Безгә сугыш кирәкми!

Әмир Арсланов, Адилә Фәхретдинова әбисе Мөнирә Курмакаева белән.

Әмир Арсланов, Адилә Фәхретдинова әбисе Мөнирә Курмакаева белән.

2000 елдан алып үткәрелеп килгән “Үлемсез полк” акциясе 9 май бәйрәменең күркәм традициясенә әйләнде. Быел аңа Самараның 188 санлы балалар бакчасы да кушылды.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы линейкадан соң сабыйлар әти-әниләре, тәрбиячеләре белән сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының фотосурәтләрен күтәреп XXII Партсъезд, Стара Загора урамнары буйлап уздылар. Арада милләттәшләребез дә бар иде.

Адилә Фәхретдинова әбисенең әтисе — Мәхмүд Юнысовның фотосурәтен алып килгән. Ул сугышка 1943 елда Ташкент шәһәреннән китә, икенче Белорус фронтында Кызыл байраклы Гомелев дивизиясенең 22 артиллерия составында разведчик була. Кыз бу турыда әбисе Мөнирә Курмакаева сөйләвеннән ишетеп белә.

Әбиемнең әтисе 1944 елның сентябрендә дошманның хәрби частьләре урнашкан җиргә разведкага барып, аның җиде пулемет һәм өч миномет батареясе урнашкан урыннарны билгеләгән. Аның күрсәтүе буенча советлар артиллеристлары дошманның коралларын юк итәләр. Бу безнең сугышчыларга алга узарга ярдәм итә. Моның өчен Мәхмүд бабам “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Бөек Җиңүне ул Берлинда каршы алган, — дип Адилә бабасының батырлыклары белән дә таныштырды.

Бакчаның 12 санлы төркеменә йөрүче Әмир Арслановның дүртенче буын бабасы Минәҗетдин Гилязов Төньяк фронтта 229 полк составында сугыша. Өлкән сержант, бүлек командиры берничә тапкыр яраланып, госпитальдә ята, аягына басуга кабат фронтка китә. Ике кечкенә бала белән Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында калган хатыны Шәмселгаянга ике тапкыр кара мөһерле хат килә. Әмирнең Минәҗетдин бабасы Япон сугышында да катнашып, 1945 елның сентябрендә туган ягына исән-сау әйләнеп кайта. “Сугыш турында нәрсә беләсең?” – дигән сорауга Әмир:

Ул халыкка кайгы-хәсрәт китерә: шәһәрләр, авыллар җимерелә, гаепсез кешеләр үлә. Әниләр елый-елый улларын сугышка озаталар, ә әтиләре фронтка киткәч балалары ятим кала… Безгә сугыш кирәкми, әниләр дә, балалар да яшь түкмәсен, — дип җавап бирде.

IMG_2224

Әмир Арсланов, Адилә Фәхретдинова әбисе Мөнирә Курмакаева белән.

Әмир Арсланов, Адилә Фәхретдинова әбисе Мөнирә Курмакаева белән.

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан балаларга “Тынычлык дәресе” үткәрдек, алаларның сугышта катнашкан туганнары турында кыскача мәгълүматлар язып, фотосурәтләрен махсус почмакка элеп куйдык. Балаларга патриотик тәрбия бирү, өлкән буынга, сугыш ветераннарына хөрмәт тәрбияләү максаты белән үткәрелгән бу чарада аларның әти-әниләре, әби-бабалары да актив катнашуы аеруча шатландыра, — дип сөйләде тәрбияче Юлия Кистенева.

Әминә ШИҺАПОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1253

Комментирование запрещено