Без сугыштан әле кайтмаган… / Сугыш афәтен бүтән күрергә язмасын

11

“Үлемсез полк” маршында катнашучылар арасында милләттәшләребез шактый иде.

Самарада Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган парад үткәрелде. Төп чараның башы иртәнге сәгать тугызга билгеләнгән булса да, Куйбышев мәйданы инде сәгать җидедә үк халык белән тула башлады. Махсус трибуналарда гына бу көнне 32 меңгә якын кеше утырган иде, ә мәйдан тирәли җыелган халыкның саны 50 меңгә җиткәндер, мөгаен.

Һава торышы да сынатмады: Мәскәүдә кар явып, кешеләр парадка җылы киемнәрдән килергә мәҗбүр булсалар, самаралыларны кояшлы язгы көн сәламлады.

Парадны Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкин ачып, ветераннарны һәм бөтен халыкны Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде:

- Еллар үткән саен ата-бабаларыбызның батырлык­ларын тирәнрәк аңлый башлыйбыз, — диде регион башлыгы һәм өлкәбездән Бөек Ватан сугышына ярты миллионнан артык кеше китүен, тик яртысының гына туган якларына әйләнеп кайтуын искә төшереп узды. — Быел Самара беренче тапкыр Җиңү бәйрәмен “Хезмәт һәм хәрби дан шәһәре” статусында каршы ала. Бу исем аңа сезнең хезмәтегез өчен бирелде, хөрмәтле ветераннар. Без моны беркайчан да онытмабыз һәм сезнең алда баш иябез, — дип сүзен тәмамлады Николай Меркушкин.

Самаралыларны һәм килгән кунакларны губернатор Николай МЕРКУШКИН һәм Губерна Думасы рәисе Виктор САЗОНОВ сәламли.

Самаралыларны һәм килгән кунакларны губернатор Николай МЕРКУШКИН һәм Губерна Думасы рәисе Виктор САЗОНОВ сәламли.

Губернаторның һәм Кызыл байраклы Икенче армия белән җитәкчелек итү вазифаларын вакытлыча башкаручы гвардия генерал-майоры Геннадий Жидконың котлавыннан соң мәйдан аша төрле хәрби расчетлар — диңгез пехотасы, артиллеристлар, десантчылар, МЧС һәм эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре колонналары үтте. Тамашачылар авиация казанышларын күреп сокландылар. Мәйдан өстеннән хәрби самолетлар һәм вертолетлар очып узды. Хәтта ике СУ-35 самолеты безнең парадка Чиләбе өлкәсеннән махсус очып килгән иде.

Мәскәүнең Кызыл мәй­данында барган Җиңү пара­ды да Куйбышев мәйданындагы зур экраннан турыдан-туры күрсәтелде. Шулай итеп, самаралылар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавын карый алдылар. Ил башлыгы 9 Майның киләчәктә дә безнең өчен иң зур бәйрәм булып калачагын билгеләп үтте.

Бөек Ватан сугышында һә­лак булган, хәбәрсез югалган солдатларны, сугыштан соң бакыйлыкка күчкән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алганнан соң Куйбышев мәйданына “Үлемсез полк” — сугыштан кайтмаган ата-бабаларының портретларын күтәргән якташларыбыз атлады. Акциядә губернатор Николай Иванович та катнашты. Ул әтисенең абыйсы — ма­йор Григорий Мер­кушкинның фотосурәтен тоткан иде.

Ветераннар Куйбышев мәйданыннан сугыш чорындагы ачык машиналарда үттеләр.

Ветераннар Куйбышев мәйданыннан сугыш чорындагы ачык машиналарда үттеләр.

45 мең кешедән торган марш тере елга кебек акты да акты. Арада өлкәннәр дә, сабый балалар да бар. Соңгылары, әле кечкенә булсалар да, бу чараның никадәр мөһим, никадәр мәгънәле булуын аңлап, җитди кыяфәт белән әти-әниләре белән бер сафта атлыйлар. Нәни куллар тоткан фотосурәтләрдән япь-яшь егетләр-кызлар, күкрәкләре орден-медальләр белән тулган апа-абыйлар — сугыш батырлары безгә елмая сыман. Аларга карап шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның “Без сугышта һаман” шигыре искә төшә:

“Без сугышка күптән

                         киткән идек,

Без сугыштан әле

                       кайтмаган…”

Алар — безнең тыныч тормышыбыз, балаларыбызның матур киләчәге өчен үз го­мерләрен аямаган батырлар. Бүген сугыштан кайтмаган шушы солдат балалары, оныклары “Үлемсез полк”ка кушылып, халкыбызның бердәм булуын күрсәтә. Ватаныбызны фашист илбасарларыннан азат итү хакына нинди коточкыч зур бәя түләнгәнен без беркайчан да онытмабыз.

1179парад3 Хәмзә МОРТАЗИН.

Автор фотосурәтләре.

 «Бердәмлек».

* * *

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын Самара өлкәсенең барлык шәһәрләрендә, район үзәк­лә­рендә һәм авылларында зурлап бәйрәм иттеләр.

Похвистнево районының Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев Бөек Җиңү бәйрәмен галилеләрнең дә зурлап үткәрүе турында хәбәр итте.

- Авылыбызда ике сугыш ветераны — Хәлиулла Сафиуллин һәм Мидхәт Саниев яши. Алар хөрмәтенә мәктәп балалары һәм һәвәскәр артистлар көче белән оештырылган бәйрәм концерты узды, спорт ярышларында көч сынап караучылар да шактый булды.  Гали авылында “Үлемсез полк” маршында катнашучылар саны да елдан-ел арта бара. Быел анда 300ләп кеше катнашты. Кичке сәгать унда авылыбыз күген салют утлары яктыртты, — диде ул.

Кайсы гына авыл, шәһәр кешесен алма, бу көнне барысы да: “Бүтән сугышлар булмасын, балалар ачлык, ятимлекне күрмәсен, халыклар мул тормышта яшәсен”, — дигән теләктә булдылар.

- Кызыл Яр районының Ялтай авылы халкын бу истәлекле көн белән район башлыгы Михаил Белоусов, авыл җирлеге башлыгы Алексей Бушов һәм башка мәртәбәле кунаклар тәб­рикләде. Бәйрәм концерты да шәп иде. Районның һә­вәскәр артистлары, үзеш­чән коллективлары сугыш чо­ры җырларын башкардылар, дәртле биюләр белән кү­ңелләрне күтәрделәр. Яшь артист Алсу Хәйдаршинаның моңлы тавышы, җырларны үзәккә үтәрлек итеп башкаруы күңелләргә аеруча хуш килде.

“Үлемсез полк” маршында 100дән артык ялтайлылар кат­наш­ты, — дип хәбәр итә “Бер­дәмлек” газетасының штаттан тыш фотохәбәрчесе Әнәс Мин­галиев.

Камышлы районының Ис­ке Ярмәк авылында бәй­рәм митингы Бөек Ватан су­гышын­да һәлак булган авыл­даш­лар истәлегенә куелган һәйкәл янында узды. Анда тыл ветераннары, авыл халкы, мәктәп укучылары катнаш­ты. Күбесенең кулын­да Бөек Ватан су­гышында катнашкан ту­ган­нарының фотосурәте иде.

9 май Ермаково4- Митингтан соң бәйрәм чарасы Иске Ярмәк авылының со­циаль реабилитация бүлеген­дә дәвам итте. Җирле эшкуарлар көче белән әзерләнгән чәй өс­тәлләре артында олыларыбызны район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, авыл җирлеге башлыгы Расих Габидуллин, социаль реабилитация бүлеге җитәкчесе Гали Каюмов һәм Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары оешмасы рәисе Рәхимҗан Абдуллин тәбрикләделәр. Чара бик матур һәм җылы атмосферада узды, — дип сөйләде Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА, социаль реабилитация бүлеге хезмәткәре.

Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА фотосурәте.

 «Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Цикл мероприятий ко Дню Победы

* * *

Камышлы район үзәгендә – “Үлемсез полк” акциясе (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Ялтай бистәсендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм бик матур үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Школьники села Новое Мансуркино о своих родственниках, на фронте и в тылу ковавших Победу

* * *

Не смолкнет слава, не померкнет подвиг

Просмотров: 1245

Комментирование запрещено