Мусульмане с доходом свыше 198 тыс. рублей заплатят налог для нуждающихся / Татарстанда Ураза башлану көне һәм Фитыр сәдакасы күләме тәгаенләнде

0021Духовное управление мусульман Татарстана установил минимальный доход верующего человека (нисаб) для уплаты закята — годового налога в пользу нуждающихся. Об этом сообщает пресс-служба ДУМ РТ.

Решение было принято на очередном пленуме ДУМ РТ. Участники собрания постановили считать началом священного месяца Рамазан 27 мая. Первый намаз таравих в татарстанских мечетях прочитают 26 мая, 25 июня состоится Ураза-байрам. Если верующий не сможет держать уразу, он заплатит 200 рублей (фидию). Нисаб (минимальный доход для уплаты годового дохода нуждающимся) составит 198 тысяч рублей.

Фитр (минимальный размер милостыни нуждающимся, которую принято давать до Ураза-байрама) для верующих Татарстана составит 100 рублей.

inkazan.ru

* * *

Казанда Татарстан Республикасы мөселманнарының чираттагы Пленум утырышы булды. Пленумга республиканың барлык 48 имам-мөхтәсибе, казыйлар, дини уку йортлары һәм мөселман оешмалар җитәкчеләре җыелды, дип хәбәр итә Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Көн тәртибендәге сораулар булып, мөфтиятнең президиум әгъзаларын, Голәмәләр шурасы, Казыйлар Шурасы һәм Аксакаллар шурасының составларын һәм рәисләрен сайлау торды. Мөфти Камил Сәмигуллин үткән Корылтайда имамнар тарафыннан үзенә белдергән ышанычлары өчен рәхмәт әйтте һәм яңа урынбасарлары белән таныштырды.

«Алдагы дүртьеллыкта безнең алда түбәндәге төп максатлар тора: Хәнәфи  мәзһәбен саклау, татар дини мирасны торгызу һәм үстерү, дин әһелләренең җәмгыятьтәге абруен күтәрү һәм традицион Исламның асыл кыйммәтләрен пропагандалау, – дип искәртте Камил хәзрәт үзенең чыгышында. – Шушы бурычларны башкарып чыгару өчен бездән, иң әүвәл, үзара килешеп һәм киңәшләшеп эшләү таләп ителә. Профессионализм тугрылык белән янәшәдә барганда гына үзенең иң югары дәрәҗәсенә җитә ала. Дингә, өммәткә, милләткә, ватанга карата тугры булып, чиста вөҗдан белән, бергә эшләргә язсын иде! Шушы Пленумда көчле, җаваплы һәм бердәм команда тупланыр дип өметләнеп калыйк».
 
Ачык сайлау нәтиҗәсендә, Татарстан мөселманнарның Диния Нәзарәте Президиумына 15 әгъза билгеләнде. Алар арасында: Камил хәзрәт Сәмигуллин, Рөстәм хәзрәт Вәлиулин, Җәлил хәзрәт Фазлыев, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Мансур Җәләлетдин, Әлфәс Гайфуллин, Илфар Хәсәнов, Айрат Әюпов, Илдар Баязитов һәм башкалар бар. Пленум утырышында шулай ук Голәмәләр, Казыйлар һәм Аксакаллар Шураларының яңартылган составлары кабул ителде.
 
Моннан тыш, Пленумда Рамазан тәртипләре турында хәбәр иттеләр: агымдагы елда ул 27 майда башлана. Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 26 майда укыла. 25 июньдә – гает көне. Фидия сәдакасы — 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме — 198 000 сум. Фитыр сәдакасы – 100 сум.
 
Пленумда шулай ук мәчетләрне һәм зиратларны теркәү, уку йортларына абитуриентлар туплау кебек мәсьәләләр дә каралды.

Татар-информ

Просмотров: 1200

2 комментариев

  1. Можно собраться деньгами несколько человек и купить продукты нуждающимся семьям. Некоторые делают так. При любой мечети можно узнать какие семьи нуждающиеся. Деньгами фитр садака не дают,а дают нескоропортимищися и распространенными на этой земле продуктами. Поэтому и вводится установленная сумма ,чтобы человек знал на какую сумму он должен отдать продукты. Фитр садака отдается за всех членов семьи. Если в семье три человека,то фитр садака не менее 300 рублей должен быть. То есть вы должны купить продуктов на эту сумму и отдать нуждающимся. Приоритет делается на нуждающихся мусульман.

  2. Знайте! те, кто собирает эти деньги в мечетях. Вы должны в подробном виде составлять ФИНАНСОВЫЕ ОТЧЕТЫ подписанные ревизионной комиссией об использовании этих денег! И РАЗМЕСТИТЬ В ОБЩЕДОСТУПНОЕ МЕСТО, чтобы мы все видели и убедились, что вы чистоплотные и порядочные граждане, что вы не мошенники, что вы ДОСТОЙНЫ собирать и в дальнейшем ЗАКЯТ, ФИДИЯ, ФИТРУ САДАКА, ГУШР САДАКА. Бойтесь Аллаха в распоряжении чужими вам деньгами и сделайте ваши действия максимально прозрачными.