В Казани пройдет форум татароязычных мусульманских религиозных деятелей / Татар имамнары Казанга җыела

Vserossiisqii-forum-tatarsqikh-religioznykh-deiatelei-1Исполнительный комитет Всемирного  конгресса татар  18-20 мая 2017 года проведет в столице Татарстана — Казани  VIII Всероссийский форум татарских мусульманских духовных лиц под названием «Национальная самобытность и религия». На форуме ожидается обмен мнениями по широкому кругу важных вопросов, связанных с религией. Первый подобный форум состоялся в Казани в сентябре 2010 года.

В этом году ожидается прибытие на форум 1050 делегатов из 68 регионов России.

В рамках форума будут работать четыре секции:

  1. Религия ислам и национальные особенности татар.
  2. Болгарская исламская академия – центр возрождения национальной духовной мысли.
  3. Мечеть и татарская семья.
  4. 4. Религия ислам и периодическая пресса (лекторий).

19 мая должна состояться встреча президента Татарстана Р. Миннеханова с участниками форума, а 20 мая они примут в церемонии  “Изге Болгар җыены” (Собрания в Священном Болгаре).

islamnews.ru

* * *

18-20 май көннәрендә Татарстан Республикасында VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены уздырылачак. Дин әһелләребез гадәттәгечә беренче-икенче көнне җыелган проблемалар хакында фикер алышачак, өченче көнне “Изге Болгар” җыенында катнашачак. Шул уңайдан җыенны оештыручылар – БТК баш­карма комитеты җитәк­че­лә­ре матбугат җыелышы уз­дыр­ды.

Җыенның иң дулкынландыргыч мизгелләре 19 май көнне булыр дип көтелә. Ул көнне, ниһаять, Казан ханнарының Тарих институты шүрлекләрендә тузан җыеп ятучы сөякләре җир куенына тапшырылачак, таш табутларны пыяла аша багып булачак. Артык тый­нак­лык күрсәткәннәр дип әйтик­ме: хан җәсәдләрен үз заманындагы кебек төрбә-мавзолей ясап урнаштырырга җөрьәт итмәгән­нәр. Элек ни­чегрәк булганын кү­заллау өчен “Казан Кремле” саклаулыгы җи­тәкчеләренә Бакчасарайдагы ханнар төрбәсен барып күрү җитә югыйсә.

Җыенның беренче көнендә имамнар “Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге”, “Бол­­гар Ислам академиясе – мил­­ли-рухи фикерне тергезү үзәге”, “Мәчет һәм татар гаиләсе”, “Ислам дине һәм күпкырлы матбугат” ди­гән дүрт секциягә бү­ленеп эшләя­чәк. Җомга көнне Камал театрында булачак пленар утырышта уз­ган җыен­нарда­гыча Татарстан Пре­зиденты Рөс­тәм Миңнеха­нов­ның катнашуы көтелә.

– Беренче чиратта имамнарыбыз үз казаннарында гына “кайнамасын”, аралашсын, зур татар дөнья­сында ни-нәрсә булганын үз вакытында белеп, бергә һәм бердәм булганда четерекле мәсь­ә­­ләләрне чишү мөмкин икәнлеген күреп торсын дип җыябыз бу җы­еннарны. Аралашу, киңәш-табыш итешү уңай нә­тиҗәләр бирә дип әйтә алабыз. Урыннарда җитди каршылыклар юк. Аерым алганда, җәмгыя­те­бездә ислам дине­нең урынын һаман билгеләп бетерә алганыбыз юк. Әлбәттә, дин гаи­ләнең нигезен тәшкил итәргә тиеш, – дип сөйләде матбугат җые­лы­шында БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.

Быел җыенда Россия Федера­циясенең 68 төбәгеннән бер меңнән артык делегат катнашачак. Аларның алтмыш бише – ха­тын-кыз. Болар – мәдрәсә мөгал­ли­мәләре һәм ислам мәгълүмат чараларында эшләүчеләр. Шунысы да мөһим: делегатлар яшәрә башлаган. Имамнарның 476сы – 1970 елдан соң туганнар. Брянск, Амур, Липецк өлкәләре, Яһүд автономияле өлкәсе, Хакасия Республикасы делегацияләре беренче тапкыр катнаша. Делегат­ларның иң өлкә­не Калининград шәһәрендә яшәү­че 93 яшьлек Хәким хәзрәт Биктиев булса, иң яше – Удмуртиянең Можга шәһә­рендә яшәүче 19 яшьлек Илфат Субаев. Гадәттәгечә Татарстаннан кала иң ишле делегация Башкортстаннан булачак, аннан 140 имам килер дип көтелә.

“Ватаным Татарстан” (№ 66, 12.05.2017).

Просмотров: 1155

Комментирование запрещено