26 апрельдә өлкә Халыклар дуслыгы йортында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр. Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы ярдәмендә өлкә “Туган тел” татар оешмасы оештырган әдәби кичә бик матур, җылы атмосферада узды.
Өлкә “Туган тел” татар оешмасы директоры Фәрхәт Мәхмүтов катнашучыларны сәламләп, шагыйрьне искә алу, аның иҗатын киләчәк буыннарга тапшыру безнең бурычыбыз булуын ассызыклады. “Ак калфак” оешмасы рәисе Разыя ханым Әюпова ГабдуллаТукайиҗаты аша балаларда кешелек, намуслык, кайгыртучанлык сыйфатларын тәрбияләү турында сөйләде. Аның фикерен башкалар да тотып алды.
- Шагыйрьнең әкиятләре, шигырьләре балаларны хезмәтне, илебезне, туган телебезне яратырга өнди, — дип сөйләде “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Асия ханым Шәймарданова.
Өлкә “Туган тел” татар оешмасы әгъзалары Таһир ага Байбеков, Адилә Сәгъдиева, Альбина Әбсаләмова, Айгөл Нурзиянова, Ләйсән Мансурова һәм Илнур Биккулов Габдулла Тукайның “Эш беткәч эшләргә ярый”, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” һәм башка шигырьләрен эчтәлекле итеп укыдылар, аларга анализ да ясалды. Стенага эленгән зур экраннан Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы буенча презентация күрсәтелде, “Су анасы” әсәре буена заманча итеп төшерелгән мультфильм да олылырга да, яшьләргә дә кызыклы булды.
Әдәби кичә Разия ханым Әюпова әзерләгән чәй өстәле артында дәвам итте.
КОНТЕКСТ:
В Центре татарской культуры Сызрани состоялось первое творческое мероприятие / Сызранда – Габдулла Тукай кичәсе
Просмотров: 1149