шайтаннар чылбыр белән богауланып куела”. (Бохари риваяте).

Хәдистән шул аңлашыла: бу айда шайтаннар, җеннәр кешегә каршы бернәрсә дә эшли алмыйлар. Фәкать кешенең нәфесеннән генә тора. Кеше шушы изге айда үзенең нәфесен тәрбияләргә тиеш.

Ураза тотучы кеше ризыктан, судан, җенси якынлыктан гына түгел, ә барча бозыклыклардан да арынырга, мөселман кеше һәр яктан үрнәк булырга тиеш. Рамазан аенда без үзебезне аеруча тәрбияләргә, чыныктырырга тиешбез. Әгәр дә кемдә-кем ризыктан, судан, җенси якынлыктан тыелып та, әшәке сүзләр сөйләсә, бозык эшләр эшләсә, бу бәндәнең уразасы кабул ителмәячәк. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: 

Кем бозыклык эшләүдән туктамый, Аллаһыга аның ач торуы кирәкми”. (Бохари риваяте).  

Ураза тоткан кеше

күзен,

колагын,

кулын,

аягын начар, хәрам эшләрдән саклар. Сәүдә эшендә гадел булыр. Ярлыларга ярдәм итәр.

Олыларга — хөрмәт, кечкенәләргә шәфкать һәм мәрхәмәт күрсәтер.

Ураза — зур һәм авыр бер гыйбадәттер. Аны үтәгән бәндәләргә Аллаһы Тәгаләнең чиксез әҗер-сәваплары бар.

Пәйгамбәребез с.г.в.бер хәдисендә: “Кем Аллаһыга ышанып, сәвабын Аллаһыдан көтеп, ураза тотса, ул кешенең гөнаһлары гафу ителер”, - дип әйткән.

Коддуси хәдистә шул китерелә — Аллаһы Тәгалә әйтә:

Ураза Минем өчен генә тотыла, һәм Мин аның өчен тиешле бүләген Үзем ирештерермен”.

Ураза тоткан кеше үзенә хуҗа була. Бу айда мөэмин-мөселманнарның түземлелеге, сабырлыгы арта. Ул Үзенең Раббысына якыная. Рамазан аенда мөселманнар бозык эшләрдән, начар уйлардан тыелып, үзләренең нәфесләрен тәрбиялиләр. Бу айда мөселманнар кардәшлек хисләрен тагын да ныграк тоя башлыйлар.

Билгеле булганча, адәм баласы әйбер юкка чыккач кына, аның кадерен белә.

Шулай ук авыру кеше дә, сау кешегә караганда, сәламәтлекнең кадерен яхшырак аңлый. Шунлыктан ураза тоту һәр кешене уйланырга мәҗбүр итә.

Әлбәттә, бүгенге көндә ашамыйча тору артык зур кыенлыклар тудырмаска да мөмкин, әмма хәрәмнән тыелып яшәү күпләр өчен авыр һәм кирәкмәгән эш булып тора. Бүгенге көндә шунысы сөендерә — ураза тотучыларның саны елдан-ел арта бара. Бик күпләр нәкъ менә әлеге фарыз гамәл аркылы динне тулысынча кабул итә. Бу һич тә гаҗәп түгел, чөнки үзенең ихтыяр көчен ураза тотуга буйсындырган кеше башка сынаулар алдында да бирешми.

Адәм баласы һәрвакыт тыелган гамәлләргә тартыла. Шайтан кешегә бозык гамәлләрне бизәп,матур итеп күрсәтә. Күпләр өчен дөрес яшәү түзә алмаслык михнәткә әверелә. Без үзебезне акыллы итеп тоябыз һәм һәрвакыт, һәрнәрсәдә өстен калырга тырышабыз.

Ләкин  Аллаһы кушканча яшәмәү нинди нәтиҗәләргә китерде соң?

Эчкечелек,

зина кылу,

кан түгүләр

һәм башкалар – боларның барысы да адәм баласының динсез, Имансыз яшәвеннән барлыкка килде. Кешелек җәмгыятендә чишелмәгән кыенлыклар арта тора. Әлбәттә, мондый вәзгыять күпләрне уйланырга мәҗбүр итә. Бу начарлыклар Исламнан ерагаюдан килеп чыга.

АллаһыСөбхәнәһү вә Тәгалә гыйлем вә хикмәт иясе. Ул бәндәләргә нәрсә хәерле, нәрсә зыянлы икәнлеген белдерә. Ураза бәндәләргә физик яктан да, рухи яктан да бик нык файдалы. Әмма медицина ураза тоту кешеләргә бик нык файда китергәнлеген раслады.

Ураза кешенең ашкайнату системасына даими эшләүдән ял бирә, организмны төрле шлаклардан арындыра һәм аны ныгыта. Ураза күп сырхаулар вакытында файдалы, ә тәмәке тартучыларга ул яман гадәтләрдән котылырга ярдәм итә. Ураза тотучылар авыз ачкан вакытта, чама хисен онытып,күп ашамаска тиешләр, чөнки карынга артыгын тутыру сәламәтлеккә зыян китерә.

Пәйгамбәребез с.г.в: 

Ураза тотыгыз, сау булырсыз (сәламәт яшәрсез)!” – дип боерган.

Унбер ай туктамыйча эшләгән гәүдәбезнең эч әгъзалары бу айда ял итә. Табиблар әйтүенчә, кеше гәүдәсендә иң авыр вазифаны үтәгән әгъзаларның берсе — бавырдыр. Гомер буена туктамыйча эшләгән бавыр, әгәр ураза тотсак, һәр көн 17 сәгать ял итә. Янә бу айда еш-еш ашап-эчмәгәнебезгә күрә, ашказаны вә эчәкләр ял итеп, көчле хәлгә килерләр. Ураза тоткан кешенең гәүдәсендә артык зарарлы майлар бу айда яна.

Ураза саулык өчен генә әмер ителгән, фарыз кылынган бер гыйбадәт түгел. Кешенең Аллаһыга якынаюы өчен, Раббыбыз тарафыннан барлык милләтләргә фарыз кылынган олуг бер гыйбадәттер. Уразаның матди һәм мәгънәви файдалары бик күп.

Без уразаны файда өчен түгел, Аллаһы кушкан өчен һәм Аның ризалыгы өчен тотабыз.

Динебез Ислам җиңеллеккә корылган. Аллаһы Тәгалә безләргә үти алырлык гыйбадәтләрне йөкләде. Рамазан аен без, мөселманнар, түземсезлек белән көтеп алабыз, чөнки бу ай, башка айларга караганда, күпкә бәрәкәтлерәк. Һәм бу айда без, мөселманнар, мөмкин кадәр Раббыбызга якынаю өчен, барлык хәерле гамәлләрне кылырга тырышабыз. Мөэмин-мөселманнар, бер-берсенең нурлы йөзләрен күреп, шатлыктан балкыйлар, чөнки аларның барысы да - уразада.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. әйткән: 

Ураза тотучының ике шатлыгы бар: берсе — авыз ачканда, икенчесе — үзенең Раббысы белән очрашканда”.

Пәйгамбәребез:

Рамазан ае — мөбарәк бер айдыр.

Бу айның башы – рәхмәт,

уртасы – мәгъфирәт,

ахыры җәһәннәмнән котылудыр”, – ди.

Ураза тоту кешенең түземлелеген, сабырлыгын арттыра. Кешедә начарлыкка каршы тору көче барлыкка килә. Ураза кешеләрдә шәфкать һәм мәрхәмәт тойгыларын уята.

Ач вә сусыз калып, ярлыларның, ятим-мескеннәрнең хәлләрен аңлыйбыз. Аларга ярдәм итәбез. Күңелләребездә мохтаҗларга карата мәрхәмәтлек уяна.

Бүген дөньяның төрле җирләрендә бер кисәк икмәккә тилмерүчеләр, мохтаҗлыктан ачка үлүчеләр бар. Татар халык мәкалендә: “Тук ачның хәлен белмәс”, — дигән сүзләр бар. Шуңа күрә Ислам дөньясында иң күп ярдәмләшү вакыты Рамазан. Мөселманнар бу айда зәкят белән сәдакаларын биреп, мохтаҗларны шатландыралар. Бу айда мөэмин-мөселманнар арасында булган кардәшлек җепләре ныгый.

Аллаһыбыз һәрбарчабызны үзенең бәрәкәтле ризыклары белән ризыкландырса иде.

Динсезлектә йөргән бәндәләргә һидәят бирсә иде.

Шушы мөбарәк Рамазан айларында уразалар тотып, күп гыйбадәтләр кылып, Раббыбызга якынайсак иде. Ул безләрне Үзенең сөекле колларыннан кылса иде.

Амин.

Самар Җәмигъ мәчете мөәзине Илнур хәзрәт САБИРОВ.

«Сәлам» газетасы.

 

Просмотров: 1156

Комментирование запрещено