Хатлар көтәм, әткәй, үзеңнән

img3Бала гына чакта, ачлы-туклы
Дөньяның мин күрдем михнәтен,
Бер кайгысыз уйнап йөрер чакта
Күрә алмадым ата рәхәтен.
 
Сугыш корбанының берсе идем,
Бигрәк авыр иде ул чакта.
Шул чакларны әгәр искә алсам
Йөрәк сыкрап куя һаман да.

Рәхәтләнеп йоклар чакларымда
Уята иде әнкәм йокымнан.
Әнкәй печән чаба, ә мин кайрак тотып
Йөри идем әнкәй артыннан.
 
Кайрак тотып йөрү сылтау гына иде,
Иптәш кирәк иде әнкәйгә.
Ял итәргә туктаган арада
Мин хат яза идем әткәйгә.
 
Балалыгым белән, уйламыйча
Хатлар яза идем үлгән әткәйгә.
“Нәрсә языйм әткәемә?” — диеп
Сорау бирә идем әнкәйгә.
 
Нәрсә әйтсен инде, үлгән әтиемә
Табалмады әйтер сүзләрен.
Мин хат язам, миңа күрсәтмичә
Сөртте әнкәй яшьле күзләрен.
 
Елый-елый хатлар көткән чакта
Юата иде әнкәй үземне.
Хат ташучы күрсәм көтеп тора идем,
Ала алмыйча юлдан күземне.

 
Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.
Балыклы авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1043

Комментирование запрещено