Һәр елны, Җиңү көне алдыннан, Самарның татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин ветераннарның өйләренә барып, аларга тирән ихтирамын һәм рәхмәтләрен белдерә, сәдакаларын тапшыра.
Ветераннарның берсе – 91 яшьлек Әбделәхәт Гыйззәтов янына Рифкат әфәнде белән “Сәлам” гәҗитәсенең журналисты да барып, бабайның тормышы, сугыш елларындагы батыр хезмәте турында әңгәмә корды.
Ул менә инде 19 ел углы Наил һәм килене Гөлкәй белән бергә яши. Алар эштә булганга, кунакларны Әбделәхәт бабай һәм аның оныгы Илдар каршы алдылар. Сый-хөрмәт белән тулы өстәл дә әзерләгәннәр.
- 9 Май алдыннан нинди хисләр кичерәсез? – дигән сорауга ветераныбыз:
- Аллаһыга шөкер, тагын бер тапкыр Җиңү көнен каршы алуыма шөкерана кылам, — дип җавап бирде.
Ә үзенең күзләрендә моңсулык чагыла. Әйе, бу көнне бәйрәм буларак кабул итсәк тә, күңел әрнүләре гомер буе онытылмый, югалтулардан, кайгылардан йөрәк һаман да сыкрый бит.
Сугыш беткәнгә 72 ел узды. Ә ул елларның авырлыгы, хәсрәте, ачлык-ялангачлыгы бер дә истән чыкмый. Сезгә андыйларны күрергә туры килмәсен иде дип, көне-төне Аллаһыдан сорыйм, — ди бабай.
Сугышта аның әтисенең абыйсы гына исән калган. Ә атасы һәм бик күп ир туганнары һәлак булганнар. Әтисе беренче Бөтендөнья сугышында катнашып, аннан яраланып кайткан. Бөек Ватан сугышына да беренче көннәрдән үк алынган. Саубуллашканда ул, сизенгәндәй: “Теге сугыштан кайттым, монысыннан кайтмам инде”, — дип, китеп барган. Фронттан аның бер генә хаты килгән…
Әбделәхәт Гыйззәтов Камышлы районының Дәүләткол авылында туып-үскән.
Алар гаиләдә дүрт бала булганнар. Хәзер ул үзе генә калган.
“Сугыш башланганда, Камышлыда гөрләп Сабан туе бара иде. Бәйрәмнең иң кызган чагында илебезгә немецларның һөҗүм итүе турында игълан ителгәч, монда тотынды елаш, курку. Яшьләрнең күбесе Сабан туеннан ук, үз теләкләре белән, хәрби комиссариатка гариза язарга киттеләр”, — дип исенә төшерә милләттәшебез.
Аның үзен 1943 елда, 17 яшендә, армиягә алалар. Әбделәхәтне Ульян өлкәсенең Инза шәһәренә җибәрәләр. Анда аларны солдат буларак әзерләгәч, бер елдан соң сугышка озаталар.
Егет Львов шәһәрендә 1нче Украина фронтында пехотада хезмәт итә.
1945 елның апрелендә граната кыйпылчыкларыннан кулы, аягы яраланып, Җиңү көнен госпитальдә каршы ала ул.
Әле сугыш тәмамлангач та, Гыйззәтов 1950 елга кадәр “бандеровчы”ларга каршы көрәшә.
Ветераныбыз икенче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, “Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы өчен”, “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, Жуков һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Әбделәхәт абый Куйбышевта “Прогресс” заводына урнаша. Аның апасы да сугыш елларында биредә эшли. Үзе дә, энесе дә гомерләре буена шушында хезмәт итәләр.
Дүрт сыйныф кына бетергән, бернинди махсус белеме булмаган милләттәшебез заводта үтә дә катлаулы эшләр башкара. Ике-өч метрлы сызымнарны (чертеж) су эчкәндәй чишә ул.
Ике атнадан соң ук инде өченче разряд ала. Башта МиГ-15, МиГ-17, Ил-28, Ту-16 очкычларына — люклар, аннан ракеталарга рамнар ясый.
Җитәкчеләре дә, хезмәттәшләре дә үзен бик хөрмәт итәләр, эшен югары бәялиләр. Заводта бер цехта 36 ел эшли ул. Аннан бирелгән Хөрмәтнамәләр – үзе бер калын китап. Бүгенге көнгә кадәр ел саен заводтан Әбделәхәт бабайны бәйрәмнәр белән котларга киләләр, бүләкләр тапшыралар.
Әбделәхәт Гыйззәтов – “Социалистик ярышлар җиңүчесе”, хезмәт ветераны. “Ударник пятилетки”, “Заводтагы фидакарь хезмәте өчен” билгеләренә ия булган, алтын сәгать белән бүләкләнгән.
Хатыны Фатыйма белән алар 46 ел бергә яшиләр. Тәлгать, Хәйдәр, Наил исемле улларын лаеклы кешеләр итеп үстергәннәр.
Бүгенге көндә бабайның 7 оныгы, 8 туруны (правнук) бар.
Шөкер, шушы яшенә карамастан, ветераныбыз төз гәүдәле, хәрәкәтчән.
“Дәү әтием бер генә көн дә зарядкасын калдырмый бит”, — дип елмайды оныгы Илдар.
Ә гомере буе эшкә күнеккән, уңган, тырыш Әбделәхәт абый үзе:
“Бер генә дә тик тора алмыйм. Һәм инде бик тә тормышны яратам, күңел төшенкелегенә бирелмим”, — дип өстәде.
Миләүшә ГАЗЫЙМ язмасы һәм фотосурәте.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 1234