Чәчәк ата шомыртым

i4Өй артындагы шомыртым
Чәчәк ата язларда.
Хуш исләрен иснәп туймыйм
Сандугачлы таңнарда.

Шомыртымның чәчәкләрен
Кемнәр күреп сокланмый?!
Тик бу гүзәл ак чәчәкләр
Бик озакка сакланмый.

Яшәгез сез, чәчәкләрем,
Бу дөньяга ямь биреп.
Хуш исләргә сөенермен
Сезнең арага кереп.

Шомыртларым чәчәк ата
Һәр ел шулай язында.
Ходай кушса, киләсе яз
Очрашырбыз тагын да.

Гөлсинур ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1083

Комментирование запрещено