Тол хатынның күз яшьләре

iЯрларына сыеша алмаган елгадай
Тол хатынның күзеннән яшьләре тәгәри.
Бик кыен аңа бу тормышта,
Кимсенеп, үкенеп ул яши.
 
Бик кыска булды шул бәхетле,
Парлы канатлы чаклары.
Хыяллары гамәлгә ашмады,
Дәһшәтле сугыш башланды.

Кадерле кунак шикелле
Төшендә күргәндәй тоелды.
Мәңгегә кавышкан парларны
Дошманнар икегә аерды.
 
Тирән уйлар күңеле түрендә,
Беркемгә зарланмый, белгертми.
Нишләсен? Тәкъдиренә язылган,
Язмышы һаман да үчекли.
 
Йомышы төшкәндә тилмереп
Кемгәдер ялвара, ялына.
Кеше бусагасына аяк баса,
Газиз балалары хакына.
 
Читләргә ялынып тол хатын,
Нинди генә сүзләр ишетми.
Нинди генә чырайларга тап булмый,
Нинди генә хәлләргә юлыкмый!
 
Тол хатынның җаны тилмерә,
Нахак сүзләр йөрәген телгәли,
Исенә төшә татлы көннәре -
Аның да бар иде сөйгәне.
 
Йөрәге пәрә-пәрә телгәләнә,
Еш ишетелә елаган тавышы.
Җанында җәрәхәтле яралар,
Саргайган йөзендә сагышы.
 
Җиңүгә 72 ел тулган бәйрәмне
Көтәлми хатын йомды күзләрен.
Җилләр илтте сөйгәне каберенә,
«Бәхил бул, бәгърем», дигән сүзләрен.

Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы. 

samtatnews.ru

Просмотров: 1162

Комментирование запрещено