1941 елда сугыш башланды,
Кара юрган япты җиһанга.
Җир-ана ыңгырашып уянды,
Өстенә пулялар яуганга.
Табигать тудырган гүзәллекләр,
Авыл, шәһәрләр төтен эчендә.
Актарылып күккә очтылар,
Фашистлар җимерде барсын да.
Биш ел сугышып, кан коеп,
Миллионлаган гомерләр өзелде.
Күпме толларның күзләреннән
Ачы, канлы яшьләр коелды!
Барысы фронтка — җиңү өчен -
Шушы девиз белән утка керделәр.
Үзләрен кызганмый, сынатмый,
Ил өчен җаннарын бирделәр.
Батырлар уянмый, тирән йокыда,
Хатыннары, сабыйлары көтсә дә.
Бары тик җаннары янәшә -
Күпме еллар гомер үтсә дә.
Һәр ел саен Җиңү көнен
Исәннәр искә ала тын калып.
Чиксез гомер беркемгә бирелми,
Сирәгәя ветераннар саны ел саен.
Җиңү көне миллионнарның
Өзелгән гомере белән яуланды.
Кесәләрендә соңгы язган хатлар -
Аларның да күбесе кайтмады.
Сугыш сүзе, бәлки, онытылыр,
Еллар юар күңел ярасын.
Шөкер итеп яшик Ходайга,
Сугыш афәтен халкым күрмәсен.
Шатлык-сөенеч алып килде,
Азатлык, Бөек Җиңү бәйрәме.
Җир ана тынычлап йокласын,
Кочагына алып бар галәмне.
Күкрәгенә кысып мылтыгын,
Солдат тора һәйкәлдә.
Җиңү көнендә ул нәрсә уйлый?
Баш иеп китегез үткәндә.
Илебезгә тынычлык, безгә гомер
Матур тормыш бүләк иттегез.
Исәннәргә хәерле гомер телик
Мәрхүмнәр рухына дога кылыгыз!
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 1129