Төн пәрдәсе төшкәндә

20170426_125140Күп еллар буе апрель аенда Россиядә “Биб­лионочь” (Китап төне) акция­се уздырылып килә. Ул төрле темаларга багышланырга мөмкин. Камышлы районының Иске Ярмәк авылы китапханәсендә, мәсәлән, быел бөек шагыйребез Габдулла Тукайның — 131, Чернобыль фаҗигасының 31 еллыгын искә төшереп үттеләр. Бу вакыйгаларның икесе дә бер көнгә — 26 апрельгә туры килгәнлектән, акция дә шул көнгә туры китерелгән иде.

Алдан ясап куелган ике стендта Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм Чернобыль фаҗигасе тасвирланган. Өстәлдәге шәмдәлләрдә шәмнәр җем-җем итеп яна… Әдәби кичәгә килгән бишенче сыйныф укучыларының мондый сихрилекне беренче мәртәбә күрүләре иде. Шуңа да апалары Венера Әхмәтҗанова янынарак елышып, Чернобыль һәлакәтен күргән Тәвриз абыйлары Вәлиәхмәтов турында сөйләгәнне зур кызыксыну белән тыңлап утырдылар. Атом станциясендә чыккан янгынны сүндергәндә ул нурланыш алып, гомерлеккә инвалид булып калган. Менә бу кичәгә дә шул сәбәптән килә алмаган ул. 

Ә Тәскирә апалары Мөхәм­мәткәримова 31 ел элек елый-елый ире Арысланны Чер­но­быльгә озатуы турында сөй­ләде. Дөрес, Арыслан анда барып җитә алмаган, ниндидер сәбәп белән аны кире борып җибәргәннәр. “Тәскирә апаның бәхетенәдер”, — диештеләр балалар. 

Кичәнең калган өлеше “Самара өлкәсенең Кызыл китабы битләреннән” темасын яктыртты. Экология елында табигатьне саклау эше көн кадагында тора. Шуңа да чарага килгән авылдашлар чыгыш ясау­чыларны зур кызыксыну белән тыңладылар.

20170426_125140

Әлфирә КӘЛИМУЛЛИНА, Иске Ярмәк авылы китапханәсе мөдире.

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1127

Комментирование запрещено