11 майда өлкә губернаторы Николай Меркушкин үзенең бишьеллык эш йомгаклары буенча пресс-конференция үткәрде.
Массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, журналистлар белән очрашу биш сәгатьтән артыграк дәвам итте. Сөйләшүдә катнашкан 150дән артык журналистның алтмышы өлкә шәһәрләреннән һәм авыл районнарыннан килгән иде.
Иң беренче сорау хакимият һәм губернатор алдында нинди мөһим бурычлар торуы турында булды.
- Бурычлар бик күп һәм аларның күбесе тормышка ашырылган да инде. Хәзер без Самарада иҗтимагый советлар оештыру өстендә эшлибез. Бу хакимиятне шәһәр халкына якынайтырга мөмкинлек бирәчәк, — диде Николай Иванович. - Шушы очракта гына без төбәгебездә барган эшләргә халыкны тарта алачакбыз.
Өлкә губернаторы төрле темаларга илледән артык сорауга җавап бирде. АвтоВАЗда эшләр барышы, футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнү турында да мәсьәләләр күтәрелде. Төбәк башлыгы шулай ук торак-коммуналь хуҗалык эшләрен контрольдә тоту, халык мәнфәгатьләренә җавап бирерлек йортлар төзү, юлларны ремонтлау һәм төзекләндерү кебек Самара өлкәсендә яшәүчеләр өчен актуаль булган башка күп мәсьәләләргә тукталды.
Кайбер региональ һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларында губернаторның отставкага җибәреләчәге турындагы хәбәрләр булып торуы һәм аларның кем тарафыннан таратылуы турында да сораулар яңгырады.
“Әйе, мин бу кешеләрне беләм һәм мондый эшләрне кем башкаруын да, кемнең нинди роль уйнавын да күреп торам. Аларның сәбәпләре дә билгеле”, — дип җавап бирде бу сорауларга губернатор.
- Мине Самара өлкәсенә президент җибәрде һәм алдыма төбәкне сәламәтләндерү бурычын куйды. Мин бу бурычны үтим һәм үземә карата әйтелгән тәнкыйть сүзләрен бик тыныч кабул итәм, — дип белдерде Николай Иванович.
Аның әйтүенчә, күп сүзләр халыкка социаль хуплау тәртибен үзгәртүгә бәйле. Бу кайберәүләр өчен авыр булса да, моны эшләмичә мөмкин түгел. “Алга таба да безгә шушы юл белән барырга туры киләчәк һәм без авыр тормышта яшәүчеләргә ярдәм итәргә тиешбез, — диде Николай Меркушкин. — Бу эшләрнең барсын да халык белән сөйләшеп, киңәшеп башкарсак кына, тормышны яхшы якка үзгәртә алачакбыз”.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН, өлкә губернаторы белән очрашуда катнашкан “Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире.
Просмотров: 1017